Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Сезнең ярдәм кирәк
24.02.2022

Сезнең ярдәм кирәк

Үзәк мәчет имам-хатибы Дамир хәзрәт Әхмәтов Ижаудагы хәйрия проекты, “Язмышлар” социаль реабилитация һәм адаптация үзәге җитәкчеләре белән очрашты. Алар үзәкнең бүгенге хәле һәм проблемалар турында фикер алыштылар.

Социаль реабилитация һәм адаптация үзәгенең тормышка ашыра торган төп проектларның берсе — авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне ашату. Бу исемлеккә йортсызлар гына түгел, ә матди кыенлыклар кичергән кешеләр дә керә. Әйтик, күптән түгел аларга пенсионерлар берлегеннән мөрәҗәгать иткәннәр һәм хәзер приют үзен тәэмин итә алмый торган ялгыз пенсионерлар өчен дә ризык әзерли. Нәтиҗәдә, көн саен шәһәрнең ике ашату пунктында 120гә якын порция ризык таратыла, бу – айга 3600 порция дигән сүз. Бер порциянең бәясе якынча 60 сум тәшкил итә, димәк, аена якынча 216 000 сум килеп чыга. Мохтаҗларны ашатудан тыш хәйрия проектларында башка чыгымнар да булуын исәпкә алсак, гаять зур сумма килеп чыга.
Бүгенге көндә, кайнар ризык таратуны дәвам итү өчен, үзәк сезнең ярдәмгә бик мохтаҗ. Озак саклана торган азык-төлек, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, яшелчә, ит һәм икмәк белән дә, акчалата да ярдәм итәргә мөмкин. Приютка ярдәм итәргә теләгән кеше 89128565119 (Илшат Таһир улы) телефонына шалтырата ала.