Скандинавия йөреше сезне көтә!
Скандинавия йөреше узган гасырның 30нчы елларында ук барлыкка килгән. Җәй айларында да күнекмәләрен дәвам итү өчен, аны фин чаңгычылары уйлап тапкан. 1970 елларда ул аерым бер фитнес төре буларак кулланыла һәм таяклар белән йөрү дип атала башлый. 1990 елда инде ул Nordic Walking (нордик вокинг) дигән атама ала, Россиядә исә аны Скандинавия йөреше диләр. Финляндиянең бер физкультура укытучысы аны мәктәп программасына кертүгә ирешә һәм шуннан ул популярлашып китә.
Республикада бүгенге көндә әлеге спорт төре белән 70 мең кеше шөгыльләнә. Удмуртиядә “Демография” милли проектын тормышка ашыру максатыннан, 24 августта Киров паркының фан-зонасында Скандинавия йөреше буенча IV халыкара фестиваль узачак. Көндезге 11.00 сәгатьтә башланачак фестивальдә Скандинавия йөреше буенча остаханәләр оештыралачак, җиңел атлетика марафоны уздыралачак, иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Катнашучылар түбәндәге сайтта алдан теркәлә алалар: http: udfesca.ru. Белешмә өчен телефон: 7(3412) 65-99-65. Әгәр инде алдан теркәлү мөмкинлеге булмаса, фестиваль узасы көнне дә теркәлеп, катнашырга була. Сәламәтлек аллеясында терапевт хезмәт күрсәтәчәк. Биредә кан басымын, шикәр күләмен тикшертергә мөмкинлек булачак. Ә без сезне Скандинавия йөрешенең файдасы һәм аның кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итәбез.
Ничек йөрергә?
Җәен дә, кышын да кулларына чаңгы таяклары тотып йөрүчеләр хәзер беркем өчен дә яңалык түгел. Шәһәрдә генә түгел, авыл җирләрендә дә бик популярлашып китте әлеге йөреш. Скандинавия йөреше бездә өлкәннәр арасында популяр. Европада аның белән яшьләр дә шөгыльләнә. Алар төрле фестивальләр, ярышлар уздыралар. Кулыңа чаңгы таягы тотып, берничә чакрым җәяү йөреп кайту саф һавада йөрү генә булып калмасын, файдасы булсын өчен аның билгеле бер методикасы, техникасы бар.
Скандинавия йөрешенең техникасы бик катлаулы, аны бер дәрестә генә үзләштереп бетереп булмый. Бер караганда, гап-гади йөрү генә кебек, ә файдасы булсын өчен, шактый тырышырга кирәк. Белгечкә мөрәҗәгать итеп, аннан бер-ике дәрес алырга кирәк. Таяклар да махсус шушы спорт төре өчен эшләнә. Чаңгы таякларын кулланган очракта кулларга, җилкә, арка мускулларына артык йөкләнеш килә. Чаңгы таякларына бары тик каеш кына куела, ә Скандинавия йөреше өчен чыгарылган таякларда махсус перчатка бар. Ул кул чуклары дөрес хәрәкәт итсен өчен кирәк. Чаңгы таякларында асфальттан, башка каты өслекләрдән йөрү өчен салынмалы резин башмаклары юк, шуңа металл очлык тиз яраксызга әйләнә. Скандинавия йөреше таяклары карбоннан ясала. Карбон таяклар җиңел дә, нык та. Күнекмәләр өчен таяк бик җиңел булырга тиеш, чөнки Скандинавия йөреше техникасында йөкләнеш таяк авырлыгы хисабына түгел, кешенең гәүдә авырлыгы исәбенә барлыкка килә.
Һәр кешегә таякны индивидуаль сайларга кирәк, ул гәүдә озынлыгыннан чыгып билгеләнелә. Төгәлрәге, гәүдә озынлыгына 0,68 коэффициентын тапкырлыйсы була. Сатудагы таяклар билгеле бер озынлыкта чыгарыла: 100, 105, 110, 115, 120 һәм 125 см. Сезнең буй озынлыгы боларга туры килмәсә, ике озынлык арасыннан сайлаганда, кыскарагына тукталыгыз. Әйтик, сезнең буй озынлыгы 165 см ди, аны 0,68 коэффициентына тапкырлыйсыз да 112,2 см килеп чыга. Димәк, 110 һәм 115 см лының берсен сайларга кирәк, бу очракта 110 см лысын аласыз. Таякны сайлаганда, гәүдә озынлыгына 0,65 коэффициентын тапкырларга кирәк.
