Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


22.08.2014

Серле күчтәнәч

 Ижауда нәшер ителүче «Яңарыш» газетасы белән сайт аркылы таныштым. Тора-бара «Вконтакте» сайтында журналистлары белән аралаша башладым. Шушы көннәрдә кызлардан “күчтәнәч” алдым, ягъни “Түгәрәк уен”фестиваленә Буа районы үзешчәннәрен алып барган шофер Николай аркылы алар миңа “Яңарыш” газетасын юллаганнар.

Газеталарны бик күп укыган, күргән, үзем дә чыгарышкан кеше буларак: «Бу газета мине нәрсәсе белән таң калдырыр?» — дип, исем китмичә генә укырга тотындым… Гаҗәп! Аерыла алмыйча бер сәгатем узып та киткән. Матур сәхифәләр, якты төсләр, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып языл­ган язмалар, кызыксындыручан мәкаләләр. Һәр юбилярны фотосурәте белән биргән котлаулары… Мөгаллимә буларак, мине укучылар иҗатына адрес­ланган «Алтын йомгак»сәхифәсе үзенә бик җәлеп итте! Укучылары белән ныклы элемтәдә дә икән әле «Яңарыш»! Дини тормыш, публицистика,»Яшьлек адымы», бер дигән «Әдәби сәхифә»ләре… Юк болай кыскача гына аңлатып бетерә алмас идем Ижау дусларның мәртәбәле хезмәтен! Сөбханалла-машалла! Әле Николай китергән газеталар сюрпризлы да булып чыкты. Анда минем хикәям дә басылган! Менә сиңа мә!»Яңарыш»лыларга рәхмәттән башка сүзем юк. Татарстанда чыга торган күп басмаларның борынына чиертерлек 16 битлек бер дигән газета чыгаралар Удмуртиядә! Игелекле гамәлләре өчен Ходаем шатлыклары белән сөендерсен үзләрен.

Гөлнур Айзат, Буа шәһәре.