Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Сихри моңнар дөньясы
29.04.2015

Сихри моңнар дөньясы

Риф ХәсәншинТере тавыш, җанлы уен кораллары теләсә нинди концертны һәм проектны уңай якка үзгәртә, аңа җан, күңел җылысы өсти. Элегрәк концертларда электр инструментлары гына булса, хәзер җанлы уен коралларына торган саен күбрәк мөрәҗәгать итәләр.
«Арсенал-Бэнд» концерт ор­кестрының чыгыш ясавы «Яз­гы тамчы” тантанасының чын күрке булды. Репертуарларында нинди генә көйләр юк! Классика, марш һәм вальслар, бию һәм җыр көйләре, эстрада, джаз композицияләре, «Битлз»ның ле­гендар җырлары һәм чит ил рок-группаларының әсәрләре. Ә инде алар башкаруында үзебезнең милли моңнарны: Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин әсәрләрен ишеткәч, күңел очар коштай талпына башлады, гәүдә үзлегеннән тураеп китте, җанны горурлык хисләре урап алды.
Оркестрның иҗади эш­чәнле-
­генә 25 елдан артык. Ул — Венгрия һәм Франциядә узган
Халыкара конкурс­лар лау­­­­-
реаты, Петр Чайковскийның туган көненә багышланган традицион фестивальнең, респуб­ликада, шәһәрдә үткәрел­гән мероприятиеләрнең даими катнашучысы.
“Арсенал-Бэнд” оркестрының иҗади һәм профессионал потенциалы төрле юнәлешләрдә эшләргә мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә оркестр каршында вокаль — инструменталь ансамбль эшләп килә. Аның составында милләттәшебез саксофончы Ринат Әшрәпов та бар.
Әйе, оркестр ул — зур коллектив. Аның уйнавын, чишмәләрнең зур елгага кушылып, тирән, көчле моң тудыруы белән чагыштырырга була. Коллектив белән идарә итәргә, һәр музыкант белән аерым эшләп, сәләтен үстерергә, дөрес юнәлеш бирергә кирәк. Оркестрның иҗади эше белән Удмуртия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, төп дирижер Фирдәвис Ханнанов җитәкчелек итә. Кечкенәдән үк музыкага гашыйк булган милләттәшебез баян классы буенча музыка мәктәбен тәмамлый. Музыка училищесында инде ул вокаль — инструменталь ансамбль оештыра. Мәскәүдә Гнесиннар исемендәге Россия музыка Академиясендә укый. Берничә ел Удмурт дәүләт университетында сәнгать факультетында музыка бүлеге кафедрасын җитәкли. Ә гомеренең күп өлешен ул әлеге оркестрга багышлый. Яшь чагында ук саксофончы булырга хыялланса да, ул бик күп еллар тромбонда уйный. Аның хыялын улы Айрат тормышка ашыра, бүгенге көндә саксофончы һөнәрен үзләштерә.
Әлеге оркестрны тыңла­ганда, аның үзәгендә милләт­тәшләребезнең торуы белән горурланып утырдым. Шәһәрдә үткәрелә торган татар-рус бәй­рәмнәренең алып баручысы буларак танылган талантлы, Удмуртиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Риф Зиннур улы Хәсәншин үзе ни тора!
Башкортстанның Октябрьск шәһәре егете Уфа дәүләт сәнгать институтының хор дирижерлыгы факультетын тәмамлап, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында хормейстр булып эшли башлый. Ләкин яшәү урыны белән кыенлыклар килеп чыккач, 1991 елда институтта бергә укыган дусты, баянчы Илгизәр Шакиров чакыруы буенча Удмуртиядә урнашкан Вараксино мәдәният һәм спорт комплексына җитәкче булып килеп урнаша. Шул ук вакытта Петр Чайковский исемендәге камера хорында эшли. Әлеге хор белән Дания, Бельгия, Франция, Испания илләрендә гастрольләрдә була. Бүген — ул оркестрның йөзек кашы, солисты, алып баручысы. Талантлы шәхеснең уллары да сәнгать юлыннан киткәннәр. Олы улы ГИТИСның кино һәм театр драма артистлары әзерләүче факультетны тәмамлап, Владимир Маяковский исемендәге Мәскәү академия театрында эшли. Кечесе Ижау музыка көллиятендә хор дирижеры бүлегендә укый.
Артист өчен бәхет — сәхнәгә чыгып, шундагы могҗизалы дөньяга чуму. Ничә мәртәбә сәхнәгә чыксалар да, алар туймый, сәхнә сусавы басылмый. Шушы сәхнә бәхете аларга бик озак еллар ләззәт китерсен иде!
Матурлыкны тоя белергә өй­рәткән сихри моңнар дөньясы — “Арсенал-Бэнд” оркестрының “Язгы тамчы”дагы чыгышы кү­ңелләрдә бик озак сакланыр әле.
Һәр елны “Арсенал-Бэнд” оркестры Милли музей һәм Хөкүмәт йорты арасында­гы ротондада «Арсенал янында кичке рандеву» дип аталган концерт-тамашалар үт­кәрә. Ачык һавада җырлап-биеп күңел ачарга теләсәгез чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә 18.00 — 20.00 сә­гатьләрдә рәхим итегез! Әлеге кичәләр агымдагы елның 20 маеннан үткәрелә башлаячак.

Рәфилә Рәсүлева.