Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Сокланам мин сиңа!
14.11.2013

Сокланам мин сиңа!

Була бит шундый кешеләр: күзләреннән дә, үзеннән дә яктылык, нур бөркелеп тора. Андый кешеләр белән очрашканнан соң үзеңдә бетмәс-төкәнмәс көч, яшәү дәрте  тоясың.  Иҗатташым Рушания Байтимерова нәкъ шундыйлардан! Бу көннәрдә аның Әгерҗе шәһәренең сәнгать мәктәбендә булып узган “Гомер көземдә – язым” исемле шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү кичәсендә алган тәэсирләрдән  әле дә “айнып” булмый. Булса да була икән шундый җылы, җанны эретердәй кичәләр! Мин утыз елга якын мәдәнияттә эшләгән, күп кенә кичәләр үткәргән кеше булсам да, искиткеч осталык, төгәллек белән, җан җылысын салып әзерләнгән кичәгә таң калдым.

Хәер, бу сөйкемле ханымның шигырьләр җыентыгы үзе дә бик нәфис, матур эшләнгән. Тышлыктагы  язгы уяну һәм көзге моңсулык берләшеп, күңелләрне ымсындырып, уйларны җылытып тора…

Рушания Байтимерова исеме “Яңарыш” газетасын укучыларга күптән таныш. Аның иҗат җимешләре  Әгерҗе төбәгеннән юлланса да, үзе ул ямьле Актаныш якларыннан. Саф сулы Агыйдел буйларының тирәк, камышларына кунып сайраган сандугач моңы да, үзе туып-үскән Яңа Богады урамнарындагы яшел чирәмгә таңда кунган чык тамчыларының сафлыгы да, чит җирләрдә тамыр җибәреп чәчәк аткан, инде җимешләрен өлгерткән Гөл күзләреннән тамган юксыну яшьләре дә чагылып-чагылып ала аның шигырьләрендә:

Таң чыгының нәни тамчылары
Үлән очларына эленгән.
Кояшка күз кысып җемелдәгән
Чаткылары җиргә сибелгән…

Тормышы монда үткән Әгерҗене дә бик ярата ул! “Мине кабул иткән, шәхес буларак үстергән, тормышымда, хезмәтемдә мөһим роль уйнаган Әгерҗе ягына, иҗатыма илһам чыганагы булган гүзәл табигатенә дә рәхмәт хисләрем әйтеп бетергесез”, – дип яза автор китабының “Бераз үзем турында” дип исемләнгән битендә. Әгерҗегә багышланган шигырьләре, җырлары күп булуы да Актаныш кызының безнең якларга булган тирән хөрмәтен һәм мәхәббәтен аңлата. Кичәдә үзешчән композитор, җырчылар Наил Нәбиуллин, Мәсгут Исхаков, Фәнис Арсланов, Алия Арсланова, сәнгать мәктәбе укытучылары  нәкъ менә шул җырларны башкардылар.

Рушания белән мин озак еллар таныш. Аның тынгысыз җанлы, бик  миһербанлы, киң күңелле, аралашучан, ягымлы булуын, көчле оештыру сәләтенә ия икәнен, йомшак матур тавыш белән кичә-концертларны алып баруын, сценарийлар язу осталыгын белә идем. Нәфис, зифа буй-сынлы иҗатташымның тормыш иптәшен бик күрәсем килә иде! Шулай бит ул, чибәр, яшь килеш сакланган хатын-кыз күрсәң, «Аның ире нинди икән?» – дигән уй килә башка. Күрдек, утыз елдан артык тигез, күркәм тормыш алып барып, бер ул, бер кызны белемле итеп, олы тормыш юлына аяк бастыруларын да белдек. Парлылык өлгесе итәрлек бәхетле җаннар икәннәрен дә сиздек. Гаилә башлыгының шигырьләрне яратып, аңлап  кабул итүен, сөеклесенең иҗатына мөкиббән булуын, аның белән горурлануын  сөенечтән балкыган күзләре яшерә алмады ул көнне. Хәер, нигә яшереп торырга? Горурланмаслыкмы әллә?!  Бәйрәмгә дип әнә, Актаныштан Рушаниянең туганнары да килгән! Бәхеттән балкыган Рушаниягә күршеләре, дуслары, хезмәттәшләре, иҗатташлары гына түгел, район башлыгы урынбасары Ришат Тимер улы Нурисламов, аппарат җитәкчесе  Резедә Әмир кызы Закирова, Фаиз Раиф улы Мусин, “Яңарыш”тан  Ринат Батталов та үзләренең котлауларын, теләкләрен, чәчәкләр  бүләк иттеләр шагыйрәгә бу көнне.

2нче мәктәптән килгән милли киемле биюче кызларыбыз сәхнәне әледән-әле милли рух белән сугардылар, татар халкының бөеклеген, әдиплеген, шагыйрьлеген ассызыкладылар. Бу матур кичәне әзерләүче һәм алып баручы Чулпан Нурмөхәммәтова, Фәридә Айдарова да  аһәңле тавышлары белән сөйләделәр дә, җырладылар да…  “Талантлы син, кеше туганым!” – кичәнең башында яңгыраган бу сүзләр, күренмәс кызыл җеп булып, ахыргача дәвам итте, каләм ияләре зурланды, хөрмәтләнде…

Районыбызда, китап арты китап туып тора. Йөрәкләрендә иҗат уты булганнарга киртәләр юк! Аларның күңел дәрьясы үзгә, тыйгысыз, җаннары тынгысыз, каләмнәре үткен, очлы, шул ук вакытта хисле дә, көчле дә! Рушания Байтимерованың “Гомер көземдә – язым” исемле шигырьләр җыентыгын укып чыккач, сез моңа тагын бер кат ышанырсыз, шигырь сөюче дусларым.  Язмамны  Рушаниянең шигъри юллары белән тәмамлыйм, алар аңа багышлап язылган сыман, үзенә килешеп тора:

Сокланам мин сиңа, иҗатташым,
Очрашканда якын, җылы итеп,
Ачык йөзең белән дәшүеңә.
Сокланам мин кешелекле булып,
Кечелекле булып яшәвеңә.
Сокланам мин!… Күз генә тимәсен!
Озак яшә, бәхетле бул, ялкынланып иҗат ит!

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы