Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Солдат шинелен сала алмаган бабам һәм ветераннар турында
5.05.2016

Солдат шинелен сала алмаган бабам һәм ветераннар турында

 

Газиз Вәли улы Вәлиев 1899 елда Балыклы авылында туган. Кукмара район хәрби комиссариаты тарафыннан фронтка алына. Кече сержант дәрәҗәсендә 322нче укчы дивизиянең 1087нче полкы составында сугыша. 1943 елның 13 декабрендә Украинаның Житомир өлкәсе Потиевск районы Искра хуторы янындагы бәрелешләрдә һәлак була.

Мин бу мәгълүматны Татар­станның Хәтер китабыннан эзләп таптым. Бабамның үлеме турында кара кәгазь сакланмаган, ис­тәлеккә бер генә фотосурәте дә калмаган. Әнием Мансура — аның өченче баласы. Әтисе сугышка киткәндә аңа 10 яшь була. Гыйззениса әби дүрт бала белән кала. Газиз бабайга 42 яшендә солдат капчыгын кияргә туры килә. Әнием истәлекләренә караганда, ул үз заманы өчен белемле кеше булган, сугышның тиз генә бетмәсен, күп корбаннар аласын, бәлкем, үзенең дә исән-сау кайтуы икеле икәнен аңлагандыр да.
Әни сөйләгәннәрдән истә калганнарны яңартам. Газиз бабай Гыйззениса әбигә бик тә яратып өйләнгән. “Күңелем белән авыл буйлап йөреп чыгам, синнән башка матурны таба алмыйм”, — дия торган булган. Әби чыннан да чибәр булгандыр, ирсез дүрт бала үстереп, тылдагы хезмәт авырлыкларын кичерсә дә, сөйкемлелеген югалтмый. Авылда аны “матур әби” диеп йөртә торган булганнар. Сугышка кадәр бабай өязгә йөргән — самавырчы булгандыр, диеп уйлыйм. Авылыбыз кешеләренә хас һөнәр — әле мин кечкенә чакта да чана тартып, ерак район-авылларга самавыр төзәтергә чыгып китүчеләр бар иде. Бабай юмарт, шаян кеше булган.
Сугыш башлануга алынып, Газиз бабай ике ел ярым ут эчендә йөри. Каһарманлыкта башкалардан калышмагандыр, югыйсә, кече сержант дәрәҗәсенә ирешә алмас иде. Бабайның авылга кайтып киткәнен хәтерләүчеләр дә бар, мөгаен, яраланып, госпитальдән соң гаиләсен күреп килергә рөхсәт алгандыр. Аңа Җиңү көнен күрергә, шинелен салып, тыныч тормышта яшәргә насыйп булмый, Украина туфрагында ятып кала — 1943 елның декабрендә иң каты, авыр бәрелешләр барган, немецларның көчле танк һөҗүменә каршы Житомир шә­һәре — һәр карыш җир өчен аяу­сыз сугышлар алып барган көннәрдә. Аның кебек күп авылдашлары башларын сала. Бик азлар гына исән кайта. Мәктәптә безгә герой пионерлар, Карбышев, Җәлил кебек каһарманнар турында сөйлиләр иде. Бабаларыбыз турында сүз кузгатылганы булмады, сорасалар, кушсалар, әлбәттә, язган булыр идек. Күпме истәлекләр бабайлар, әбиләр белән мәңгелеккә китте. Исән кайтканнар тыйнак яшәде, берсенең дә беркайда да: “Кан койдык!” — диеп чәчрәп чыкканы булмады. Бер аягын югалтып кайт­кан Миннегали ага бар иде — дүрт тәрәзәле кечкенә йортта ике бала үстереп дөнья куйды. Ибраһим аганы йорт саен Сабан туена бүләк җыйганда гына күрә идек. Егет чагында ул оста биюче булган күрәсең, бүләк җыючылар аны кыстап уртага чыгара, яраланган аягы белән бер җилкенеп биеп ала. Аксаклыгыннан берәү дә көлми, киресенчә, дәртләндереп кул чаба, авылдашларның ветеранга хөрмәте шунда чагыла иде. Алар инде бакыйлыкта.
Журналист буларак, миңа күп ветераннар бабам кебек кулларына корал алып, туган туфрагын, гаиләсен саклаганнар белән очрашырга, аралашырга туры килә. Аларның истәлекләрендә бабам язмышы да чагыла бит. Ижауда яшәүче Зиннур ага Дәүләткиров белән бер генә тапкыр сөйләшеп утырырга туры килмәде. Сугыш турында сүз чыкканда, ул кулына кызыл уклар белән чуарланган картаны ала. Анда тупчы Дәүләткиров узган юллар. Дошманның ут нокталарын бер атуда юк иткәне өчен Зиннур солдатны сугышчан дуслары «снайпер» диеп йөрткәннәр. Хатирәләренең иң ачылары — Курск дугасында бәрелешләр турындагысы. “Аны тасвирлап бетерерлек түгел, танк белән танк сөзеште, һавадан һөҗүм туктап тормады, беркем берни белән хисаплашмады, үлемнән дә курыкмадык,” — диеп искә ала ул. Хатирәләре арасында елмаеп сөйли торганнары да бар. Бервакыт безнекеләр белән дошман арасындагы нейтраль территориядәге складка шуышып барып, бер тартма кәнфит өстерәп кайтып, полкташларын сыйлый.
Камбарка районының Кама бистәсендә җор телле Мөгаллим ага Муллахмәтов белән очрашу онытылмый. Ленинград блокадасын өзгәндә, Ладога күле аша кышкы буранда 60 чакрым араны җәяү узалар. Ике ел ярым, үлем белән янәшә йөри. Башта пехотада була, аннары зенит полкына эләгә. Фронттан башында, җилкәсендә дошман снаряды кыерчыгы белән кайта. Шундый очрашулар байтак, их хатирәләрен бастырып чыгарасы иде, диеп куям кайчак. Ә бабамның исеме китапка кертеләчәк, якташларым авыл тарихы турында җыентык әзерли, фронтта кан койган барлык авылдашларыбызны барлап чыгуны ният итеп куйганнар. Бөек Җиңүгә 71 ел тулса да. Хәер, мәңгеләштерергә бервакытта да соң түгел. Исәннәрнең кадерен белик, һәлак булганнарны онытмыйк.

Фәнзилә Салихова.