Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Сигез чиләк бәрәңге (хикәя)
4.09.2013

Сигез чиләк бәрәңге (хикәя)

(Башы 32, 33, 34нче саннарда)

Син үзең кайларда сугыштың соң? Хәер, сугыш кайда булса да сугыш инде. Монда әле баш өстеннән атып тормадылар, шулай да…

Гөлинә иренә карады. Диванга кырын яткан иренең күзлек кысасы өстеннән үзенә төбәлгән мыскыллы карашын күреп имәнеп китте.

— Сугыш чоры җүләрләр өчен генә авыр ул. Әгәр бөтен кешегә дә авыр булса, сугышлар  бөтенләй булмас иде. Аларның тукталганы да, тукталасы да юк. Димәк, кемнәр өчендер алар кирәк, файдалы.

— Ничек инде… Бер кешенең үлеме икенчесенә файда китерә димени?.. Булмаганны…

— Бик сай уйлыйсың. Сезнең ишеләрнең генә башы җитә торган нәрсә түгел ул.

Гөлинәнең бу сүзләргә рәнҗүдән сулышы буылды.

Шулайдыр инде. Бездә дә рәхәт яшәүчеләр булды сугыш елларында.

Гөлинә хәтерендә мәңге онытылмаслык булып уелып калган вакыйгаларны — әнисе соңгы бәрәңгеләрен сатып налог өчен биреп кайтканның икенче көнендә авыл советы рәисе малае: “Бәрәңгегез тәмле икән, ярмалы”, — дип ыржаеп көлгәнгә гарьләнеп елавы, сеңлесенең авылга кайткан һәрбер солдатка “әти” дип барып сарылуы, аерып алганда яшькә манчылып үксүе  турында һәм күңелендә уелып калган күп нәрсәләр турында сөйләде дә сөйләде.

Хашим урыныннан торып китте. Сүз шунда өзелде. Бер юату сүзе дә ишетелмәде. Гөлинә теләгән эчкерсез сөйләшү барып чыкмады. Күңелдә юшкыны калды. Алай гына түгел, битарафлыктан араларны бәйләп торучы нәзек җепләр киерелеп тартылдылар. Бүгенгесенә охшаган тагын бер-ике килеп чыкмаган сөйләшү уртак тормышка нокта куяр кебек тоела башлады. Гөлинәнең җылы мөнәсәбәтләргә өмете иренең берәүгә дә керергә рөхсәт булмаган күңел патшалыгының таш диварларына бәрелеп чәлпәрәмә килеп бара иде.

Шушы сөйләшүдән соң  Гөлинә Хашимның күңел тынычлыгы югалуын сиз­де. Ул үз эченә йомылды. Болай да сүзгә саран ир юкка-барга да кәефсезләнә. Гөлинә: ”Әллә авырыйсыңмы? Тегене биримме, моны пешеримме?”- дип, янында бөтерелсә дә:

— Барысы да тәртиптә. Берни дә кирәкми, — дигән сыманрак җаваплар ишеткәч, алга таба сораштыруның мәгънәсен күрмәде.

Кеше ничә яшьтә булса да күңеле белән язны көтә, нидер өмет итә. Кайвакыт нәрсә көткәнен, ни кирәген ул үзе дә белми. Шулай да көтә.

Гөлинә дә язны көтте. Кышкы караңгылык, пычрак җепшеклектән арынгач, тормышы да яктырак, җылырак булып китәр кебек тоелды.

Табигать матурланды. Май бәйрәмнәре дә якынлашты. Мәктәп балалары котлау открыткалары китерделәр, очрашуга чакырдылар. Гөлинә, тәрбияле хатын буларак, ветеран иренең очрашуга  киеп барасы костюмын әзерләп куярга тиеш дип тапты. Кием шкафыннан костюмны алды, балконга алып чыгып  щетка белән яхшылап чистартты. Кулга кергән нәрсәне яхшылап тикшерми калса, хатын-кыз хатын-кыз буламыни инде ул. Гөлинә игътибар белән медальләрне карый башлады. Караган саен, сугышчан бүләкләрнең бары юбилей уңаеннан чыгарылганнары  гына икәнен чамалады.

