Син карабодай җитештерәсеңме?
«Әле берничә ел элек Удмуртиядә бу бәйрәмгә аерым игътибар юк, зурлап бәйрәм ителми иде. Ә бүген исә 1000нән артык эшмәкәр җыелып, тәҗрибә уртаклашалар, киләчәккә планнар төзиләр, проблемаларны уртага салып, киртәләрне узу юлларын эзлиләр. Шундый чараларда без республикабыз эшмәкәрләренә булган хөрмәтебезне күрсәтәбез, рәхмәтебезне әйтәбез. Ә рәхмәт әйтелергә тиеш! Чөнки республика бюджетының күпчелеген нәкъ менә эшмәкәрләрдән кергән салым тәшкил итә. Димәк, алар мәктәпләр, балалар бакчалары, социаль объектлар төзүдә әйтеп бетергесез зур өлеш кертәләр. Ә республикада ниндидер продукт җитештерү, халыкны эш урыннары белән тәэмин итү һәм әйләнә-тирә мохитне үзгәртүгә ярдәм итүне мин чын мәгънәсендә патриот булганнар гына эшли ала дип уйлыйм», – диде Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов эшмәкәрләр форумын ачу тантанасында.
Форумның төп чаралары Союзная урамындагы автосалоннарда узды. Урамда Удмуртиядә җитештерелә торган продукция күргәзмәләре эшләде. Игътибарны җәлеп иткәне 2019 елда Россиянең Гиннеслар китабына кертелгән 1998 елдан бирле Ижауда җитештерелүче ЭПЧ -3 электр пычкысы булды. Ул җитештерүчәнлеге буенча дөньяның иң яхшы бензопычкылары белән чагыштырырлык, хәтта тәүлекләр буе да эшләргә сәләтле икән. Күргәзмәгә республикабыз заводлары, зур-зур предприятиеләре белән беррәттән, үзмәшгульләр булып, аз күләмдә җитештерүчеләр дә бар иде. Кемдер әле башлап кына җибәргән бизнесын үстерү юлларын эзләсә, күпләр эшен камилләштерү, күләмне арттыру өчен мөмкинлекләр эзләп килгән бирегә.
«Республикада соңгы 9 айда кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсеше ышанычлы адымнар белән алга атлый. Бүгенге көндә республикада 92 мең эшмәкәр һәм үзмәшгуль теркәлгән. Бу — Удмуртиянең һәр 15нче кешесе эшмәкәр дигән сүз. Бизнес республикада яшәүче һәр өченче кешене эш белән тәэмин итә. Бүген кече һәм урта эшмәкәрлек тотрыклы икътисади үсештә, үз җирлегебездә яңа эш урыннары булдыруда һәм заманча технологияләр алып килүдә, инвестицияләр җәлеп итүдә таянырлык көч булып тора. Аларның тырышлыгы сәүдә, хезмәт күрсәтү, төзелеш тармагында, товар һәм продукция җитештерү өлкәсендә матур күрсәткечләре белән сөендерә. Хәйриячелек һәм иганәчелек эшчәнлегенә дә яхшы өлеш кертәләр. Киләчәктә дә шулай бер-беребезне аңлап, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләргә һәм яшәргә кирәк», – ди Удмуртия Республикасы Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Константин Сунцов.
Форумга җыелган меңләгән эшмәкәр өчен чара чыннан да файдалы узгандыр. Чөнки чыгыш ясаучылар арасында бөтен икътисади кризисларны да узган, эшмәкәрлекнең бөтен нечкәлекләрен белүче танылган кешеләр бар иде. Мәскәүнең атаклы HENDERSON мода йорты президенты Рубен Арутюнян, тележурналист һәм «Формула 1» комментаторы Алексей Попов уңышлы эшләү серләре белән уртаклаштылар, сорауларга җаваплар бирделәр.
«Мондый форумнарда катнашуымның ике сәбәбе бар. Беренчедән, бер урынга эшмәкәрләр, төрле предприятие, оешма җитәкчеләре, дәүләт вәкилләре җыела. Бу – яңа идеяләр,танышулар, фикер алышулар дигән сүз. Аларның уңышлары турында тыңлау үзеңнең эшчәнлегеңә нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Мин бу көнне Удмурия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Константин Сунцов белән якыннан танышып, проблемаларым турында аралашу бәхетенә ирештем. Соравымны контрольгә алырга ышандыруы сөендерде. Оештыручылар аны каядыр ашыктырганда: «Гафу итегез, бизнес мөһимрәк», – дип әйтеп, сөйләшүебезне дәвам итте. Димәк, республика җитәкчелеге халык мөрәҗәгатьләрен читтә калдырмый, эшмәкәрләргә ярдәм кулы сузарга әзер», – ди форумда катнашучы Марат Хәмидуллин.
Форумда чыгыш ясаучыларның берсе товарны ничек сатарга дигән темага чыгышын залда утыручы эшмәкәрләрдән: «Сез карабодай җитештерәсезме?» – дип сораудан башлады. «Карабодай һәрдаим кирәк булган продукт, аны алмыйча булдыра алмый халык. Ә сезнең товар көн дә кирәклеме? Үз товарыгызны, хезмәтегезне халыкка таныту, сату юлларын эзләргә, һәрвакыт үсеш юлында булырга, камилләшергә, заман таләпләренә яраклашырга кирәк», – дигән сүзләре елмаерга да, уйланырга да мәҗбүр итте.
Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов сүзләренчә, безнең республикада эшмәкәрләр өчен иң кулай шартлар булдырылган. Тикшерү органнары белән дә файдалы килешү төзелгән, салым инспекциясе дә эшмәкәрләргә аяк чалмый. Шулай да эшмәкәрлектә каршылыкларсыз булмый. Бу турыда курыкмыйча әйтә белергә, кирәк чакта ярдәм сорарга кирәк.
Гүзәл Шакирова.