Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Сигез чиләк бәрәңге (хикәя)
15.08.2013

Сигез чиләк бәрәңге (хикәя)

(Дәвамы. Башы узган санда)

Ярый әле озакка сузмыйча музыка уйный башлады. Кичәнең эчтәлегенә туры килсен диптер инде, сугыш елларында бик популяр булган вальс яңгырады. Алып баручы:

— Җиңүчеләребез хөрмәтенә! Белый вальс! Дамы приглашают кавалеров! — дип игълан итте. Гөлинә кемнедер чакырырга уйламады. Уйласа да, җитешмәс иде. Аягында басып тора алырдай бар булган кавалер  бию мәйданына чакырылды. Бил­геле, алар бөтен кешегә дә җитмәде.Кавалер белән бию бәхетенә ирешкәннәр, үзләрен үтә дә канәгать тоеп, мәйдан уртасында таптанды. Берничә пар вальс әйләнде.

Күңеленә ял эзләп килгән иде, ничектер ул теләгәнчә булып чыкмады әле бүген. Әтисе һәм сеңлесе кебекләрнең  гомере, әнисенең сәламәтлеге, үзенең һәм аның кебек күп, бик күпләрнең балачаклары бәрабәренә килгән җиңү көне иде бу. Клубка йөрүчеләр күңелле генә бәйрәм рухына кушылдылар, ә ул кырык дүртенче елның салкын кышыннан чыгып китә алмый. Ягыл­маган  мичнең тар сәндерәсендә бер-берсен җылытырга тырышып, иске тунга төренеп  утырган чаклары. Ул кышны сеңлесе язга  чыга алмады. Ут кебек янып, саташып бер атна ятты да,тынычланып калгандай елмаеп дөнья белән саубуллашты. Гадәттә мондый вакытта “якты дөнья белән,” диләр. Яктылыгын күрергә өлгермәде шул, бәгырь.

Шул көнне әнисен тагын кәнсәләргә чакырдылар. Налоглар түләмәве белән “Гитлер тегермәненә су коюын”  ныгытып аңлатып, тагын бер атна срок биреп җибәрделәр. Бер баласын бүген генә җирләгән, калган дүртесенә нәрсә пешереп ашатырга, ничек җылытырга белмәгән хатын хәлен кем аңлар?! Аңлаучысы ярдәм итә алмый. Солдат хатыны дип тә тормыйлар.

— Нигә еладың, әни? — дип сорады Гөлинә кып-кызыл булып кайтып кергән әнисеннән.

— Еламадым, кызым, җиле бигрәк ачы бүген, төньяктан исә.

Әнисе үзе шулай дип сөйләнә, үзе аңа туры карамый, йөзен яшерә.

— Гыймран абый нигә чакырган?

Шул сораудан әнисе “түгелеп ташыды”:

— Нигә булсын инде? Һаман шул налог, һаман шул заем. Әтиеңнең ут эчендә йөрүен дә уйлаган кеше юк. Мондагы ач солдаткаларны кымтырыклап, хәрәм ашап, шулкадәр кыланырга ничек оятлары җитә торгандыр мәлгуньнәрнең. Җир дә йотмый, ичмаса!

Әнисенең бу кадәр ачыргалануын күргәне юк иде әле.Түзгән булгандыр инде. Бүген көне дә нинди бит.Чакырмыйча берничә көн түзсәләр ярамый иде микәнни?  Гөлинә, әнисенең “кымтырык­лый” сүзен аңлап бетермәсә дә, начар нәрсә турында икәнен чамалады.

— Әни, сине дә кымтырыкламадылармы соң? — диде кыз әнисенең хәленә керәсе килеп. Әнисе башта аңламыйчарак торды да аннары кычкырып көлеп җибәрде.

— Юк, кызым, юк, мине кымтырыкламадылар.

Әнисе көлгәч, эшнең ул кадәр үк начар түгел дип аңлап, кыз тынычланып калды. Аннары әнисе самавыр куйды. Мич түбәсеннән эреле-ваклы балалар коелды. Бергәләп алабута кушып пешерелгән ипи белән кишер чәе эчтеләр. Әнисе ул көнне кәнсәләрдә булып кайтуын балаларның исенә төшермәде. Көннәр бераз сындырса, мәктәпкә дә йөри башларга кирәклеген сөйләштеләр. Өскә кияргә җылы киеме булмау аркасын да, Гөлинә инде ничә көн мәктәпкә бара алмый. Булган киемнәрне, әнисе белән абыйсы киеп, колхоз эшенә йөри. Гөлинә белән энесе Рәхим дә өйдә утыра. Кәримә әле бәләкәй. Ул да урамга чыгарга каршы килмәс иде дә, тик абый-апаларына булмаган кием аңа кая инде ул!