«Кеше сугышканда кайда йөрде микән соң бу? Сугыш ветераны исемен йөрткәч, сугышчан сыңар медале булса да булырга тиештер бит инде…»

— Минем әйберләргә  кагылырга кем рөхсәт итте сиңа?

Хатын, әллә көтмәгәндә ишеткәнгә, әллә сүзләр боз салкынлыгы белән    әйтелгәнгә, куырылып килде. Хашим өйдә юк иде бит. Тавышсыз-тынсыз кайчан кайтып кергәндер.

— Нәрсәсен тикшерәсең аның? Ник кагылдың сорамыйча? — дип ысылдады ир.

— Балалар белән очрашуга барырга әзерләп куйдым. Ярамый идемени?

— Рөхсәтез ярамый иде!

Хуҗа костюмны тартып алды да урынына элеп куйды. Өйдә уңайсыз тынлык урнашты.

Сөйләшү кичке ашка утыргач кына дәвам итте.

— Көндез катырак эндәштем сиңа. Гафу ит. Безгә тагын бер мәртәбә ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк. Без очрашканчы булган минем тормыш — ул минеке, синең тормыш — ул синеке. Белгәнеңнән артыгын сиңа белергә кирәкми, — диде Хашим.

— Бер түбә астында яшәгәч, бер түшәктә йоклагач, бер-беребез турында күбрәк белү гөнаһ булыр микәнни? Елга якын торып, мин синең кем икәнеңне дә күршеләреңнән артык белмим бит. Син үзеңә дә якын җибәрмисең, миңа да якын килергә теләмисең. Болай яшәү дә авыр бит, Хашим.

Сөйләшү шуның белән тәмамланды.

Хашим мәктәпкә очрашуга бармады. Гөлинә иренең күңелендә ниндидер көрәш баруын чамалый, сәбәбен генә белми иде.

Бәйрәм көнне Гөлинә өйгә бәйрәм рухы кертергә тырышты, ире торуга алдан әзерләп куйган канәфер букетын зал уртасындагы өстәлгә чыгарып утыртты, тырышып бәйрәм табыны әзерләде. Ире парадтан кайткач (бәлки,  кунаклар да алып кайтыр!), бергәләп көндезге аш ашарлар!

Тик  Хашим парадка  чыкмады. Гөлинәнең гаҗәпләнүенә каршы, иртәнге чәй янына ук коньяк шешәсен китереп утыртты. Бер сүз дә әйтмичә бер-бер артлы берничә рюмканы каплап куйды. Аннары хатынының аптыраулы карашы белән очрашмаска тырышып, бүлмәсенә кереп китте.

Көндезге ашка ачылган бәлеш ашалмыйча өстәлдә суынды. Гөлинә ирен бер-ике чакырып карады да, мәгънәсе булмагач, табынны җыештырып куйды. Көн кичкә авышкач кына, аш бүлмәсе ишегендә Хашимның ярыйсы ук мәлҗерәгән гәүдәсе күренде.

— Синең минем турыда беләсең килгән иде… Телисеңме? Сөйлим. Барысын да… Яшермичә…Үз гомеремдә беренче тапкыр…

Гөлинә Хашимның бу дәрәҗәгә төшкәнче эчкәнен беренче тапкыр күрә иде. Гомеренең күп өлеше исерек көйләп узды. Мәхмүтнең гәүдәсеннән алда акылы шайтан суына сатыла иде. Хашимга карагач, каршында лаякыл исерек булса да, күзләре аек калган ир-атны күрде. Гөлинә исерек Мәхмүт белән бүген нишләргә, иртәгә үзеңне ничек тотарга  икәнен яхшы белә иде. Ә бүген үтәли тишеп, баскан урыныңда кадаклап куя торган караштан ул үзен буар елан алдында ялгыз калган куян сыман хис итте.

