Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Сау бул, Кыш! (нәсер)
17.03.2016

Сау бул, Кыш! (нәсер)

Ничә көн инде тәрәзәмә сарылып елый. Урамга чыксам, кочагына алып үкси. Күзләремнән, битләремнән үбә, юеш куллары белән чәчләремне сыпыра. Кинәт бер сәбәпсез күкрәгемнән этеп җибәрә дә йөгерә… Машина тәрәзәләренә капланып, таш стеналарга сөялеп әллә көлә, әллә елый, аңламассың. Үзе китә кебек, үзе кабат әйләнеп-әйләнеп кайта. Әйтеп бетермәгән сүзе, уйнап бетермәгән көе калган төсле. Кышның өзгәләнгәнен күреп, бермәлгә күңел үлеп тора…

Әле бая гына үзен зарыгып, мамык-мамык карларына куанып каршы алган идек. Килен төшергәндәй, яңа елны ап-ак йомшак мендәрләргә бастырып, юлларыбызга ак келәмнәр тукып салган иде. Әле бая гына бар дөньяны бәскә төреп, җиңеллек, гүзәллек белән хозурландырды. Рәсем күргәзмәләре оештырып, көтелмәгән образлар, кабатланмас бизәкләр белән күзләрне иркәләде. Бая гына әле, чана-чаңгы тартып кочагына ташландык! Әле кичә генә үбеп алсуландырган йөзебезне, бүген нигәдер читкә чөереп, тиз генә баш тарттык үзеннән.
Бүген исә, хушлашырга кирәк. Мәңге килмәгәнен үзе дә белә, юкса!
Без соң, без үзебез мәңге килгәнме?! Без дә бу җирдә кыштай кунак кына түгелме? Кыш туганым кебек үз вакытыбызны, бәлкем, киләсе-китәсе көнебезне белмәгәннәндер бар ваемсызлык… Шунлыктан ашыгабыздыр, билгесезлеккә ашкынабыздыр, кабалана-кабалана бер урында таптанабыздыр. Тизлек зур, нәфес яман, ә үткән юл, башкарган гамәл?! Келәт-базлар тулган саен күңелләрдә бушлык арта, борчу-хәсрәт арта. Баксаң, күп тә кирәк булмаган икән — кадер-хөрмәт, иңең куяр якының, күңел эретер җылы сүз, җан тынычлыгы. Бары бер дога!
Аклыкка, пакьлеккә сусаган күңелләрнең, сафлык таләп иткән җаннарның кинәт барыннан баш тартып, кара туфракка басарга әзерлеген, табигатьнең чуарлыгына тартылуын ничек аңлатасы икән Кыш туганыма?! “Без шулай яралган инде. Барга шөкер әйтми юкны көтәбез. Әле үткәннәрдә калганны сагынып, әле киләчәктән килеп җитмәгәнне зарыгып яшибез. Күктә очкан кош ымсындыра, кулга килсә кызыгы югала, кадере бетә”, — дияргәме? Юк, бу кадәресен үзе дә күрәдер ул. Улының киленгә булган гыйшыгын, мәхәббәтен күргән, аңлаган анадай кабул итәдер ул безнең назлы язга сусап керүебезне. Берәзгә кайнанадай, азрак акыл бирер, дөрес юл күрсәтер, без кадерлеләрен яратырга, тиешенчә тәрбияләргә өйрәтер дә, тыныч күңел белән китеп барыр. Үчләшеп тә, көнчелек белән дә түгел, игелек теләп, ихлас киләчәгебезне кайгыртып, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашып, афәтләрдән, хата-ялгышлардан саклау нияте белән генә! Җанның язга, наз­га тартылуы, күңел бөреләренең кояшка үрелүе, яңа хыялларның тормышка ашырга атлыгып, таңнарны ашыктырып дулкынлануы гаепме соң?! Яшьлекнең шаян гөрләвекләрдәй үз юлын ярып йөгерүе әле иманнан тайпылу дигән сүз түгел. Йөрәкнең чуарлыгы, дәрьялардай ташып торган дәрт белән тулуы, иңнәрнең канатланып иреккә, чиксезлеккә ашкынуы сафлыктан ваз кичү дә, һич тә, бозыклык түгел. Болар бар да бәхет! Бар да шатлык-куаныч! Яшәү мәгънәсе! Хәер, бу кадәресен үзе дә беләдер ул! “ Язларга баглаган өметләребез аклансын өчен, максатларыбызга ирешеп, яңа уңыш-казанышлар белән сине сөенеп каршы алыр өчен, ризалыгыңны бир, хәер-догада бул, Кыш туганым! Хуш.”
Гаҗизләнеп елаган җиреннән, кышым, ак яулыгын бөркәнеп, эре-эре кар бөртекләрен дисбедәй тарта. Дөнья тынган, өлкәннәрнең ризалыгы, фатихасы белән, дога кабул итә диярсең. Кышның соңгы, мамык-мамык ап-ак карлары, дога булып җиргә төшә. Әйе, шулай булырга тиеш! Китүләр, кайтулар хәер-догалы, кавышулар, хушлашулар фатихалы булса, уңар юллар, еллар уңар.

Альбина Гайнуллина, Казан шәһәре.