Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Сокландырдың, Әстерхан!
25.05.2017

Сокландырдың, Әстерхан!

12-13 майда Әстерхан икенче тапкыр Федераль Сабантуй кабул итте. Россия шәһәрләре буйлап атлаган XVII мил­ли бәйрәмгә иле­безнең 44 регионыннан йөзләгән кунак җыелды. Без Рафаэль Фәтхуллин, Рәүф Кашапов, Фирдәвес Багаув (Воткинск шәһәре), Зөлфәт Арсланов, Риф­кат Шакиров, Мәү­лидә Фәйрүзова (Сарапул шәһәре) әлеге бәйрәмдә кунак булып кайттык.
­
Беренче көнне Әстерханның искиткеч зур, матур опера һәм балет театры бинасында Сабантуй кунакларын җирле губернатор Александр Жилкин белән Татар­стан Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул иттеләр, Татарстан һәм Әстерхан сәнгать осталары матур концерт белән куандырдылар. Александр Жилкин әйтүенчә, шушы зиннәтле бинаның эчке бизәлешендә Әстерхан өлкәсендә яшәүче һәр халыкның милли орнаменты урын алган. Димәк, аны Халыклар дуслыгы йорты дип тә әйтергә мөмкин. Икенче көнне шәһәрнең “Волгарь” үзәк стадионында һәрбер делегация, алдан әзерләнгән үз регионының гербын һәм байрагын алып, тантаналы парадка әзерләнә башлады, һәрберебезгә аерым-аерым күрсәтмәләр бирелде. Парад тантаналы рәвештә Сабантуйның төп мәйданына — үзәк стадионга узды һәм анда һәр регионны тамашачылар кайнар алкышлар белән каршылады.
Сабантуйны Александр Жилкин белән Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрделәр. “Әстерхан белән Татарстанны гасырлардан килгән туганлык җепләре бәйли, ә бүгенге Сабантуй — Каспий башкаласында 140тан артык милләт вәкилләренең үзара дуслыкта һәм теләктәшлектә яшәүләренең бер ачык мисалы. Бездә бүген 60 мең татар яши һәм халык саны ягыннан алар өченче урында”, — диде Александр Жилкин һәм регионда милләтара дуслыкны ныгытуга үзләренең иҗтимагый эшчәнлекләре белән зур өлеш кертүчеләрне Сабантуй һәм Әстерхан губерниясенең 300 еллыгы уңаеннан истәлекле медальләр һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Рөстәм Миңнеханов: “Безнең Сабантуйны бүген бөтен халык үз күрә, шуңа ул быел да Россиянең 59 регионында һәм 32 чит илдә узачак. Без аларның һәрберсенә ярдәм итәргә тырышабыз, чөнки гасырлардан килгән бәйрәмебез халыкара дуслыкны ныгытучы чыганак булып тора”, — диде.
Йөзләгән артист татар халкының милли традицияләрен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен сәнгать аша меңләгән тамашачыга ирештерде. Тамаша күз явын алырлык иде. Гомумән, бу көнне бик күп татар эстрадасы артистлары чыгыш ясады, концертлар өч сәхнәдә гөрләде. Казанча татар көрәше ике келәмдә 70, 80, 90, 100 һәм 100+ авырлык категорияләрендә алып барылды. Көрәшче-ветераннар да бил алышты. Сабантуйның төп бүләген — “Фольксваген Поло” автомобилен 31 яшьлек татарстанлы Раил Нургалиев алды.
Ә Федераль Сабантуйның символы — “Тулпар ат” сыны чуваш делегациясенә тапшырылды һәм киләсе елда бу бәйрәм, Алла боерса, күрше республиканың Чабаксар шәһәрендә узачак.
Минем мондый бәйрәмдә беренче катнашуым, анда кичергән хис-тойгыларны аңлатып бетереп булмый. Әстерхан шәһәренең матурлыгы, хуҗаларның кунакчыллыгы сокландырды. Удмуртиядән барган милләттәшләребез барсы да, әлеге бәйрәмнең югары дәрәҗәдә оештырылуына сокланып, матур тәэсирләр белән кайт­тылар. Федераль дәрәҗәдә оештырыла торган бәйрәмнәрдә катнашырга кирәк дип уйлыйм. Без Сарапул шәһәрендә үтәчәк республикакүләм Сабантуйны үткәрү өчен күп тәҗрибә туплап кайттык.

Мәүлидә Фәйрүзова, Сарапул шәһәре.