— Синең минем белән сөйләшәсең килә иде. Шулаймы? Утыр.Тыңла. Мин сөйләп бетермичә бүлдермә. Сорау да бирмә.

Гөлинә сүзсез генә өстәл янындагы урындыкка елышты. Хашим аның каршысына  утырды. Сүзсезлек озакка сузылды. Һәрхәлдә Гөлинәгә шулай тоелды.

Мин детдомда үстем. Чын исемем дә, бәлки, Хашим булмагандыр. Мин туганчы ук  әткәйне кызыллар авыл читенә алып чыгып атканнар. Икмәген бирергә теләмәгән өчен. Әнкәй ачлыктан үлгән. Без биш бала булганбыз. Ачлыктан өчебез үлгән. Бер апам белән мине детдомга җибәргәннәр. Тик ул да үлгән. Мин бу дөньяда япа-ялгыз калганмын.Үзеңне белә башлаганнан бирле миллионлаган кеше арасында ялгыз икәнеңне тою, беләсеңме, ничек авыр? Син берәүгә дә кирәк түгел, сине берәү дә эзләми, авыр чагында юатмый, йоклаганда арык аркаңнан сөеп, юрганыңны ябып китми. Юк, белмисең. Чөнки син — көтү кешесе. Син һәрвакыт көтүдә булгансың, синең турыда кайгыртучылар булган. Соңыннан син үзең кем турындадыр кайгырткансың. Син бервакытта да ялгыз булмагансың, шуңа күрә мине дә бервакытта да аңлый алмаячаксың.

Гөлинә тетрәнеп ирен тыңлады. Менә Хашим иелгән башын күтәрде. Карашының  авырлыгы тел белән әйтеп бетерә алмас­лык моң белән алышынган иде. Тик хатыны белән карашлары очрашуга ул авырлык кире кайтты. Кысылган күзләрдән янә тәннәрне бөрештерерлек салкынлык бөркелә башлады.

— Без детдомда ач булмадык. Строй белән юынырга, ашарга, йокларга бардык, тезелеп басып, гөлчәчәктәй совет иленә дан җырладык… Безгә: “Сез — ятимнәр түгел, барыбыз турында да кайгыртучы Сталин — менә кем сезнең атагыз”, — дип өйрәттеләр.

Кечкенәдән арифметиканы ярата идем. Уналты яшем тулгач, мине бухгалтерлыкка укырга җибәрделәр. Әгәр шунда  Әсхәтне очратмаган булсам… Мин үземнең кем икәнемне дә белмәс идем. Бәлки, хәерлегә дә булыр иде. Кем белә… Әсхәт атасыннан баш тарткан “халык дошманы баласы” иде. Аңа әтисе шулай эшләргә кушкан. Без Әсхәт белән бик дуслаштык. Минем үз гомеремдә аннан да якын кешем булмады. Ул миннән бераз зуррак иде. Әсхәт миңа: “Үзеңне эзләп тап. Кеше тамырсыз яши алмый. Тамырыңны табу — үзеңне табу ул”, — диде. Кызганыч, без аның белән аерылыштык. Аны утыз тугызынчы елның кышында алып киттеләр. Дустым югалса да, аның әйткән сүзләре минем калебемә сеңгән иде инде. Мин үземнең кем икәнемне белдем. Әткәй-әнкәй турында да.Тик бу турыда  үземнән башка берәү дә белергә тиеш түгел иде. Мине Әсхәт шулай өйрәтте. Китек күңел белән үскән балага күп кирәк түгел шул. Ятимлек ачысына үч аласы килү теләге килеп өстәлде. Тик кемнән?

