Светлана Болотникова: «Әлегә дистанцион укуга күчәргә җыенмыйбыз»
Пандемия башлану белән укучылар дистанцион укуга күчтеләр. Ул вакытта әти-әниләрнең кайберләре өйдә утырып эшләде, кемдер эшкә йөрүдән туктамады. Тик шулай булса да, һәркем тырышып укыды. Иң авыры әти-әниләргә туры килде, бигрәк тә, башлангыч сыйныфта укучы балалары булганнарга. Шуннан бирле 1 сентябрьдә уку башланганын зарыгып көтүчеләр без, ата-аналар, идек. Уку башланганчы ук, сайлаулар үткәч яки 20сеннән соң мәктәптә укулар дистанцион формага күчәчәк, дигән имеш-мимешләр йөри башлады. Әлеге сүзләргә 18 сентябрьдә узган брифингта Удмуртия мәгариф һәм фән министры Светлана Болотникова ачыклык кертте.
Укыту тәртибе
Удмуртия буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Михаил Трофимов республикада санитар-эпидемиологик хәл шактый начарланган очракта гына читтән торып уку формасына күчерү булырга мөмкинлеген билгеләп узды. Мондый карар оператив штаб тарафыннан кабул ителә. «Чыннан да, 1 сентябрьдән республикада коронавирус инфекциясе буенча авырулар арту күзәтелә. 1 сентябрьдә без авыруның 38 очрагын теркәдек, ә бүген — 75 очрак. Авыру күпчелек 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасында күзәтелә. Алар авыручыларның 45%ын тәшкил итә. Мәктәп укучылары арасында ике атна эчендә авыручыларны күзәткәннән соң, без мәктәпләрдә авыру балаларның саны 2%тан артмавын күрдек. Бүген-иртәгә без мәктәпләрне карантинга ябабыз һәм дистанцион укуга китәбез, дип әйтергә ярамый. Без республикадагы хәлне күзәтеп торабыз, контрольдә тотабыз. Республика Хөкүмәте белән берлектә чикләү чараларын билгелибез”, — диде Михаил Трофимов. Ул шулай ук салкын тиеп авыручылар сезоны башлануына да басым ясады. Әгәр сыйныфта яки төркемдә грипп, ОРВИ белән авыручылар саны 20%ка җитә икән, сыйныф карантинга ябылырга мөмкин. Белем бирү оешмасында авыручылар саны 30%ка җиткән очракта, мәктәп (балалар бакчасы) тулысынча ябыла. Коронавирус инфекциясе белән авыручы булса, башта эпидемиологик тикшерү оештырыла.
Брифинг барышында мәҗбүри битлек режимына кагылышлы сораулар да күтәрелде. Чөнки 11 сентябрьдән мәҗбүри битлек режимы кертелгәч, ата-аналар тагын аптырашта калды. Светлана Болотникова сүзләренчә, мәктәптә укытучылар дәрестән тыш вакытта битлектә йөрергә тиеш, ә сыйныфка кергәч, дәресләрне битлексез алып барырга ярый. Укучылар өчен әлеге чара мәҗбүри түгел. Әмма урта һөнәри белем бирү һәм югары уку йортларында укытучылар һәм студентлар өчен битлек киеп йөрү мәҗбүри.
Әти-әниләрнең күпчелеген дезинфекцияләү чаралары да кызыксындыра. Мәгариф министры билгеләп үткәнчә, белем бирү оешмасы кулларны һәм өслекләрне эшкәртү өчен шәхси саклану һәм дезинфекцияләү чараларын үз хисабына сатып алырга тиеш.
Бушлай туклану
Быелгы уку елында тагын бер яңалык: башлангыч сыйныфларда укучыларның һәммәсе дә көнгә бер тапкыр бушлай туклана. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына халыктан бик күп мөрәҗәгатьләр килә.
“Көнгә бер тапкыр түләүсез кайнар азык белән 1-4нче сыйныф укучылары, шулай ук күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр тәэмин ителергә тиеш. Моннан тыш, безнең республикада «Мәктәп сөте» проекты гамәлгә ашырыла. Анда катнашучылар — шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары көн саен бушлай сөт һәм кондитер ризыклары алалар. Шулай ук авылда башлангыч мәктәп өчен, төшке кайнар аштан тыш, бушлай иртәнге ашлар да каралган», — дип аңлатты министр. Уку елының беренче атнасында әти-әниләр балаларына сөт һәм кондитер ризыклары бирелмәгәнгә аптырап калганнар. «Республиканың барлык мәктәпләрендә дә кондитер ризыклары сакланган һәм бирелә. Аерым аңлашылмаучанлыклар булды. Мәсәлән, печенье көндезге аш вакытында бирелергә мөмкин, ә сөт аерым бирелә. Һәр очракта без шәхси тикшерәбез. Кондитер ризыклары бирү белән тоткарлыклар булган мәктәпләр булды. Аны алар соңрак бөтен көннәр өчен дә алдылар», — диде Светлана Болотникова.
Сораулар, сораулар…
Хәзер 4нче сыйныфтан башлап, ел ахырында һәр укучы Бөтенроссия тикшерү эшләрен эшли. Быел яз көне әлеге тикшерү уздырылмый калу сәбәпле, көз көненә күчерелде. Шулай ук Светлана Болотникова бу сорауга да тукталды. «ВПР өчен билге куелмый һәм алар чирек билгесенә тәэсир итми», — диде.
Яр районындагы мәктәпләрдә кайнар туклануны оештыру мөмкинлеге булмау аркасында, мәктәп көндезге читтән торып уку рәвешенә күчкән. «Мәктәп әлеге хәлне ачыклаганчы ябык. Анда ашханәдә эшләүчеләр авырый. Кайнар туклану булмаганлыктан, беренче сыйныф укучылары көненә ике сәгать укый, башка сыйныфлар өчен консультацияләр уздырыла», — дип йомгаклады сүзен Светлана Болотникова.
Үземнең дә балалар мәктәп укучылары буларак, бу проблема белән бик таныш. Без укый торган 84нче мәктәптә өлкән сыйныфлар — катнаш уку системасында. Әйтик, атнаның 3 көнен мәктәпкә барып укыйлар, калган көннәрне өйдә биремнәрне эшлиләр. Әле бит көн аралаш ВПР да бирәләр…
Алга таба һәммәбез дә сәламәт булып, мәктәпләрдә укулар элеккечә дәвам итсен иде, дигән теләктә таралыштык.
Гөлнара Вәлиева.