Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Сигез чиләк бәрәңге (хикәя)
23.08.2013

Сигез чиләк бәрәңге (хикәя)

— Әйе, сугыш — сугыш инде, — дигән иде Хашим Габбасович. Ул нигәдер бер дә үзенең кайсы фронтта сугышуы турында сөйләмәде. Гөлинә моны ир-атның тыйнаклыгы дип тапты. Сүз күбрәк сугыштан соңгы еллар турында барды. Ул озак еллар җитәкче органнарда эшләгән икән. Дөрес, кайда икәнен төгәл генә әйтеп тормады.

Икенче тапкыр алар очраклы гына базарда очраштылар. Күптәнге танышлар кебек аралашып киткәннән соң, Хашим Габбасович аны чәй эчеп чыгарга фатирына чакырды.

— Килешерме соң? Хатыныгыз нәрсә әйтер? Кыяфәтем дә кунакка йөри торган түгел. Базарга гына чыккан кеше  бит мин, — диде Гөлинә.

— Башка кайгың булмаса, ансы өчен кайгырма, — диде ир-ат  “син”гә күчеп. — Беркем дә, берни дә әйтмәс…

— Уз әйдә түргә. Хәзер чәй куеп җибәрәм. Бигрәк кыздыра бүген. Җәйге эсселәрең бер читтә торсын.

Гөлинә кыенсынып кына Хашим Габбасович күрсәткән бүлмәгә узды.  Кояшлы урамнан кергәннән соң, өйдәге караңгылыкка башта ияләнә алмыйчарак торды. Бераз ияләнүгә үзен бай җиһазландырылган, теләсә кемгә тәтеми торган затлы фатирда икәнлеген аңлады. Менә яши беләләр икән кешелә-ә-ә-р! Гөлинә Хашим Габбасовичның фатирын үзенең сыерчык оясы  белән чагыштырып куйды. Бик зур түрә булгандыр бу яңа танышы. Мондагы күп нәрсәне Гөлинә күрсә дә, кинода гына күргәндер. Тик нигәдер калын шторалар ярым ябык хәлдә, фатирда күптән җилләтелмәгән җирдә була торган ис бар иде. “Ачсам, ошатмас инде, килеп кермәс борын үз тәртипләрен урнаштыра, дияр”. Шулай да Гөлинә штораларны барып ачасы итте. Чыннан да, бүлмәгә күптән хатын-кыз кулы тимәгәнгә ошаган. Нәрсәсе беләндер ул кеше яшәгән бүлмәдән бигрәк, музейны хәтерләтә иде.

Хашим Габбасович бүлмә ишегеннән Гөлинәне күзәтеп тора икән.

— Нәрсә, ошыймы әллә?

Мондый очракта хуҗага ни дип җавап бирергә була инде!?

— Әйе, фатирыгыз безнең ишеләрнең төшенә дә керми торган. Боларны алу түгел, табу да бөтен кешегә эләкми торгандыр.

— Акыллы хатын икәнең күренеп тора. Мал кадерен белә торган. Ә минем хатын менә шуны бәяли белмәде. Миннән  китте. Балалары белән тора. Шушындый җәннәтне ташлап.

Гөлинәгә кыен булып китте. Ялгыз ир торган фатирга килеп кергәнмени әле ул. Күңеле белән ул ирне өйдә хатыны каршы алыр, аның белән Гөлинәне таныштырыр, чордашлар буларак сөйләшә-сөйләшә чәй эчәрләр дип уйлаган иде.

Утырса да утырды чәй өстәле янына, утырмаса да. Хашим Габбасович  өстәл әзерләгәндә Гөлинәнең күзе аның уң кулына төште:  кулның баш һәм имән бармаклары юк иде. Тик моны ир-ат тоймый да кебек. Хәрәкәтләре җитез, төгәл. Калган өч бармагы белән уч төбе сул кулы ярдәмендә кирәк әйберне ала-куя, тота ала иде. “Сугыш яраларыдыр инде, — дигән уй килде Гөлинәнең башына. — Җае килсә, тарихын сөйләтермен әле”.

Чәй артында Хашим Габбасович үзенең сугыштан соң  үтә дә җаваплы эшләрдә эшләп, шәхси тормышын тиз генә кора алмавы, кырык яшьләр җиткәндә генә ике балалы тол хатын белән кавышып, аның балаларын үзенеке кебек карап үстерүе, кызганычка каршы, аларның яхшылыкның кадерен белмәүчеләр булып чыгуы, хәзер мөстәкыйль яшәүләре турында күңел кылларын тибрәтерлек  кызганыч кыйсса сөйләде. Җитмәсә, хатыны да   берничә ел элек Хашим Габбасовичның гомер буе тир түгеп тапкан байлыгын, җәннәт кебек тормышын санга сукмыйча, балалары янына торырга киткән икән.