Тик көннәр тиз генә җылытырга ашыкмадылар. Гөлинә белән Рәхимнең мәктәпкә барасылары, иптәшләре  янында, кеше рәтендә йөриселәре бик килә. Әниләре, мәктәпкә җибәрмичә: ”Бүгенгә бармый торыгыз инде,” — дия-дия, тагын бер атнаны уздырды. Юка кием белән салкын мәктәптә утырып, авырып китүләреннән курыккандыр. Әле сеңелләрен авыл башына озат­канга да күпме генә бит.

Ул арада налог түләргә бирелгән соңгы атна да узды. Катып үлмәслек кенә ягыл­ган мич түбәсендә чыр-чу килеп яткан бәләкәйләрне тынычландырып, әнисе кайтуга учак үрләтеп ятучы кыз болдырдан каты-каты басып керүчеләрнең аяк тавышын ишетеп шомланып калды. Керүчеләрнең кем икәнен таныганчы,  суык пар өй түренә менеп утырды. Ишектән керүчеләрнең берсен Гөлинә шунда ук таныды: кайдандыр күчеп килгән, хәзер авыл мәктәбендә укытучы апа иде. Үзе татар булса да, исеме русча-Светлана. Кирәксә-кирәкмәсә кычкырырга ярата торган, усал телле апаларына авыл балалары озак ияләшә алмады. Бер ел элек мәрхүм булган, үзләрен генә түгел, әти-әниләрен дә укыткан олы яшьтәге Мәрфуга апаларын сагындылар. Гомерен шушы авылда уздырган, һәммәсенә укытучы гына түгел, киңәшче дә, сердәш тә, кирәк булса дипломат та булган укытучыны алыштырырга тиешле  җирән чәчле кырыс укытучы чит кеше иде авылда. Аны күрүгә Гөлинә коелды да төште.” Мәктәпкә йөрмәгәнгә сүгәргә килгән!”

Керүченең икенчесе — шактый ук яшь чырайлы таныш түгел ир-ат — керә-керешкә юлдашының колагына иелеп нәрсәдер сөйли, тегесе күңелле генә чыркылдый иде. Өйгә килеп керүгә, мизгел эчендә  керүчеләрнең тавыш төсмере кискен үзгәрде.

— Әниең кайда? — диде ханым, мичкә сыенган ябык Гөлинәне күреп.

Гөлинә ни дип әйтергә дә белмичә катып калды. Урманга  китте дип әйтә алмый бит инде. Сорамый алган бер кочак чыбык- чабык өчен дә кәнсә юлында йөртәләр. Кайберләре арырак та китә.

Укытучы апалары белән кергән кеше туп-туры түргә узды. Идән такталары аның артыннан сыкрап шыгырдады. Яхшы кайры тун кигән, папка тоткан бу адәм түр башындагы урындыкка хуҗаларча  барып утырды да сүз башлады:

— Нәрсә, без киләсен чамалап, чыгып тайганмы әллә? Шалишь, безнең кебек фронтовик егетләрне алай гына алдый алмаслар. Тиешлесен бугазларына басып алырбыз. Ирем фронтта дип тә сәбәп эзләмәсен. Аның кебекләр белән ил тулган. Барсын да кызгана башласаң…

Бу җанөшеткеч сүзләр Гөлинәнең аңына тиз генә үтеп керә алмады. Ул, әйтелгән һәр сүзне раслап мөһер суккандай, өстәл өстендә  тукылдаган бармак­лардан күзләрен ала алмый карап тора  иде. Уң кулының  баш һәм имән бармаклары урынында укмашкан ит кисәге; төзәлгән җәрәхәт эзләре, кызыл буразна булып, ир-атның күлмәк җиңенә кереп китә.”Фронттан кайткан!” — дип уйлады Гөлинә. Үз-үзен тотышы, аларның өйләрендә үзен хуҗаларча  тотуы ошап бетмәсә дә, кыз күңелендә фронтовикка карата хөрмәт хисләре уянды.

— Нәрсә авызыңа су каптың? Әниең кайда дип сорадым мин синнән!

Бусы — Светлана апасы тавышы. Кыз айнып киткәндәй булды.

— Белмим. Я күршеләргә кергәндер.

Гөлинәнең үз ялганыннан үзе оялып кызарганны күреп, мөгаен, көтелмәгән кунак­лар дөрес җавапка ирешкән дә булырлар иде, бәхеткәме-бәхетсезлеккәме, шулвакыт капка шыгырдаган тавыш ишетелде. Озак та үтмәде, бусагада әллә салкыннан, әллә дулкынланудан кызарган әнисе күренде.  Олы кеше белән исәнләшүне кирәк тапмыйча, аның исәнләшүен дә көтмичә, җирән чәчле укытучы хатын әнисенә “очып кунды”:

— Балаларны укырга йөртмибез, фронт­ка булышырга теләмибез! Бу нинди башбаштаклык, иптәш Кыямова! Сугыш чоры законнары белән аңлатсак, бу беләсезме ничек дип атала? Менә бу кеше — районнан килгән вәкил — эче пошканнан йөрми монда. Ничек тә җиңү көнен тизрәк якынайтыр өчен тырышып йөри. Әгәр дә барыбыз да шулай сезнең кебек ил язмышына төкереп караса…

— И, бер генә дә сатар әйберебез дә  калмады шул. Ничек кенә итеп түлим микән соң? Балалар да ачлы-туклы менә. Өскә киярлек киемнәре булмаганга бара алмыйлар инде алар мәктәпкә дә. Менә көннәр бераз җылытсын да, мәктәпкә барырлар анысы.

