Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Синең миндә ни эшең бар?
18.08.2022

Синең миндә ни эшең бар?

Күпләр хәтерлидер әле: «13 нче санлы шайтан баласы» мультфильмында карт шайтан бала шайтанга акыл бирә. «Үзеңне ярат! Башкаларга төкер!» девизы буенча яшә, шул чагында сиңа уңыш килер, дип ышандырырга тырыша. Режиссер, мөгаен, тамашачыга «Тирә-юньдәгеләрне яратучы шайтан малаена охшарга кирәк», – дип әйтергә теләгәндер. Тик, ни кызганыч, тормышта күпләрнең тәртибенә карасаң, карт шайтанның сүзе үтемлерәк, ахрысы, дигән фикергә киләсең.

Кеше берьялгызы яшәми, җәмгыятьтә яши. Димәк, аның үз-үзен тотышы аның үз эше генә була алмый. Кайберәүләр: «Үз-үземне ничек тотуым – минем шәхси эшем!» – дип уйларга ярата. Уйлап кына калмый, шулай яши дә. Шул ук вакытта башкаларның үзенә карата булган мөнәсәбәтен ничек бар шулай кабул итәргә теләми. Үзенә кырын караш сизсә, хәзер «һөҗүмгә» күчә.
Кешеләрнең бер-берсе белән үза­ра аралашу культурасы меңнәрчә ел дәвамында барлыкка килгән ка­гыйдәләргә нигезләнә. Кешелек кә­газьгә язылмаган кануннар буенча яши. Чөнки кәгазьгә язылганны үз­гәртергә була, ә халыкның үзаңына языл­ганны, генә хәтерендәгеләрне тиз генә үзгәртеп булмый. Планетада никадәр төрледән-төрле халык яшәсә дә, языл­ган кануннар никадәр күп булып, бик еш үзгәреп торса да, кешелек барыбер нигездә уртак законнарга буйсына. Шуның берсе – кешеләрнең бер-берсенә хөрмәт белән каравы.Күренекле педагог В.А.Сухомлинский бу турыда: «Сез кешеләр арасында яшисез. Сезнең һәр гамәлегез, һәр теләгегез кешеләргә тәэсир итә. Шуны онытмагыз: теләк белән мөмкинлек арасында чик бар. Кылган гамәлләрегезне күз алдыннан кичерегез: сез кешеләргә явызлык, күңелсезлек китермисезме? Һәр эшегез тирә-яктагы кешеләргә яхшылык китерерлек булсын», – дип язган. Безнең тирә-ягыбызда кешеләр. Шуңа күрә кече яшьтән үк кешеләр белән аралашырга өйрәнергә кирәк.
Тирә-якка күз салыйк. Шулай яшибезме соң? Миңа калса, соңгы вакытта кешеләр күбрәк теге карт шайтан сүзләрен тормыш шигаре итеп ала: «Үзеңне ярат!» Һәм балаларын, онык­ларын шулай тәрбияли дә. Мисалга әллә кая китәсе юк: җәмәгать транспортында өлкәннәргә урын бирү кебек гади генә, кайчандыр һичшиксез шулай тиеш кебек кабул ителә торган гадәт бетеп бара. Бик сирәк кенә ата-ана баласын кузгалтып, янәшәдә басып барган әби яки бабайга урын тәкъдим итә. Баласын кызганса, үзе торсын соң! Юк, ул я тәрәзәгә карап бара, я телефонында актарына. Бусы да нәкъ теге шайтан әйткәнчә: «Карт шайтан өйдә утырырга тиеш», – дип уйлыйлардыр.
Икенче мисал. Мәктәптә эшләгән чордан бирле онытылмый торган,күңелне әрнеткән бер хәлне язып үтим әле. Һәркөн мәктәптә кизү укытучы, администратор балаларны ишек төбендә каршылап тора. Көзге пычрак көннәрнең берсе. Ата-аналар да, укучылар да күптән кисәтелгән: эчкә керәсе булса, әти-әнинең (укытучыны күрергә кирәк булырга мөмкин) алмаш аяк киеме булырга тиеш, я һич булмаса, бахилла кияргә кирәк. Башлангыч сыйныфта укучы кайбер балаларның әти-әниләре, урамда йөргән аяк киеме белән кереп, балаларын