—       Аны да аңларга була, миңа килгәнче, аның мондый байлыкны күргәне  булмаган, шуңа күрә кадерен дә белмәде. Балалары да шундый ук. Люмпен-пролетарий нәселеннән, кыскасы. Миннән тел бөгеп сорыйсылары килмәде, мәктәпне бетерүгә эшкә кереп, читтән торып укыдылар. Хәзер сәлам дә бирмиләр.Тамакларын кем туйдырганын оныттылар.

Хашим Габбасович ялгызлыктан башка бернәрсәнең дә борчымавы, бернәрсәгә дә мохтаҗлыгы юклыгын әйтеп, икенче темага күчте. Теләге — үзен аңлардай, үзеннән яшьрәк ханымны очратып, калган гомерен тыныч гаилә тормышында үткәрү икән.

—       Гөлинә ханым, сез нәкъ шундыйга ошап торасыз, — диде ир-ат, нигәдер кабат “сез”гә күчеп. Безгә, мөгаен, алга таба да аралашырга кирәктер. Язмыш безне юкка гына очраштырмагандыр. Бәлки…

Мондый кискен күчешне көтмәгән хатын башта югалып калды. Ни әйтергә дә белмичә, үзенең бу темага сөйләшүгә әзер түгеллеген, аларның болай чәй эчеп утыруларының очраклы гына килеп чыгуын әйтеп, рәхмәт әйтеп, табыннан күтәрелде. Хашим Габбасович, хатынның ут капкандай кылануын күреп, көлеп җибәрде.

—       Мин сезгә бүген үк калырга тәкъдим итмим бит. Нигә шулкадәр куркуга төштегез?

Гөлинә үзенең кыланмышыннан үзе оялып куйды. Унбиш яшьлек кызмыни! Чыннан да, гайре табигый нәрсә әйтте соң әле яңа танышы. Үзен әдәпле тота. Сөйләшү тонында һавалылык сизелә сизелүен. Түзмәстәй түгел. Гомер буе үзен дөньяның кендеге дип яшәгән кешеләрнең барысында да була  инде анысы.

— Юк, юк! Мин куркудан түгел. Чәегез өчен рәхмәт. Бик тәмле булды. Миңа кайтырга кирәк. Оныгымны китерәселәр иде. Бөтенләй онытып җибәргәнмен бит.

— Юкка борчыласыз. Хәзер машинада гына җилдереп илтеп куям мин сезне. Бәхеткә, аны гаражга илтергә өлгермәгән идем.

Гөлинә, чыннан да, ул вакытта Хашим Габбасович башлаган сөйләшүгә әзер түгел иде.Тик вакыйгалар, үз көенә агып, Гөлинәне кабат шушы йортка китерде. Кунак сыйфатында түгел, хуҗабикә сыйфатында. Күрәсең, соңгы елларда тормышны ялгыз сөйрәп барудан талчыгу, Хашим Габбасовичның тәкъдиме, кызы Розаның: “Бәхетеңне сынап кара”, — дип әйтүе үз эшен эшләдеме, Гөлинә көзнең беренче көннәрендә сугыш һәм хезмәт ветераны Хашим Габбас улы Гыйбадуллинның никахлы  бичәсе булып китте.

Карап торуга, бик бәхетле Гөлинә: башкала уртасындагы зиннәтле фатирда мөмкин булган барлык ташламалардан файдаланып, көнкүрешен ярыйсы ук җайга салып яши белгән ир хатыны булып яшәү күп кенә ялгыз хатыннар өчен ирешеп булмастай хыял гына икәнен ул үзе дә яхшы аңлый. Ир канаты  һәрвакыт зәвык белән киенер, яхшы машинада дәрәҗә саклап кына йөрер, үзе башлап теләсә кемгә сүз катмас, сәламнәрне вәкарь белән кабул итеп, артык сүз озайтмыйча гына юлында булыр. Гөлинә дә акылсыз хатын түгел: мондый ир янында үзен ничек тотарга икәнен яхшы белә. Ул Хашим Габбасович хатыны ролен тиз үзләштерде. Бу хәл иренә бик ошый, хатынны дөрес сайлавына эчтән генә бик сөенә  иде.

Әйе, гомер көзендә булса да, Гөлинәнең: “Ниһаять, киң җилкә ышыгында тормыш җилләреннән курыкмыйча, хатын-кыз булып кына яшәү бәхетенә ирештем, ахры”, — дип  өметләнеп  яткан көннәре.

Хашим Габбасович көнкүреш дилбегәсен үз кулында нык тота. Гөлинәгә  тегесен-монысын каян табыйм дип   баш ватасы юк. Кибет киштәләренә ач тычкан асылынырлык булса да, аларның өстәлендә  кунак сые булырдай ризык өзелми. Дөрес, нәрсәнең кайсы көнгә кадәр җитәргә тиешлеге конкрет билгеләнгән, һәрнәрсә хисапта. Моңа кадәр үзе табып, үзе бүлгән Гөлинәгә мондый нәрсә ошап бетмәде, әлбәттә. Үзен өйдә тулы хокуклы хуҗабикә итеп сизмичә, бераз кыбырсыйсы килсә дә, икенче яктан бу хәлнең уңай ягын табып тынычланырга тырышты: “Үзе икән үзе! Нидер җитмәсә, минем эшем булмас. Мин — бәләкәй кеше!”