Таяк кыскарак булганда, йөкләнеш тә азрак. Таяк озынрак булган саен, йөрү техникасы бозыла. Нәтиҗәсе булсын дисәгез, Скандинавия йөреше өчен чыгарылган таяклар алырга тырышыгыз. Алар спорт кибетләрендә сатыла. Интернет аша да заказ бирергә була. Кайбер сатучылар Скандинавия йөреше өчен дип таяк сорап алганда, аның урынына треккинг таякларын да биреп җибәрергә мөмкин. Треккинг таягы сәяхәтчеләр өчен эшләнгән, ул тауларда йөрүчеләр өчен уңайлы. Шуңа да озынрак һәм калынрак була. Яңарак шөгыльләнә башлаучыларга уртача егерме-утыз минут җитә. Күнекмәләр алдыннан зарядка ясарга киңәш итәбез, ул ун минут тирәсе була. Күнекмәдән соң да зарядка ясап алыгыз. Атнага ике-өч тапкыр йөрү җитә. Скандинавия йөреше өчен аяк киеме дә уңайлы булу шарт. Спорт белән шөгыльләнү өчен яраклы булган сыгылмалы аяк киеме сайларга кирәк. Табаны, егылып китмәс өчен, кабарынкы булсын. Өс киемен һава торышына карап сайлыйсыз. Салкын көннәрдә өч катлы итеп киенү дөрес: термокием, флис тукымадан тегелгән кофта һәм куртка. Киемегез хәрәкәтне чикләмәскә тиеш, иркен булсын.
Файдасы күп — белегез!
Әлеге спорт төренең файдасы күп. Скандинавия йөреше йөрәк-кан тамырлары системасына, сулыш органнарына уңай тәэсир итә, баш мие кан әйләнеше яхшыра, холестерин күләмен киметә, мускулларны ныгыта. Актив булган саен, кан әйләнеше яхшыра. Органнарга туклыклы матдәләр белән кислород килүе арта. Скандинавия йөреше инсульт булу куркынычын ике тапкырга киметә. Йөгерү һәм тиз йөрү белән чагыштырганда, калорияләрне 46 процентка кадәр күбрәк яндыра. Гәүдә төз була, координацияне яхшырта. Остеопорозны булдырмый калырга ярдәм итә. Шунысы да игътибарга лаек: җәяү йөргәндә, кеше организмындагы мускулларның — 40, йөгергәндә — 65, велосипедта йөргәндә 70 проценты хәрәкәткә килә, ә Скандинавия йөреше вакытында — 90 процент. Моның өчен, әлбәттә, тик кенә таяк күтәреп йөрергә түгел, техникасын дөрес башкарырга кирәк. Скандинавия йөреше бөтен кешегә дә рөхсәт ителә, әмма инструктор, төркемнәр белән эшләгәндә, һәр кешене контрольдә тотып бетерә алмый, шуңа да ул табибтан белешмә кәгазен сорарга мөмкин. Инсульт, инфаркт кичерүчеләргә, психик авырулары булганнарга әлеге фитнес төре киңәш ителми. Йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булганнар да аңа бик җитди карарга тиеш. Бу очракта гап-гади киңәш: әгәр дә кеше күнекмәләр вакытында сөйләшә һәм хәтта җырлый ала икән, йөкләнеш җитеп бетми дигән сүз. Әгәр дә сөйләшә ала, ә җырлый алмый икән, бу оптималь йөкләнеш. Сөйли алмасагыз, күнекмәне туктатырга кирәк. Инструкторлар исә күнекмәләрнең ни дәрәҗәдә җиңел яки авыр булуын пульсны исәпләп әйтә. Умыртка сөягендә бүсер булганнар да әлеге йөреш белән шөгыльләнә ала.
Үзебезнекеләр!
Сарапул районының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Флүн Шәйхелисламов әлеге йөреш белән күптәннән шөгыльләнә. “Скандинавия йөреше — минем яшәү рәвеше дип тулысынча әйтергә була. Мин төрле шәһәрләрдә әлеге йөреш буенча фестивальләрдә катнаштым. Сәламәтлеккә файдасы бик күп. Ябыгырга булыша. Мин бик күпләрне кызыксындырып, әлеге спорт төре белән шөгыльләнергә тарттым. Һәркемгә ошый һәм алар башкаларны да үзләре артыннан ияртәләр”, — диде ул. “Чулпан” үзешчән театрында уйнаучы, “Бәхет” ансамбле әгъзасы Илдус Хуҗин да Скандинавия йөреше белән күптән шөгыльләнә. Репетицияләрдә һәрвакыт аның файдасы, йөреш техникасы турында сөйли. Аңа кызыгып күпләр аның артыннан иярде дә инде. “Киров паркы яшәгән җиребезгә якын булганлыктан, без тормыш иптәшем белән бик еш биредә әлеге спорт төре белән мавыгабыз. Күзгә күренеп файдасы бар”, — диде ул. “Афәрин” бию ансамбле биючесе Гөлнара Сәлимова да, биюдән тыш әлеге йөрешне үз итә икән.
Скандинавия йөреше белән кызыксынган милләттәшләребезне 24 августта фестивальгә көтеп калабыз!