Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Сигаевода — авыл спорт уеннары
14.07.2016

Сигаевода — авыл спорт уеннары

Узган чәршәмбедә Сигаево авылында республика җәйге авыл спорт уеннарын ачу тантанасы узды. РФ Авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев һәм Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев чараның мөхтәрәм кунаклары булды.
Регион җитәкчесе үз чыгышында әлеге уеннарның беренче мәртәбә 1992 елда Сарапул җирлегендә узуын билгеләп үтте. “Безнең авыл спорты шушы еллар эчендә зур юл узды. Уеннарда катнашу — зур мәртәбә. Ә җиңүчеләр үз районнарында чын геройлар булалар. Үсеп килүче буын алардан үрнәк ала һәм бу шулай булырга тиеш. Моннан тыш авыл уеннары ярдәмендә күп кенә район үзәкләрендә яхшы спорт базалары барлыкка килде. Яңа стадионнар, спорт заллары, чаңгы базалары төзелде. Сигаеводагы стадион да яңарыш кичерде. Биредә хәзер гел югары күрсәткечләргә генә ирешеп булачак. Бүген һәр катнашучыга да үз районы данын яклаганда уңышлар телим”, — дип спортчыларны сәламләде Александр Соловьев.
РФ Авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев Удмуртия авыл хез­мәтчәннәренә ярышларда уңышлар һәм республикабыз, илебез файдасына кыл­ган көндәлек фидакарь хезмәтләрендә дә югары үрләр яулауларын теләде.
Тантана барышында Россиянең иң яхшы сабанчысы Вадим Зарецкихка УАЗ автомобиле ачкычлары һәм Удмуртия Республикасының Мактаулы грамотасы тапшырылды.
XXV республика җәйге авыл спорт уеннарында катнашучылар барлыгы 16 спорт төре буенча көчләрен сынадылар. Чарада республиканың 25 районыннан 1400 атлет катнашты. Барлыгы 130 медаль ком­­п­лектлары уйнатылды.

4 көн ярышлардан соң өч төркемдә җиңүчеләр билгеләнде.

1нче төркем
I урын — Завьялово районы
II урын — Сарапул районы
III урын — Ува районы

2нче төркем
I урын — Шаркан районы
II урын — Кизнер районы
III урын — Якшур-Бодья районы

3нче төркем
I урын — Юкамен районы
II урын — Каракүл районы
III урын — Дебесс районы