Гөлинәнең фатирына авылдан килгән студент кызлар керттеләр. Аннан килгән акчаны хатын уртак казнага сала. Шулкадәр үк Хашим Габбасович куя. Җитмәгәнен тигез итеп (!) пенсиядән тагын өстиләр. Барысы да гадел, алдау юк, тигезлек!

Фатирдагы эшләрне дә бергәләп эшлиләр. Дөресрәге, Гөлинә ире эшләргә рөхсәт иткән кадәресен эшли. Мәсәлән, аш бүлмәсен ул җыештыра, ә залдагы зиннәтле шкаф кебек җирләргә  якын килми, андагы эшләрне  Хашим Габбасович үзе башкара. Хрусталь савыт-саба, статуэткалар, документлар, тагын нәрсәләрдер тулы киштәләргә  Гөлинәнең кулы тими. Кием шкафында да   ул эчке киемнәр куелган өлеше  һәм үз киемнәре өчен җаваплы. Иренең бу таләпләре Гөлинәгә сәер тоелды. Аннары гомеренең күп өлешен  ялгыз яшәп үткәргән ир-атка хас сыйфатлардыр инде бу дип, анысына да игътибар итмәскә тырышты.

Үзенең үткәне турында Хашим Габбасович берни дә сөйләми диярлек. Әйтерсең, ул булмаган. Бик сирәк, үзе генә белгән ниндидер вакыйга хөрмәтенә бераз затлы коньяк тотып алса гына (андый очракларны алар бергә торган ярты елда ике-өч кенә тапкыр хәтерли Гөлинә), кемгәдер  нәрсәдер исбат итәргә теләгәндәй, үз-үзенә сөйләнгәнен ишеткәне бар:

—       Җиңдек, дисез инде… Күкрәк кагасыз. Нәрсәгез бар соң сезнең җиңүче булып. Түшегезгә таккан калайларыгыздан башка. Минеке дә бар алар. Сезнеке  төсле булмаса да бар. Һәм тагын сезнең төшегезгә дә кермәстәй нәрсәләр бар. Мескеннәр…

Гөлинә ишеткәннәреннән берни дә аңламаса да иренең бик катлаулы, йомык холыклы кеше икәнен чамалаган иде инде. Үзенең бу өйдәге урынын да аңлап бетермичә аптырап  утырган чаклары аз булмады. Карап торуга бар дә әйбәт кебек, югыйсә. Тик нидер җитми. Нидер түгел, ир белән хатын арасында булырга тиешле җылылык, эчкерсезлек, бер-береңне сүзсез дә аңлау җитми иде.

—       Ике ялгызны кушып кына гаилә булмый торгандыр шул инде. Бигрәк тә бу яшькә җиткәч,-дип уфтанса да, кире фатирына кайтып китүне хатын уена кертмәскә тырыша. Нинди булса да, янында иптәш бар. Эчми, сукмый-какмый, акча мәсьәләләре алдан ук  хәл итеп куелган, балаларына барганны сүз итми. Дөрес, үзләренә  чакырырга дә тәкъдим иткәне булмады.

Тыштан карауга тыныч кына, салмак кына аккан көннәр агышында  Гөлинә җавап эзләгән сораулар ярыйсы ук. Янәшәңдәге кеше турында берни дә белми яшәү дә кыен икән ул. Начармы-яхшымы — барысын да үтәли күреп, кулыннан килгән кадәр үзенчә хәл итеп өйрәнгән кешегә бигрәк тә.

Иренең  үткәнендәге һәм күңелендәге пәрдәне бераз гына булса да күтәрәсе килә иде Гөлинәнең. Яшь аермалары ун еллап булса да, бер чор кешеләре ич алар. Дөньяның уртак  ачысы-төчесе дә, кайгы-шатлыклары да булгандыр.  Гөлинә, җаен туры китереп, бер кичне үзенең ачлык-ялангачлыкта үткән,  ятимлек, кимсенү тулы балачагы, сугыштан соңгы елларда нинди авырлыклар кичергәннәрен сөйләде. Үзе сөйләде, үзенең күзеннән мөлдерәп яшь акты. Көчле булып туйган хатынның кемнәндер кызгандырасы, юаттырасы килә иде. Бер дә булмаса, үз тормышын сөйләп: “Ул вакытта сез генә түгел, бөтен кеше дә шулай интекте. Ил белән бергә  күрдек” кебегрәк фикер әйтеп тынычландыруны көтте Гөлинә. Ул, яшен йота-йота, күрше Тәслимә апалары тамак чиреннән үлгәннән соң, биш баласын төрле детдомга таратулары, аннары әтиләре авыр яраланып авылга кайтып егылгач, балаларын эзләтерлек  хәле дә булмыйча, бер айдан нарасыйларын күрә  дә алмый үлеп китүе турында сөйләде.

(Дәвамы 36нчы санда)