Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


23.03.2017

Сокланырлык кеше

Юбилей уңаеннан

“Рәмзия” исеме гарәпчәдән “Үрнәк” дигәнне аңлата. Аның яшәү рәвеше, эшчәнлеге, кылган гамәлләре бу исемнең җисеменә туры килүен тулысынча раслый.

Аның җитезлегенә, киң күңелле, мәгълүматлы булуына шаккатарлык. Күңел байлыгы, иманлы, сабыр булуы, тыйнаклыгы сокланырлык. “Шәһәрнең мактаулы гражданины”, “Сәламәтлек сак­лау отличнигы”, югары категорияле медицина хезмәткәре, бик күп газеталарның штаттан тыш хәбәрчесе, сынауларда сынатмаган, һәрвакыт күңел көрлеген саклаган тынгы белмәс каләмдәшем, хезмәт ветераны Рәмзия Шәймөхәммәтова белән горурланырлык!
Рәмзия апага бер яшь тулганчы ук әтисе авырып вафат була, әниләре Нәсимә апа ике кызын ялгызы гына үстерә. Туганы — Тирсәнең данлыклы фельдшеры Бибилә апа Әхмәтшина мәктәпне гел “5”ле билгеләренә тәмамлаган Рәмзияне мед­училищега илтә. Беренче көннән үк аңа төркемнәрендә староста вазифасын йөклиләр.
Хезмәт юлын Варклед-Бодья медпункты мөдире булып башлый яшь белгеч. Ә хезмәт елларының соңгы 34 елы Әгерҗе район хастаханәсе белән бәйле. Райондагы һәр медицина оешмасының еллык исәп-хисабын кабул итеп, 33 ел рәттән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына отчет тапшыру кебек җаваплы эшне башкара.
1974 елда тормыш иптәше Эрнест 27 яшендә каты авырудан вафат булгач, бөтен көчен улы Илдуска һәм яраткан хезмәтенә багышлый.
Төп эшеннән тыш әллә никадәр җәмәгать эшләрен дә башкара Рәмзия апа. Медицина хезмәткәрләре профсоюзы район комитетында хезмәтне саклау комиссиясен җитәкли. Кызыл Хач һәм Ярым Ай җәмгыятенең район оешмасы рәисе булганда, 1975 ел нәтиҗәләре буенча республикада районнар арасында икенче урынны яулыйлар. Дүрт чакырылыш рәттән Әгерҗе шәһәр Советына депутат булып сайлана Рәмзия апа. Сәламәтлек саклау комиссиясе рәисе Роза Фәррахова белән шәһәр оешмаларында эшләүчеләрнең авыруларын кисәтү, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында медицина хезмәте күрсәтүнең торышын тикшерү буенча күп эш башкаралар. Соңгы ике чакырылышта, комиссияне Рәмзия апа үзе җитәкләгән вакытта, актив депутат эшчәнлеге өчен ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
“Сәламәтлек саклау от­лич­нигы” исеме бирелүе, урта медицина хез­мәткәрләреннән иң беренче булып югары категориягә ия булуы — Рәмзия апаның эшенә лаеклы бәя.
Хәзер дә, 70 яше тулса да, аның активлыгы кимеми. Мәдрәсәдә белем алды Рәмзия апа. Алган белемен халыкка тарата, дини мәҗлесләрдә үтемле вәгазьләр сөйли, Коръән укый. Биш вакыт намазын калдырмый. Кадерлеләрен соңгы юлга озатканда да күпләр, булышуын үтенеп, аңа килә.
Язмалары бик күп газеталарда басыла. “Ватаным Татарстан”, “Татарстан яшьләре” оештырган бәйгеләрдә катнашып, призлар да алды. “Ислам нуры”нда, “Яңарыш” та, район газеталарында дин, әдәп-әхлак, күркәм кешеләр турында язмалары еш басыла. “Шәһәрнең мактаулы граж­данины” буларак аны шәһәрдә уздырылган чараларга һәрдаим чакырып торалар. Хастаханәдә дә көтеп алынган кунак ул. Рәмзия апа әдәбият, сәнгать яңалыклары белән даими танышып бара. Милли баш киемнәре тегә, сәйлән белән калфакларны да бик матур чигә. Аларны туганнарына, дусларына, хезмәттәшләренә, танышларына бүләк итә.
Ә андый якын кешеләре бик күп аның. Элекке хезмәттәшләре белән дә тыгыз элемтәдә тора, туганнары, дуслары белән аралашып яши, һәркемгә кирәк булуы белән горурлана. Ә улы Илдус, килене Энҗе, оныклары Эмиль һәм Адил, тормышка гашыйк булып, матур яшәүче әниләре һәм әбиләре белән чиксез горурланалар.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА, Әгерҗе шәһәре.