Мин техникумны бетергән елда сугыш башланды. Мине җәй көне  үк сугышка алдылар. Тик кемне яклап сугышырга тиеш идем соң мин? Хәләл көче белән эшләп тапкан икмәген бирергә теләмәгән әтиемне аткан кешеләрне яклапмы? Әллә әтиеңнең яшергән икмәге барын кызылларга барып әләкләгән, үзләренең  сыңар кәҗә асрарлык та көченнән килмәгән хәерче авылдашларым өченме? Ачлыктан шешенеп яткан әнкәй белән туганнарымны  каяндыр ярдәм йөзеннән килгән ризыкны таратканда исемлектән төшереп калдырганнары өченме? Имеш, әткәй үз теләге белән икмәген чыгарып бирмәгән. Мине гомерлек ялгызлыкка дучар иткән совет власте өченме? Я, әйт, кем өчен сугышырга тиеш идем мин?

Гөлинә, куркынып, як-ягына карады. Кемдер аларның сөйләшкәнен тыңлап торадыр кебек тоелды. Каршында нәфрәтеннән буылып, вакыт-вакыт өстәлгә суга-суга билгесез кемсәләрдән сорау алучы  ят кеше  утыра иде. Менә ул тонык күзләрен билгесезлеккә төбәп беразга тынып калды. Бугаз сөягенең бертуктамый аска-өскә йөрүе генә аның бик нык дулкынланганын күрсәтеп тора иде. Гөлинә, үзен урынына кадаклап куйган куркуны җиңеп, стаканга салкын су салды, ире алдына куйды. Бер сүз дә дәшмичә, кире урынына утырды.

— Мин сугышмаска булдым. Сугышка кергән беренче көнне үк үз бармакларыма үзем аттым. Белсәләр, аның өчен трибунал иде. Язмыш беренче тапкыр мине кызганды. Мине комиссовать иттеләр. Мин сау-сәламәт яшь егет сугышта катнашкан исем белән Казанга әйләнеп кайттым. Сугышта булуым турында  кире каккысыз дәлилем — ярам бар.

Хашим күлмәк җиңен күтәрде. Моңарчы иренең кулындагы җәрәхәт эзләрен күп тапкыр күргән  иде, югыйсә. Бу юлы өр-яңадан күргәндәй Гөлинә яра эзләренә текәлде. Җәрәхәт кул чугыннан бераз күтәрелгәч туктап кала. Иренә күтәрелеп карады, тагын җәрәхәткә… Кайда күргәне булды соң аның шушыңа охшаш җәрәхәтле кулларны. Күргәне бар бит. Бу куллар кайчандыр өстәл төя-төя нәрсәдер таләп иттеләр бугай. Хәтернең иң ерак почмагыннан, җанын авырттырып, Гөлинәнең күз алдына кырык дүртенче елның салкын кышы әйләнеп кайтты. Менә сары чәчле хатын, чыелдый-чыелдый, әнисен сүгә. Әнисе чарасызлыктан өзгәләнеп елый, ә җәрәхәтле кул өстәлгә суга-суга соңгы бәрәңгеләрен налог хисабына илтеп тапшырырга куша.

— Син… әллә…

— Әйе, мин. Сезнең соңгы ризыгыгызны тартып алырга кушкан кеше — ул мин. Сезнекен генә түгел. Бик күпләрнең. Балачагың турында сөйләгән көнне аңладым мин сүзнең үзем турында барганын. Андый очраклар күп булса да, нигәдер сезнеке хәтергә сеңеп калган иде.Чөнки үземне танымаган туган авылыма мин махсус кайттым. Максатым берәүгә дә сиздермичә, әткәй-әнкәй үлемендә гаепле конкрет кешеләрне табу иде. Таптым. Аларның берсе властьта утыра, авылдашларының рәнҗешләренә коенса да, бик рәхәт яши иде әле ул вакытта. Синең гаиләңне хаксызга рәнҗетүемне дә алар белән сөйләшкән кичне аңладым. Әтиең намуслы кеше, авылга беренче тракторны алып кайтучы булган. Бронь бирүләренә карамастан, үзе теләп фронтка киткән булган. Шулаймы?

