Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Сер капчыгым
28.01.2016

Сер капчыгым

“Яңарыш”, яңа елга — юбилей елыңа аяк бастык. Яңа елда тәүге саныңны кулга алдым. Озак яллар булды, сагындыргансың. Үзең дә сизгәнсең икән: ике саның бергә килде. (Рәхмәт кызларга озын ялларда да газета укучыларының мәнфәгатьләрен кайгыртканнар). Хәер, атна саен көтеп алам үзеңне. Менә бүген дә укый башладым. Баш мөхәррир Рәмзия ханымның беренче биттәге язмасын укып борчылдым: укучылар кимегән. Кризис кемнәрнеңдер кесәсенә суга шул. Алай да тугры дусларың саны өч меңнән артык, рәхмәт аларга. Гадәтемчә “Алтын йомгак” сәхифәңне ачам. Монысы узган гасыр азагыннан калган гадәтем. “Яңарыш”, без бит синең белән нәкъ менә шушы сәхифә аша таныштык, дус­лаштык. Мәктәптә укыткан елларымда укучыларым белән аларның иҗат җимешләрен сиңа юллый һәм, алар басылып чыккач, бергәләп сөенә идек. Рәхмәт сиңа: бер генә язмабызны да игътибарсыз калдырмадың. Күпме укучыларыма “Көмеш каләм” бәйгеләрендә, очрашуларда дипломнар, мактау кәгазьләре, бүләкләр биреп, тантаналы мизгелләр бүләк иттең. Синең аша укучыларым Гөлнара һәм Рәмзилә Хөрмәтовалар журналистика дөньясына аяк бастылар.
Хәзер “Алтын йомгак”та Яңа Авыл мәктәбе исеме астында язмалар чыкмый инде, башлангыч мәктәпкә калдык. Нәкъ менә шул вакытта 2011-2012нче елларда үзем яза башлаганмын, яраткан эшемнән аерылгач, сине киңәшчем, дустым итеп сайлаганмын икән бит мин. Элекке укытучыларның күбесендә шундый гадәт бар иде: кирәк булыр, дәрестә я тәрбия сәгатьләрендә файдаланырмын дип, аерым папкаларга газета материалларын җыеп бара идек, безнең компьютерлар шул папкалар иде. Шуларның берсендә — үз язмаларым. Кайта-кайта укыйм. Моң-зарларымны да, сөенечләремне дә сиңа сөйләгәнмен, яраткан “Яңарыш”ым, рәхмәт, берсен дә игътибарсыз калдырмагансың.
Хикәяләремне дә (шулай дип атарга яраса) син бастырып чыгарасың. Аларны яза башлавым да сәер генә булды. Кеше язмышына битараф кала алмыйм бит мин. Хастаханәдә ятканда, ятак күршем бик гыйбрәтле тормыш юлын сөйләде, озак кына уйланып йөргәч, аның рөхсәте белән, мин бу турыда язып карадым. “Гомер йомгагын сүткәндә” дигән беренче хикәям шулай барлыкка килде, ә син аны кабул итеп алдың, “Яңарыш”ым, шуннан соң егермеләп әсәремне бас­тырып чыгардың. Кызларың да якын киңәшчеләремә әверелде. Рәхмәт, кызлар, сезгә: һәр сәхифәгез кызыклы, файдалы. Ә аны әзерләү, газетаның йөзен, тиражын да саклап калу өчен күпме көч-тырышлык куйганнарын кызлар үзләре беләләр дә без, хәбәрчеләр, аларның телефон шалтыратуларыннан әзрәк чамалыйбыздыр. Һәр сәхифәнең үз авторы бар. Шагыйрә Әлфирә апа Низамованың шигырьләреннән җаныма рухи азык алсам, аның мәкаләләре аша туган авылым Исәнбаем, авылдашларым язмышы белән хәбәрдар булып яшим, алар миңа яңа яклары белән ачыла, яшьләр белән танышам. Әлфирә апаның һәр язмасында