Сокланырлык кеше
«Рәмзия» исеме гарәпчәдән «үрнәк» дигәнне аңлата. Аның яшәү рәвеше, эшчәнлеге бу исемнең җисеменә туры килүен тулысынча раслый.
Аның җитезлегенә, киң күңелле, мәгълүматлы булуына шаккатырлык. Күңел байлыгы, иманлы, сабыр булуы, тыйнаклыгы сокланырлык. «Шәһәрнең мактаулы гражданины», «Сәламәтлек саклау отличнигы», югары категорияле медицина хезмәткәре, бик күп газеталарның штаттан тыш хәбәрчесе, сынауларда сынмаган, һәрвакыт күңел көрлеген саклаган тынгы белмәс каләмдәшем, хезмәт ветераны Рәмзия Шәймөхәммәтова белән горурланырлык!
Рәмзия апага бер яшь тулганчы ук әтисе авырып вафат була, әниләре Нәсимә апа ике кызын ялгызы гына үстерә. Туганы – Тирсәнең данлыклы фельдшеры Бибилә апа Әхмәтшина гел “5”ле билгеләренә тәмамлаган Рәмзияне медучилищега илтә. Беренче көннән үк аңа төркемнәрендә староста вазифасын йөклиләр.
Хезмәт юлын Варклед-Бодья медпункты мөдире булып башлый яшь белгеч. Ә гомеренең соңгы 34 елы Әгерҗе район хастаханәсе белән бәйле. Райондагы һәр медицина оешмасының еллык исәп-хисабын кабул итеп, 33 ел рәттән Казанга Сәламәтлек саклау министрлыгына отчёт тапшыру кебек җаваплы эшне башкара. 1974 елда, тормыш иптәше Эрнест 27 яшендә каты авырудан вафат булгач, бөтен көчен улы Илдуска һәм яраткан хезмәтенә багышлый.
Төп эшеннән тыш әллә никадәр җәмәгать эшләрен дә башкара Рәмзия апа. Медицина хезмәткәрләре профсоюзы район комитетында хезмәтне саклау комиссиясен җитәкли. Кызыл Хач һәм Ярым ай җәмгыятенең район оешмасы рәисе булганда, 1975 ел нәтиҗәләре буенча республикада районнар арасында икенче урынны яулыйлар. Дүрт чакырылыш рәттән Әгерҗе шәһәр Советына депутат булып сайлана Рәмзия апа. Сәламәтлек саклау комиссиясе рәисе Роза Фәррахова белән шәһәр оешмаларында эшләүчеләрнең авыруларын кисәтү, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында медицина хезмәте күрсәтүнең торышын тикшерү буенча күп эш башкаралар. Соңгы ике чакырылышта комиссияне Рәмзия апа үзе җитәкләгән вакытта актив депутат эшчәнлеге өчен ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
12 ел медицина өлкәсендә эшләгәч тә, “Сәламәтлек саклау отличнигы” исеме бирелүе, урта медицина хезмәткәрләреннән иң беренче булып югары категориягә ия булуы Рәмзия апаның эшне бар күңелен биреп, җиренә җиткереп башкаруы өчен лаеклы бәя, әлбәттә.
Хәзер дә аның активлыгы кимеми. Мәдрәсәдә белем ала Рәмзия апа. Алган белемен халыкка тарата, дини мәҗлесләрдә үтемле вәгазьләр сөйли, Коръән укый. Биш вакыт намазын калдырмый. Кадерлеләрен соңгы юлга озатканда да күпләр, булышуын үтенеп, аңа килә. Язмалары бик күп газеталарда басыла. “Ватаным Татарстан”, “Татарстан яшьләре” оештырган бәйгеләрдә катнашып, призлар да ала. “Ислам нуры”нда, “Яңарыш”та, район газетасында дин, әдәп-әхлак, күркәм кешеләр турында язмалары аеруча еш басылып тора. “Шәһәрнең мактаулы гражданины” буларак аны шәһәрдә уздырылган чараларга һәрдаим чакырып торалар. Хастаханәдә дә көтеп алынган кунак ул. Рәмзия апа әдәбият, сәнгать яңалыклары белән даими танышып бара. Милли баш киемнәре тегә, сәйлән белән калфакларны да бик матур чигә. Аларны күпсанлы туганнарына, дусларына, хезмәттәшләренә, танышларына бүләк итә.
Ә андый якын кешеләре бик күп аның. Элекке хезмәттәшләре белән тыгыз элемтәдә тора ул. Күпсанлы туганнары, дуслары белән аралашып яши, һәркемгә кирәк булуы белән горурлана. Ә улы Илдус, килене Энҗе, оныклары Эмил һәм Адил, тормышка гашыйк булып, матур яшәүче әниләре һәм әбиләре белән чиксез горурланалар.
Асия Корбангалиева, Әгерҗе шәһәре