Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Сез яздыгызмы?
16.09.2021

Сез яздыгызмы?

10-12 сентябрь көннәрендә бөтен дөньяда “Татарча диктант” акциясе узды. Әле­ге әһәмиятле чарага Удмуртия татарлары да кушылды. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, татар әдәби телен кулланучыларның даи­рәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Ләкин аның иң мөһим миссиясе – татарлыкны саклап калу.

Узган атнада редакциягә бер ханым килеп керде. “Кызлар, әйтмәссезме, быел “Татарча диктант” язу буламы? Бик тә язасым килә”, — диде ул. Шулчак Рәзилә ханымны танып алдым. Узган ел “Татарча диктант” үткәч кенә редакциягә килеп, шул сорауны биргән иде. Ул тумышы белән Әгерҗе районы Көчек авылыннан. Туган авылы мәктәбендә белем алган. Барлык фәннәрне дә татарча укыган. “Рус телен дә яртылаш татарча укыдык инде”, — диде ул елмаеп. Бу юлы вакытында килүенә шатлануын яшермәде. Без аның белән Муса Җәлил исемендәге китапханәдә очрашырга сүз куешып, саубуллаштык.Агымдагы елда “Татарча диктант” язу 3 көнгә сузылды: 10сы көнне – Татарстанда гомер итүчеләр, 11ендә — Россия төбәкләрендә яшәүчеләр, якшәмбе көн чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез үзләрен сынап карадылар. Муса Җәлил исемендәге китапханәдә диктант язып бетергәч, Рәзилә ханым белән аралашып алдык: “Бүген хәтта бәрәңге алырга авылга кайтмыйча калдым. Бик нык “Татарча диктант” язып ка­рыйсым килде. Диктант язганда, мәктәп елларым, укытучыларым исемә төште, аларны хәтердән үт­кәрдем. Диктант тексты авыр булмады. Тыныш билгеләрен уйлап куярга кирәк иде. Авыр сүзләрне язганда һәм шулай ук тыныш билгеләрен куйган чакта мәктәптә өйрәнгән кагыйдәләрне исемә төшердем. Бертөрле җаваплылык тоеп, икеләнү хисе белән килсәм дә, диктант язу башлангач, бөтен дөньямны онытып, рәхәтләнеп яздым. Күңелгә рәхәтлек бирде бу диктант язу“, — диде ул.
Мин үзем татар мәктәбен, университетта татар бүлеген тәмам­ладым. Акциядә белем­нәрем­не тик­шереп карыйсы килде. Узган ел телевизор экраны каршына утырып, анда диктор әйткәнне язган идем. Хәтта икесен дә яздым, Татарстан өчен һәм Россия төбәкләре өчен. Телевизор экраны аша диктант язуы авыр, кайчак яңгырап ишетелә, аңлашылмаган урыннары да булды, балаларның әле берсе, әле икенчесе нидер сорап килә. Өлгермәгән, ишетмәгән очракта, сорап та булмый. Шулай булса да, диктантны язып, ватсап аша фотога төшереп җибәрдем. Бер айдан соң электрон почтама ике “5”ле килеп төште. Быел бергә җыелып диктант язу рөхсәт ителгәч, китапханәгә юл тоттым.

Зәнфирә Мусина (катнашу­чы­лар­ның иң өлкәне, 80 яшь): “Мәк­тәптә башкортча укыдым. Тик шулай булса да, татарча язарга тырышам. Менә бүген дә тырышып карарга дип килдем. Тыныш билгеләрен кую кагыйдәләрен исемә төшердем. Өйрәнү, белем алу ничә яшьтә бу­луыңа карамыйча, һәрчак кирәк».

Халидә Сәлахиева (Сосмак авылы): “Авыл китапханәсенә җыелып, дөньякүләм “Татарча диктант” акция­сенә кушылдык. Быел без өченче тапкыр катнаштык. Узган елда 12 кеше язган идек, быел коронавирус булу сәбәпле, 6 кеше генә катнашты. Зөлфирә, Салисә әбиләр һәм Рау­шания ел саен “4”ле билгесен алдылар. Быел да алар сынатмадылар. Өлкәннәрдән яшьләр дә калышмый. 32 яшьлек Гүзәл “5”легә язды. Без алар белән горурланабыз. Димәк, авылда татар теле сак­лана. Ибраһим Сәлаховның “Томаннарга төренгән яшьлек турында” дигән әсәреннән өзек яздык. Ана теле бер генә. Бүгенге көндә милләтне, телне саклап калу үзебездән тора. Аның өчен балаларыбыз белән матур итеп ана телебездә сөйләшик, динебезне тотыйк, гореф-гадәтләребезне саклап яшик”.