авылдашларыбыз белән горурлану, ярату хисләре чагыла. Әни, әби кеше буларак, киләчәк буын язмышы өчен дә борчыла ул. Гәүһәрия апа Шәймәрданова, Гүзәлия апа Исмәгыйлева, Гөлфидә апа Мәрдановаларны педагоглык эшчәнлегемдә һәрвакыт остазларым дип санадым. Гөлфидә апаның беренче санда “Җанга якын юлны сайла” мәкаләсендә дә башкаларындагы кебек бала язмышы өчен борчылу, белем бирү, тәрбия өлкәсендә алда туган кыенлыклар, алардан чыгу юллары да күрсәтелгән. “Белем һәм тәрбия” сәхифәсе — мәктәптә, балалар бакчаларында эшләүчеләр өчен тәҗрибә алмашу өлкәсендә бик файдалы сәхифә. Күпсанлы татарлар яшәгән Удмуртиядә бердәнбер татар басмасы буларак, ерак татар авылларында яшәүче балаларда, милли үзаң, гореф-гадәтләргә, татар халкына, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә бик зур өлеш кертәсең син, “Яңарыш”. Үзең генә түгел, синең яшьтәшең “Хәерле кич” телевизион тапшыруы да бу өлкәдә зур хезмәт куя. Альбина Шәйхетдинованың мәкаләсе аша тәүге саныңда бу тапшыруның кызыклы тарихы белән дә таныштыргансың.
Һәр сәхифәңнең үз укучылары бар, әмма “Дин һәм әхлак” битен беркем дә читләтеп үтмидер. Мондагы үтемле вәгазьләр, намаз вакытлары, мөселман кардәшләребезнең кылган из­ге гамәлләре, гыйбрәтле хәлләр турындагы язмаларга битараф калып булмый. Роза апа Никашеваның тәүге сандагы “Көнләшү” дигән язмасын укып чыккач, күптән түгел генә Ульяновскида укучы кызларның вәх­шиләрчә иптәшләрен кыйнау­лары турындагы Россияне шаулаткан, телевизор экраннарына кадәр менгән вакыйга турында уйлап куйдым: ай, имансыз яшьләр үсә… Аллага шөкер, дөнья имансызлардан гына тормый. “Яшьлек адымы” сәхифәң иманлы, алдынгы карашлы, милләтебезнең киләчәген кайгыртырдай яшьләребезнең тор­мыш-көнкүреше, эш-шөгыльләре, киләчәккә уй-хыяллары белән таныштырып бара.
Кемнәрдер газетаны соңгы биттән укый башлый. Болар әдә­бият-шигърият сөючеләр: кайсылары үзләре яза, кайсылары укырга ярата. Аларның да күңелен күрә беләсең, “Яңарыш”. Һәр саныңда үз шигырьләре белән укучысын сөендергән Әлфирә апаның шигыре монда да хисләрне кузгатып, күңел кылларын тибрәтә, табигать белән кеше халәтенең тәңгәллеген тудыра:
Ялгышлардан толым-толым
Үрелә шул язмышлар…
Табигать тә хилаф түгел,
Анда да бар ялгышлар!..
Татар язучыларының хикәя­ләрен, бу жанрда үз төбәгебездә иҗат итүчеләр өчен дә аерым битең бар синең, газетам. Анысы белән проза сөючеләреңне сөендерәсең…
Үзем язам, үзем битләреңне актарам, сәхифәләреңне барлыйм: котлаулар, атналык телевидение программасы, сәхнә тормышы, файдалы киңәшләр — уналты битлек гаилә газетасы. Һәр атнада… Елда илле ике атна… һәм егерме биш ел!.. Бу синең татар милләте өчен башкарган бәяләп бетергесез зур хезмәтең — чирек гасырлык хезмәтең!.. Чирек гасыр гына түгел, гасырлар буе милләтебез өчен хезмәт итеп, аны сөендереп яшәргә язсын сиңа, “Яңарыш”ым!

Розалия Кәримова,
Яңа Авыл.