Түр башындагы вәкил телгә килде:

— Иптәш Кыямова, әгәр хәлегез сез әйткәнчә үк начар булса,  монда безнең белән тарткалашып тора алмаган булыр идегез. Әйтегез әле, бүген кичкә нәрсә пешерергә җыенасыз?

— Ачтан үлмәслек кенә шул бәрәңге дә чәй инде. Авыз тутырып соңгы тапкыр кайчан ипи ашаганнарын да оныттылар инде бәбекәйләрем, — диде әнисе,  кызгануларын өмет итеп.

— Базыгызны ачыгыз!

Әнисе бу кадәресен үк көтмәгән иде.Чарасызлыктан гаҗиз булып, өстендәге иске бишмәтен салып атты.

— Әнә карагыз, алыгыз ач сабыйларның соңгы ризыгын,- дип, баз какапкачын ачып җибәрде. — Күп булса сигез чиләк бәрәңге калып бара. Әле яз кояшы  карамый да бит. Быел нәрсә утыртырсың, балаларыңны ничек туйдырырсың, саклый алмаганнары өчен ирең алдында ничек җавап бирерсең дип сорагыз сез миннән! Ә сез тегесен түлә, монысын түлә дисез…

Әнисе башындагы шәлен йолкып алды да йөзен каплап сулкылдый башлады. Мич башындагы балалар куркышып, идәнгә коелдылар да әниләренә сыенып еларга керештеләр. Гөлинә ачык баз авызына карап катып калды.  Бәрәңгеләрен алып чыгып китәрләр микәнни? Болай да әнисе, аз булса да орлыкка да калсын дип, санап кына пешерә.

Бу күренеш чакырылмаган кунакларга артык тәэсир итмәде, ахры. Вәкил  торып басты, бер кулы белән өстәлгә таянды, икенчесе белән шапылдатып китереп сукты.

—       Кызгандырып маташмагыз. Сигез чиләк янында тагын сигезе табылыр. Иртәгә үк налог түләнгән булсын.Түләмәсәгез, үзегезгә үпкәләгез, — диде дә ишеккә юнәлде. Укытучы хатын, каты-каты басып, сүзсез генә аңа иярде.

Сигез чиләк бәрәңгене икенче көнне әнисе өйдән алып чыгып китте.

… Хашим Габбасович белән алар шул көнне таныштылар. Энә-җептән киенгән, үзен вәкарь белән тотучы ир заты ул көнне, башкалардан аермалы буларак, ялгыз иде. Күкрәгендәге орден-медаль колодкалары аның сугышта булганлыгына ишарә итеп торса да, әле ул гәүдәгә ярыйсы нык, төз.

Нәрсәсе беләндер ялгыз хатынның күңеленә ятты Хашим Габбасович. Бәлки, күп кенә сугышта катнашкан ир-атлар кебек, кеше белән танышып бетәр- бетмәс, үзенең сугыштагы батырлыклары турында сөйли башламагангадыр.

Ул кичне Хашим Габбасович Гөлинәне фатирына  кадәр озатып куйды. Гомерендә хатын-кыз буларак  нәзакәтле игътибарны сирәк күргән хатынга, бер караганда бу сәер булса, икенче яктан ошый да иде. Май аеның күңелләрне иләсләндерә торган бу кичендә Гөлинә үзен пенсиядән пенсиягә яшәүче, гомер баешына таба юл тоткан  тол хатын, өч онык әбисе итеп түгел,  хыялый яшь кызый итеп тойды. Әлбәттә, тойды гына. Үз-үзен тотышына, йөзенә чыгармады. Хисләренә йөгән салып, янәшәдә тегесен-бусын сөйләп кайтучы яңа танышына  күңелле үткәргән кич, озатып куйганы өчен рәхмәт әйтеп фатирына кереп китү ягын карады.

Гөлинә йокларга яткач та, тиз генә йокыга китә алмады. Сугыштан әйләнеп кайта алмаган әтисе, ялгыз килеш дүрт баланы аякка бастырырга азапланган әнисе турында уйлады. Каһәр суккан сугыш! Аларның бәхетле булырга хакы юк идемени? Күрә иде бит ул әтиләре сугышка китмәгән балаларга ничек икәнен. Гөлинә кебекләр хәерчелек-ачлыктан бер җәфалансалар, ятимлектән кимсенеп, мең җәфаландылар.

(Дәвамы киләсе санда)