— Әйе… Калырга мөмкин иде. Китте дә кайтмады.

Гөлинә, ишеткәннәрнең тәэсире никадәр тетрәндергеч булмасын, үзен сабыр тотарга тырышты. Мөлдерәмә аккан яшен күрсәтергә теләмичә, өстәлгә капланды. Хашим үз эшеннән үзе оялгандай, әкрен генә хатынының сулкылдаудан дерелдәгән җилкәсенә кагылды. Гөлинә җыерылып килде. Ир кулларын алды.

Синең мине күрә алмаска хакың бар. Каршыңда гаебем зур. Мин председательгә сезгә кагылмаска куша ала идем. Кушмадым. Ул көнне без  председатель өендә яхшы бәйрәм иттек. Сезнең ашарыгызга булмаса да, аныкы эчәргә дә, ашарга да җитәрлек иде. Хуҗа ләх булганчы эчте. Ә мин аны сөйләндердем. Ә әтиеңне, беләсеңме, нәрсә өчен яратмаган ул? Кулыннан эш килгән өчен. “Трактор аңа, дан-хөрмәт аңа, авылның чибәре аңа. Күбрәк булмасмы бер кешегә? Менә ул сугышта дөмегәчәк. Хатыны елап, үзе үк миңа киләчәк. Яшь чагында мыскыл иткәннәрне чыгарам әле мин ул хатыннан. Ата хөрәсәннең кем икәнен күрсәтәм әле мин аңа”. Әткәйне барып әләкләгән кеше дә шул булган. Алга таба да рәхәт яшәргә иде исәбе. Аның бөтен курыкканы сугыш бетеп, фронтовикларның кайтуы иде.Чөнки үзенә көн бетәсен аңламаслык ук ахмак түгел иде ул. Мин аңа бу рәхәтлекне татырга юл куя алмадым. Районга кайтып, “Партия дерективаларын үтәүдә йомшаклык күрсәтеп, совет властен астан җимерүгә юл куя”дигән бер җөмлә аның язмышын хәл итәргә җитте. Мин моның өчен үкенмим дә.

Гөлинә  гәүдәсен көчкә күтәреп торып басты. Бүлмәдән чыгып китәргә юнәлде. Алга таба монда калу мәгънәсезлек булыр иде. Әйберләрен җыеп, бу йорттан чыгып китәргә, беркайчан да әйләнеп кайтмаска, онытырга, яман төшне оныткандай онытырга кирәк  иде.

Тукта! Син әле тыңлап бетермәдең. Тыңла.

Таләпчән тавыш аны кире урынына  утыртты.

Сугыш елларында мин үзем теләгәнчә яшәдем. Дөресрәге, яшим дип уйладым. Чөнки кулга чикләнмәгән власть тоттырдылар. Җый гына. Нәрсә тартып алырга мөмкин, барсын да ал. Җиңү хакына! Сталин исеме белән! Ә беләсеңме, Сталинның күп балалы гаиләләрне, фронтовик гаиләләрен күп кенә налог, заемнардан кайсын тулысынча, кайсын өлешчә азат иткән указлары бар иде. Ә без вакланып тормадык, барысыннан да алдык. Цель оправдывает средства, ягъни.

Төрле шәһәрләрдә, төрле эшләрдә эшләргә туры килде. Кайда эшләсәм дә, өстәгеләр эшемнән канәгать булдылар.Чөнки мин алар кушканны төгәл үти идем. Күп кенә кешелеклелек ягыннан дөрес булмаган  карарларны да тормышка ашырдым. Күңелем кешеләргә каткан иде минем. Кызгандырырга тырышучылардан көлдем генә.