Мәсхүдә Бәхтиева (Тауҗамал): “Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге рәисе Илсур Миңнемуллин татарча диктант акциясе турында әйткәч, без дә бу акциягә кушылырга уйладык. Быел без беренче тапкыр яздык. Байсар авыл клубына Тауҗамал, Кияс, Подгорное, Байсар авылларыннан 8 кеше җыелды. Мин текстны укыдым. Иң өлкәненә 70 яшьтән артык булса, иң яшенә 30 яшь иде”.

Мәүлидә Фәйрузова (Сарапул): “Диктантны “Электрон” мәдәният йортында яздык. Беренче тапкыр диктант язарга, “5”ле алырга дип килгән идем. Мине диктант яздыручы итеп куйдылар. 9 кеше язды, шуларның 3се ир-ат иде. Диктант язучының иң өлкәненә 73 яшь булса, иң яшенә 30 тирәсе иде. Пандемия булгач, саклык чаралары күрелде. Мин инде эшләрне тикшердем, 3 кеше “4”легә язды. Нәтиҗәләр яхшы. Тик тикшерү таләпләре бик катгый куелган. Мәктәптәге шикелле генә түгел. Ул көн “Әдәби шимбә” дип игълан ителгән иде. Балалар да, өлкәннәр дә татарча шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләделәр”.

Лилия Александрова (Алнаш, Бакыр Заводы): “Без Бакыр Заводында өченче елын инде диктант яздык. Укытучыбыз Рәмилә Рәфыйкова диктантны укыды, без яздык. Авылыбыз клубына 7 кеше килгән иде. Мәчетебез имамы Илсур Абзалетдинов та диктант язуда катнашты”.

Мәрьям Арасланова (Тегермән авылы): “Үз туган телләрен ни дәрә­җәдә белүләрен сынарга теләү­челәр клубка җыелды. Авылда Интернет начар тоту сәбәпле, теркәлергә җитешмәдек. Район үзәкләреннән, шәһәрләрдән ерак авылларда Интернет юк, булса да начар эшли. Күпчелек кешенең электрон почтасы да юк. Шунлыктан эшне оештыру авыр булды. Шулай булса да аптырап тормадым. “Алмачуар” әсәреннән өзек алдым да авылдашларыма яздырдым. “Татарча диктант” язу идеясе бик яхшы, әмма безнең кебек Интернет начар тотучы авылларда яшәүчеләр өчен бик уңайсыз. Киләсе елда моны искә алсыннар иде. Удмуртиядә уза торган «Тоталь диктант»ка да кушылабыз без. Анда җайлырак. Текстны радиодан укыйлар, син шуны тыңлап язасың һәм фотога төшереп җибәрәсең. Бер атна эчендә җавабы да килә”.

Илмира Габбасова (Ижау): “Муса Җәлил исемендәге китапханәгә йөреп, китаплар укый. Шунда Рәмзия апа әлеге диктант булачагын хәбәр итте, язасы килеп китте. Беренче тапкыр катнаштым. 1992 елда мәктәпне тәмамлаганнан бирле язып караган юк иде. Татар теле һәм әдәбиятыннан “4-5”легә укыдым. «Алган белемнәрем истә калганмы, кагыйдәләр истә микән?» — дип, үз-үземне тикшереп карадым. Башкарып чыга алырмынмы икән? — дип борчылган идем. Бик матур текстны аңлаешлы итеп укып яздырды Рәмзия Гыйззәтуллина.Нәтиҗәләрне көтәм хәзер. “Татарча диктант” язарга яңа кешеләр килү сөендерә, бу киләчәктә бик күп кешеләрне бергә җыяр һәм татар халкын берләштерүче бер чара булыр дип уйлыйм”, — ди ел саен татарча диктан язу акциясен оештыручы китапханә хезмәткәре Рәмзия Гыйззәтуллина.

Гөлнара Вәлиева.