сыйныф бүлмәсенә кадәр озатырга, баласын чишендерергә үзен хак­лы дип исәпли иде. Балалар бакчага йөргәндә үк, үзе киенә-чишенә белергә тиеш, югыйсә. Ясалган кисәтүләргә колак салмыйча яки ишетмәмешкә салышып, кайвакытта хәтта бәхәсләшеп үтеп китүчеләр барыбер табыла иде. Ә мәктәптә тузан булса, иң беренче кем канәгатьсезлек белдерә дисез? Нәкъ менә шул ата-аналар! Мәктәп кагыйдәләрен үтәмичә, беренчедән, баласына начар үрнәк күрсәтсә, икенчедән, аның сәламәтлегенә зыян сала. Иң мөһиме – башкаларның хезмәтен санга сукмау, теге шайтан әйтмешли, төкереп карау гадәте тәрбияли. Кайчан да булса, баласындагы бу яман гадәт аның үзенә әйләнеп кайтыр дип уйлап карамый. Картлар йортына сукмак шул минутларда салына башламый микән? Тормышта бумеранг законы үз көчендә бит.
Хәзер җәмгыятьтә «хәйриячелек» ди­гән бик уңай күренеш яңарып килә. Моны бигрәк тә дини бәйрәмнәрдә тоярга мөмкин. Мохтаҗларга ризык тарату, ифтар мәҗлесләре – Ислам диненең бик күркәм ягы. Вәгазьләр тыңлап, юмарт кардәшләребез кулыннан ризыклану бу бәхеткә ирешкәннәрнең күңелен сафландырырга, башкаларга карата үзендә мәрхәмәт, рәхмәт хисләре уятырга тиеш­тер кебек. Кызганыч, гел алай гына булып чыга алмый икән шул. Һаман да шул шайтан коткысы: «Үзеңне ярат! Башкаларга төкер!» Сәламәтлеге булып та, ялкаулыгы аркасында үз тамагын үзе туйдыра алмыйча, көн дә бушлай ашату пункт­ларына йөрүчеләр бар. Ифтар ашыннан соң, өстәлдә калган ризыкны кырып-себереп сумкага тутыручылар да юк түгел. Алай гынамы, ифтарга балаларын алып килеп, аларның тәртипсезлегенә күз йомып утыручы әни-әбиләр дә бар икән. Кисәтү ясаучыларга: «Минем баламда синең ни эшең бар?» – дип, турыдан-туры әйтмәсәләр дә, сөекле балаларына сүз тидерергә дә ашыкмыйлар.
Мәкалә язарга тәвәккәлләп утыргач, Интернеттагы шушы темага кагыл­ган төрле фикерләрне өйрәнмәкче булдым… һәм шаккаттым! Эгоизм дигән афәт басып алган икән бит дөньябызны! Мин танышкан язмаларның 99% үзеңне генә өзелеп яратырга кушкан. Хаклы булсаң да, булмасаң да. Берничәсен ничек бар шулай китерәм:
«Позволь себе самую большую роскошь в жизни – плевать на мнение окружающих».
Менә икенчесе:
«Люби себя любую: наглую, бесстыжую…» һ.б., һ,б. Болар иң гөнаһсызлары әле.
Әгәр кеше үзен генә яратып, ничек бар шулай дөрес дип уйласа, кешелек камилләшүдән күптән туктаган булыр иде. Яхшырак, акыллырак, белемлерәк, матуррак булырга омтылу кешене таш гасырдан бүгенгегә китереп җиткергән бит. Тирә-юньдәгеләр күзенә начар булып күренүдән курку, оялу адәм баласын күп хаталардан саклап калган. Без әле: «Кеше ни әйтер», «Кешедән оят», «Йөзебезне кызартырлык булма» кебек үгет-нәсыйхәт белән тәрбияләнгән буын. Тик ни кызганыч, инде без дә әкренләп күп нәрсәгә күз йомарга өйрәнеп барабыз. «Дөньясы шул!» – дибез. Мин һич тә үзең турында онытып, башкаларга ярарга тырышып яшәү ягында түгел. Анысы бөтенләй икенче ярга ташлану булыр иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) тә сәхабәләрен һәрвакыт алтын урталыктан барырга өндәгән бит.

Наилә Харисова, Әгерҗе шәһәре.