Мине бер генә нәрсә уйлаганымнан бераз чигенергә мәҗбүр итә ала иде -акча! Мин аларны санарга яраттым. Детдом баласының иң зур хыялы, беләсеңме, нәрсә? Үз куышың булу.Үзеңнеке генә. Берәү белән дә уртак түгел. Иртән күзеңне ачуга юынгыч янына чиратка басасың юк. Кухня плиткасы да үзеңнеке генә.Теләгән нәрсәне пешереп ашый аласың.Теләгән  вакытта йокларга ятасың. Менә нәрсә турында хыяллана детдом баласы. Һәм мин аны булдырдым. Берсен бар итүгә икенче шәбрәгенә күз төшә. Аннан да яхшырагын үзеңнеке итәсе килә. Ә акча бар.Чөнки аны биреп торалар. Талап алмыйсың, кешеләр үзләре бирәләр. Алмасаң, хәтта үпкәлиләр… Чөнки барысының да шәп яшисе килә. Ә бусы инде минем алу-алмаудан тора.

Әйе, тормышта нәрсә теләсәм, шуны булдыра алдым. Ике нәрсәне генә сатып алып булмады. Берсе — күңел тынычлыгы булса, икенчесе — яратуны. Күңел тынычлыгы яшь барган саен, чын фронтовиклар белән, я тол хатыннар, ятимнәр белән аралашкан саен югала барды. Алар алдында үземне гаепле сизәм, үземә аклану өчен мең төрле сәбәп эзлим. Ә ярата белмәү — минем иң зур фаҗигәмдер. Мине бит, үземне белгәндә, бер яратучы да  булмады. Өстәгеләрне яратмыйлар. Көнләшәләр генә. Акчамны яратучылар булды, ир-ат булуымны яратучылар булды. Ә үземне — юк! Шуңа күрә мин яратуның нинди булырга тиешлеген дә белми идем. Мин хәтта үземне дә яратмадым. Яраткан кыландым гына. Бик моңсу чакларда хыялымда әниемне күз алдына китерә идем.Ул мине ярата, алларына алып иркәли, чәчләремнән сыйпап йоклата, кыен чакта хәлемә керә. Шуларны күз алдына китереп йоклап китәм, кечкенәрәк чакта төшемдә күрсәм, уянгач елый идем. Сине күргәч, нигәдер: “Минем әнием нәкъ аңа охшаган булгандыр”, — дип уйладым. Шул сәбәпле сиңа өйләндем дә. Синең янда миңа чиксез рәхәт булды. Тик аны үзеңә сиздерүдән котым очты. Минем эчке дөньямны  белүгә, мине ташлап китәрсең, сине мәңгегә югалтырмын кебек тоелды. Гомеремдә беренче мәртәбә байлыгымнан башка нәрсәне югалтудан курыктым. Бәлки, ярату дигән нәрсә шул булгандыр. Ә менә үзем кереп качкан кабыктан чыга, үз-үземә бу рәхәтлекне татырга рөхсәт итә алмадым. Гафу ит мине.Тик болай да яшәп булмый икән.

Бүлмәдә сәер тынлык урнашты. Берәрсе башлап сүз әйтсә, тынлык пыяла кебек мең дә бер кисәккә уалып, йөрәкләрне җәрәхәтләр сыман иде.Урамда бәйрәм ыгы-зыгысы ишетелә, подъезд ишеге бертуктамый ачылып ябыла. Ә аларда кабер тынлыгы.

Беренче булып Хашим телгә килде.

Менә син хәзер барысын да беләсең. Мин үз гомеремдә беренче тапкыр кемгәдер күңелемдәгене ачып салдым. Мөгаен, соңгы тапкырдыр да. Минем  берәүдән дә бернәрсә дә сораганым булмады. Ә синнән сорыйм: ташлама мине. Булдыра алсаң…

Гөлинә, әйберләре салынган сумкасын күтәреп, ишек янына килеп басты. Аркасы белән ишеккә сөялде. Аның чыгып китәргә аягы атламады,  калырлык та көче юк иде.