Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Светлана Тимершина: “Бәйгеләр киләчәккә өмет бирә!”
15.04.2021

Светлана Тимершина: “Бәйгеләр киләчәккә өмет бирә!”

Рус кызы Светлана Тимершинаның татар җырларын яратып башкаруын бик күпләр белә. Светлана – күп кенә милли чараларның, концертларның бизәге. 9 апрельдә ул “Выль куара” удмурт җыры бәйгесендә катнашты. Бәйгедә алган хисләре белән “Яңарыш” газетасы белән дә уртаклашты.

“Бер ел элек миңа “Афәрин” бию ансамбле җитәкчесе Светлана Юртова Удмурт дәү­ләт филармониясе үткәрә торган “Выль куара” бәйгесендә катнашырга тәкъдим ясады. “Бер урында гына таптанырга ярамый, үзеңне төрле өлкәләрдә сынап карарга кирәк”, — диде. Әлеге конкурста удмуртча җырларга кирәк иде. Моңарчы бер генә удмурт җыры җырлаганым бар иде. Куркып кына кастингта катнаштым. Кастингта 60 кешедән унысын гына сайлап алдылар. Алар арасында мин дә бар идем! Узган ел, пандемия булу сәбәпле, конкурс уздырылмады. Конкурска үткәч, ничек җырлармын дип кайгыра башладым. Татар телендә җырларга яратам, инглиз телендә дә җырлыйм, ләкин удмурт телендә җырларга курыктым. Катнашучыларның һәрберсенә “наставник” — удмурт телендә җырларга өйрәтүче бирделәр. Мин «Шулдыр ӝыт» эстрада ансамблендә җырлаучы Андрей Камалтдинов белән бергә удмурт җыры сер­ләренә төшенә башладым. Андрей Башкорт-станда туып-үскән, аның күп кенә җырлары башкорт көйләренә тартым. Конкурска үзең теләгән бер удмурт җырын сайлап алырга кирәк иде. Мин классик стильдәге җырны сайладым. Иң беренче эш итеп җырның мәгънәсен, асылын аңларга тырыштым. Җыр мәхәббәт, сагыну турында иде. Удмурт телен үзләштерү җиңелләрдән түгел. Җырлау стиле дә татар, рус стильләренә ошамаган. Ниһаять, конкурс көне килеп җитте. Мин иң беренче булып чыгыш ясадым. Сер түгел, бик нык каушадым, кайсыбер җирләрдә җырның ноталарын тиешле дәрәҗәдә ала алмадым. Җырлап чыккач, билет сатучы абый миңа: “Хорошо спела, но все равно по-татарски спела”, — дип шаяртты. Мин үзем дә әлеге җырны татарча мелизмнар белән белән башкардым. Икенче чыгышта без Андрей белән дуэт җырладык. Ул җыр миңа бик якын булды, чөнки ул татар халкының “Уйна, дустым, гармуныңны” җырын хәтерләтте. Андрей Башкортстаннан булгач, аңа да бу җыр бик якын иде. Оештыручылар миңа: “Без һөнәри җырчыларга урын билгеләмәдек, аннан соң күбрәк яшьләргә дәрәҗәле урыннар бирдек”, — диделәр. Ләкин мин барыбер, үземне сынап каравым өчен, шатландым. Алар миңа филармониядә эш тәкъдим иттеләр. Шуңа күрә төрле бәйгеләргә катнашырга тырышыгыз, алар киләчәккә өмет бирә!”

Рәфилә Рәсүлева.