Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Сокланырлык гаилә
16.12.2016

Сокланырлык гаилә

Можга шәһәрендә гомер кичерүче Галиевлар гаиләсен бәхетле дип атар идем. Бу гаиләдә бәхетне үз куллары белән тудыручы ата-ана һәм аларның мәхәббәт җимешләре — өч балалары үсә. Алар хезмәттән тәм табып яшиләр. Ә дөрес куелган максат һәрвакыт бәхеткә илтә. Мин гаилә башлыгы Русланнан бәхет төшенчәсен ничек аңлавы белән кызыксынгач, ул: “Минем өчен бәхет — әнием Люция, әтием Рафил, сөекле хатыным, балаларым, хатынымның әнисе Зәйнәп, әтисе Гарәфетдин, туганнарымның һәм үзебезнең исән-сау булуы. Яраткан эшем, дусларым, туганнарым бар. Шуңа күрә мин бик бәхетле”, — диде.
Руслан Галиев 1968 елның 8 мартында дөньяга килә. Ул гаиләдә ике энесенә тырыш һәм намуслы үрнәк абый булып үсә. Можганың 3нче мәктәбен тәмамлап, Ленинградка юл тота. Маршал Д.В. Устинов исемендәге институтта укып, Можга шәһәренә кайтып эшкә урнаша. Булачак хатыны Вәсиләне Зәйнәп Фәрхетдинова концертында очрата. Аны өенә озата барган чакта коеп-коеп яңгыр ява һәм туйлары көнендә дә — 1996 елның 26 июлендә — шулай ук коеп яңгыр ява. Алар яңгырны бәхеткә юрыйлар, нәкъ шулай була да. Быел, гаилә корып, бергә яши башлауларына 20 ел булды. “Якын һәм ерак юлга чыкканда да һәрвакыт безне яңгыр озатып йөри”, — ди Вәсилә.
Вәсилә 1974 елның 19 июлендә 3нче бала булып, абыйсы һәм апасына яраткан сеңел булып дөньяга килә. 10нчы мәктәптә 8 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Ижау шәһәренең музыка көллиятендә, соңыннан Казан университетында белем ала. Можгага кайтып, шәһәрнең мәгариф бүлегендә балалар бакчалары буенча методист булып эшли башлый.
2002 елда үз көчләре белән йорт җиткереп чыгалар. Алар гаилә белән сәяхәт итәләр, спорт белән шөгыльләнәләр, һәрвакыт туганнары белән бергәләп концерт-театрга йөриләр. Олы кызлары Камилә рәсем ясарга ярата. Казан университетында укый, чит телләр өйрәнә. Айданга 12 яшь, футбол, баскетбол белән шөгыльләнә. Иң кечесе Нурлан бик матур җырлый.
Руслан Галиев “Сервисный центр” җәмгыятенең директоры, Шәһәр думасы депутаты, Можга татарларының милли-мәдәни автономиясен алтынчы ел җитәкли. Без аның белән горурланабыз. Бу гаилә нинди генә эшкә алынса да, аларга уңыш юлдаш була. Ә моның сере хезмәт сөеп, бер-берсен хөрмәт итеп, яратып яшәүдәдер.

Фәния Гыйззәтуллина, Можга шәһәре.