Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Саулык — зур байлык
19.10.2016

Саулык — зур байлык

Раббыбызның нигъмәтләрен санап китсәк, санап бетерә алмыйбыз. Әйе, Аллаһның кешеләргә булган рәхимлеге чиксез. Галәмдә кеше исемен йөртүче зат бик кечкенә, шуңа карамастан, Аллаһ аңа зур игътибар биргән.
Сәламәтлек — Аллаһтан булган бик тә кыйммәтле зур бүләк. Ләкин кешеләрнең кү­бесе аның кыйммәтен аңламыйлар. Кешеләрнең күбесе иң зур нигъмәт дип, байлык-муллыкны күрәләр. Ана­­лар да сабыйлары өчен дога кыл­ганда беренче чиратта мул тормыш телиләр. Бай кешеләрнең тормышларына карап, ярлыраклар көнләшә: «Бай булсам, бәхетле булыр идем», — дигән хыял күпләрнең күңел түрендә йөри.
Бер абзый йомышын үти алмаганнан шифаханәгә килә, табиблар аңа катлаулы операция ясарга тәкъдим итәләр. Хаҗәтне үти алмау зур газап булу сәбәпле, авыру кеше озак та уйламый ризалыгын бирә. Операция уңышлы гына үтеп, абзый савыкканнан соң, хастаханәдә авыруга операциянең бәясе язылган кәгазьләрне тапшыралар. Бәяне күргән абзыйның күзләреннән яшь бәреп чыга. Табиблар аны кызганып, бәяне бераз киметергә булалар. Шул вакытта абзый аларга: «Әй балакайларым, мин бәянең күплеген күреп еламыйм. Аллаһ миңа 70 ел бер хәсрәтсез хаҗәт үтәргә насыйп итте һәм бер тапкыр да кулыма мондый төр кәгазь бирмәде», — ди.
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Кешеләр ике төрле нигъмәтнең кадерен белмиләр. Берсе буш вакыт, икенчесе сәламәтлек”, — диде.
Сәламәтлек — Аллаһтан бән­дә­ләренә бирелгән бер әманәттер. Кеше ул әманәтне алып файдаланырга, аны сакларга тиеш һәм кыямәт көнендә кеше ул нигъмәт өчен җавап тотачак.
Ни кызганыч, күбебез булган нигъ­мәтләрне югалта башлагач кына аңыбызга киләбез. Авырту, сызлану кебек яман хисләрне татып карагач, даруханәгә, табибка чабабыз. Күзебез күрсен, колагыбыз ишетсен, кул-аякларыбыз төзек булсын өчен бернәрсәбезне дә кызганмыйбыз. “Аллаһ, сезләрне юктан бар кылды, сезләргә хаклыкны ишетү өчен колаклар, күрү өчен күзләр һәм аңлау өчен гакыл бирде. Сез бик аз шөкер итәсез» (Мөлек сүрәсе, 23нче аять).
Бер табиб сукыр кешегә 10000 долларга күрүеңне кайтарам дисә, кеше бар нәрсәсен сатарга риза буладыр. Чөнки ул көн яктысын, кадерле туганнарны, дусларны күрүнең кадерен белә. Ә ник соң кеше барча нигъмәтләрне бирүче Аллаһны оныта? Гомере буе бар нигъмәтләрне файдаланып, ул нигъмәтләрнең кайдан килгәнлеге, Кем тарафыннан бирелгәнлеге хакында уйланып та карамаган кешеләр шактый.
Динебездә сәламәтлеккә зыян китерә торган нәрсәләр катгый рәвештә тыела. Пәйгамбәребез (с.г.в.с): «Үзеңә дә, башкаларга да зыян салма», — диде. Югалткан нигъмәтне кайтарырга тырышуга караганда, булган нигъмәтне саклау җиңелрәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.с): «Саклану дәваланудан хәерлерәк», — диде.
Уйлап карасак, күп вакытта Адәм баласы үзенең сәламәтлегенә үзе балта белән чаба. Берәү даруханәдән дару карый, икенчесе кибеттән кыйммәтле тәмәке ала. Исерткеч эчемлекләр, наркотиклар турында әйтәсе дә юк. Үлгән хайван итләре ашау да тыела. Спорт белән тәнне ныгыту киңәш ителә. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) йөгергән һәм: «Көчле мөселман Аллаһ каршында зәгыйфь мөселманнан сөеклерәк. Икесендә дә хәерлелек бар», — диде.
Инде, кешегә авыру килде икән, ул кешегә Аллаһтан сабырлык сорарга һәм дәва юлларын эзләргә, үз белдегең белән дә дәваланырга түгел, ышанычлы, гыйлемле табибларга күренергә кирәк. Аллаһ Тәгалә Коръәндә: «Әгәр бернәрсәне белмәсәгез, белгәннәрдән барып сорагыз», — дип боерды. Дарулар кабул иткәндә, аларның хәләллегенә игътибар итәргә кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): «Дәваланыгыз, ләкин хәрәм белән түгел. Хәрәмнән дәва юк», — диде. Мөмкин булса, Аллаһ биргән табигатьтә булган даруларны кулланырга тырышырга кирәк. Коръәндә Аллаһ инжир, зәйтүн, тәмер-финик җимешләрен искә ала. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): «Шифа өч нәрсәдә», — диде, шулардан беренче булып балны әйтте. Коръәндә: «Раббың умарта кортына амер бирде: кешеләр яшәгән урыннарга оялар яса. Барча үсемлекләрдән аша һәм Раббыңның юлларыннан итагать белән йөр. Аларның эчләреннән төрле төстәге сыекчалар чыга. Ул нәрсәләр дә кешеләр өчен шифадыр», — диелә (“Умарта корты” сүрәсе, 68-69 аятьләр).
Аллаһның нигъмәтләрен сакламасак, Ул нигъмәтләр өчен Аңа рәхмәтле булмасак, беркөнне алардан мәхрүм калуыбыз да бик мөмкин. Бар нигъмәтләрен алып, гомердә бер сәҗдә дә кылмаган кешеләргә дә Аллаһның рәхимлек кыласы килмәс. Байлык белән сыналып, шөкер итми һәлак булган милләтләр тарих битләрендә шактый.

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин,
Түбән Кама шәһәре.