Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Син ничек уйлыйсың?
11.01.2013

Син ничек уйлыйсың?

2015 елда бөек композитор Петр Ильич Чайковскийның 175 еллык юбилее булачак. Әлеге юбилейга әзерлек кысаларында Ижау шәһәренең Үзәк мәйданы, Опера һәм балет театры бинасы төзекләндереләчәк. Юбилейга әзерлек чараларына барлыгы 6 млрд. сум акча сарыф ителәчәк. Шуның 3 млрд.ын республика, 3 млрд.ны федераль бюджет бирәчәк. 2012 елның декабрь ае ахырында Удмуртия Президенты Александр Волков: “Опера һәм балет театрына Петр Ильич Чайковский исемен бирү һәм Үзәк мәйданны да шушы исем белән йөртү дөрес булыр. Ләкин бу үзгәртүләр бары тик халык хупласа гына башкарылырга тиеш”, — дип белдергән иде. Халык фикерен белү максатыннан Ижау шәһәренең рәсми сайтында “Үзәк мәйданны Петр Ильич Чайковский исемендәге мәйдан дип үзгәртүгә ничек карыйсың?” — дигән сорауга җавап бирергә мөмкинлек тудырылды. Биредә үз тәкъдимеңне дә калдырырга була. Бүгенге көндә сайтта 1000нән артык кеше үз фикерен белдергән инде.