Сез безгә бик кирәк
Илебез буенча 1 октябрьдә Өлкәннәр көне уздырылды. Шунысы игътибарга лаек: бу бәйрәм бер көндә генә тәмамланмый, ә айлыкка әверелә. Төрле җирләрдә котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, хезмәт юлын лаеклы узган ветераннарыбыз. Сер түгел, газетаны укучыларыбыз да, хәбәрчеләребез дә — өлкәннәр. Хөрмәтле өлкәннәребез! Сез — бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган, гомерегез буе хезмәттә кайнаган, тормыш авырлыкларын иңнәрегездә күтәргән буын. Шуңадыр да гомернең һәр минутының кадерен белеп яшисез, телебезне, мәдәниятебезне саклап калу өчен җан атасыз, матбугатка язылу барышында “Яңарыш”ның тиражын арттыруга үзегездән зур өлеш кертәсез. Кылган изгелекләрегез өчен барыгызга да зур рәхмәт.
Үзебезнең рәхмәтебезне белдерү өчен без, редакция хезмәткәрләре, 1 октябрь көнне газетаны үз нокталарыбыз аша яздырып, өй саен таратып йөрүчеләребезне җыйдык. (Алга таба актив хәбәрчеләребез белән очрашу да күздә тотыла). Барлыгы 50гә якын ноктабыз булса да, бу көнне очрашуга 25 якын дустыбыз килгән иде. Әлбәттә, без алар белән телефон аша аралашып торабыз. Ләкин күзгә-күз карап сөйләшү, аралашу, бигрәк тә бәйрәм көнне, бөтенләй башка нәрсә. Әйтер сүзләребез күп җыелган иде, күңел булганчы сөйләштек, бер-беребезгә рәхмәт сүзләребезне җиткердек. Сәламәтлекнең дә какшап киткән чаклары була. Һава торышы да үзгәреп тора. Бернигә карамыйча, атна саен 10, 20, 30, хәтта 50дән артык газетаны өйдән-өйгә таратып чыгу өчен күпме фидакарьлек кирәк? Тугры дусларыбызның бетмәс-төкәнмәс сабырлыгына, ихтыяр көченә сокланмый мөмкин түгел. Очрашу вакытында якын дустыбыз Гөлисә апа Зарипова: “Безне чакырып, хөрмәт итүегез өчен рәхмәт. Үзебезнең кирәклекне тою безгә дәрт, яшәү көче өсти”, — диде.
Хөрмәтле өлкәннәребез, бүгенге ыгы-зыгылы заманда сездәгедәй изгелек, сездәгедәй сабырлык һәркемдә булсын иде. Сез безгә бик кирәк. Тыныч картлыкта гомер кичерегез!
Рәмзия Габбасова.