Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Светлана Болотникова: «Мәктәпне түгел, яхшы укытучыны сайлау дөресрәк»
26.12.2019

Светлана Болотникова: «Мәктәпне түгел, яхшы укытучыны сайлау дөресрәк»

Быел беренче сыйныфларга язылу гыйн­вар аеннан ук башлана. Бу хакта УР Мәгариф һәм фән министры Светлана Болотникова хәбәр итте.
Агымдагы уку елында беренче сыйныфка 23500 бала укырга киләчәк. Әлеге сан алдагы елга караганда бераз күбрәк. Беренче сыйныф укучылары өчен барлыгы 940 сыйныф әзерләнгән, кирәк булган очракта өстәмә класслар да оештырылачак.
«Без ата-аналарга яшәү урынына якынрак булган мәктәпне сайларга киңәш итәбез. Гомуми белем бирү мәктәпләрендә белем бирү сыйфаты шактый югары. Әти-әниләр балаларын укытырга теләгән лицейлар һәрвакытта да үзләрен акламыйлар. Киресенчә, балаларда психологик киртәләр, стресслар туа. Шуңа күрә, мәктәпкә караганда, яхшы башлангыч сыйныф укытучысын сайлау дөресрәк булыр иде”, — диде Светлана Болотникова.
1-4 сыйныфларда белем алу балалар өчен күтәрә алмаслык йөк булырга тиеш түгел. Шуңа күрә башка төбәкләрдә уку программалары авыр булган лицей, гимназия кебек уку йортларына 5нче сыйныфтан гына кабул итә башладылар. Удмуртия дә акрынлап мондый тәҗрибәне гамәлгә кертергә уйлый. Тик быел барлык лицейлар һәм гимназияләр беренче сыйныфларга балалар кабул итәчәкләр.
Беренче сыйныфларга язылу 15 гыйн­вардан 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Быел мәктәпләргә, лицейларга һәм гимназияләргә язылу график буенча узачак. Әлеге график белән әти-әниләр мәктәпләр һәм Мәгариф министрлыгы сайтына кереп таныша алачак. Һәр мәктәпнең беренче сыйныфка язылу вакыты да булачак.
Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры Тимур Меджитов сүзләренә караганда, алдагы елда беренче сыйныфка 8 меңгә якын ата-ана электрон рәвештә язылганнар. Әмма узган ел өзеклекләр килеп чыккан. Гаризалар адресатларга соңга калып кына барып җиткән. Моны Тимур Меджитов берьюлы күпләп гариза килү белән бәйле түгеллеген, ә бер баланы бер үк вакытта төрле җайланмалардан берничә туганы теркәве белән аңлата. “Хәзерге вакытта «Бер көн, бер мәктәп, бер ата-ана» девизы тормышка ашырыла, ягъни, бер бала өчен гариза бер көндә һәм бер генә мәктәпкә биреләчәк. Моннан тыш, ата-аналар балалары буенча мәгълүмат тутырганнан соң, мәктәптә күпме буш урыннар калганын карый алачак. Хәзер порталның мөмкинлекләре артты. Быел 10 меңгә якын гариза электрон рәвештә юлланса да, проблемалар булырга тиеш түгел”, – диде ул.
“Беренче сыйныфка электрон язылуны камилләштергән очракта, ата-аналар сәгатьләр буе тере чиратта торудан азат ителәчәк һәм беренче сыйныфка язылу процессы тыныч һәм уңайлы узарга мөмкинлек бирәчәк”, — ди мәгариф һәм фән министры Светлана Болотникова.

Рилия Закирова.