Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Син – минеке, мин – синеке…
31.05.2012

Син – минеке, мин – синеке…

Ярны ярга тоташтырган күперләр бар,
Җанны җанга тоташтырган күперләр бар.
Ике ягы тоташырга күпер көтеп,
Елга булып агып яткан гомерләр бар.


Әлеге шигырь юллары минем бу язмама һәм түбәндә сөйләнәчәк чарага бик тәңгәл килә. Дөрестән дә, арабызда матур итеп гаилә корырга, балалар тәрбияләргә теләп тә, үз парын таба алмыйча, сабыр гына яшәп ятучы татар кызлары-егетләре шактый. Үз милләтебездән булган кешене табу кыен булуы, ә башка милләт кешесе белән гаилә корырга җөръәт итмәүләре белән аңлата алар 30-35 яшькә кадәр буйдак яки кияүгә чыкмыйча яшәүләрен. Безнең «Яңарыш» редакциясенә дә бу мәсьәлә буенча еш мөрәҗәгать итәләр. Күпчелеге – яшьләрнең ата-аналары, әби-бабалары. «Шулай бер-берсен таба алмыйча йөрүче татар яшьләрен таныштыручы, табыштыручы урын булсын иде», — диләр алар.

Бу хакта уйландык-уйландык та, без, редакциядә эшләүче яшьләр, парсыз кыз-егетләрне үзебез кавыштырмакчы булдык. Андыйлар һәммәбезнең танышлары, якыннары арасында да күп булып чыкты. Очрашу кичәсен «Син — минеке, мин — синеке» дип атадык.

Чара 19 майда «Сабантуй» кафесында узды. «Син — минеке, мин — синеке» кичәсен Ләйсән Әхмәтова алып барды. Чакырылган 3 егет һәм 4 кызның максат-омтылышларын, холкын, кызыксынуларын һәм карашларын ачарга ярдәм итүче төрле биремнәр, сораулар, уеннар оештырылды. Яшьләрнең мондый гадәти булмаган кичәдә катнашырга атлыгып тормаулары, үзебезнең дә мондый чараны беренче тапкыр оештыруыбыз сәбәпле, «Яшьләр килми калмасмы, чара тиешенчә үтәрме?» — дип алдан бик борчылдык. Сөенечкә каршы, бирегә гади, ачык күңелле, мөлаем яшьләр җыелган иде. Кичә бик күңелле, җанлы аралашу белән үрелеп барды. Егетләр-кызлар үзләренең нинди һөнәрләргә оста икәнен күрсәтте, кемдер җырлады, кемдер үзе язган шигырен укыды, ә кемдер чигәргә осталыгын күрсәтеп, кул эшләрен алып килгән иде. Егетләрнең хыялларындагы гүзәл затны нинди итеп күрүләрен тыңлау аеруча кызык булды. Ә хуҗалык эшләренә ни дәрәҗәдә әзер булуларын исбатлаучы: егетләрнең пычак үткенләүләре, кызларның алар үткенләгән пычаклар белән бәрәңге әрчү бәйгеләре шаян конкурс кына булса да, аларның кайсысы иң җитез һәм уңган булуын күрсәтте. Тагын биремнәрнең берсе — тәкъдим ителгән төрле очраклардан чыгу юлын табу иде. Яшьләр монда да югалып калмады, алардан берсеннән-берсе тапкыррак җаваплар ишетергә туры килде. Уенның иң азагында кызлар-егетләр үзләренә ошаган парны сайларга тиеш булды. Нәтиҗәдә, Раушан һәм Раушания пары барлыкка килде. Аларга «Яңарыш» газетасы редакциясе Ижау циркы тамашасына билетлар бүләк итте.

Кичә ахырында яшьләр «Сабантуй» кафесында кичке аш белән сыйландылар. Татар җыр-биюләре, үз телебездә сөйләшү, «Сабантуй» кафесындагы милли мохит барсына да бик ошады. «Мондый кичәләр ешрак оештырылсын иде», — дигән теләктә калдылар алар. Без дә әлеге кичә соңгысы булмас, дигән фикердә. Киләсе очрашу кичәсендә катнашырга теләсәгез (25-35 яшьлек егет-кызлар) редакциягә мөрәҗәгать итә аласыз.

Элмира Нигъмәтҗан