Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Сатып алынган үлем
6.11.2014

Сатып алынган үлем

“Без утырган поезд рельстан чыкмас!” — дип ышанып фикер йөртәбез инде без. “Наркоманнар” дигән җанөшеткеч, куркыныч сүзне дә күпләребез телевидение аша, газета битләреннән генә укып беләләр. Алар кайдадыр еракта яшиләр кебек тоела күпләргә. Ә чынлыкта исә янәшәбездә генә икән!..

Элек мин эш­лә­гән оешма җи­­тәкчесенең шо­фе­ры җәй көне елгада коенганда суга сикереп, су астындагы агачка эләгеп, гарип калды. Аның таякка таянып, газапланып, хәтта бер адым ясаганын күзәтеп тору безгә дә авыр иде. Ул кайгы-хәсрәтенә түзә алмыйча, җиңелрәк булмасмы дип наркотиклар белән дуслашты. Рәхәт бит, беразга онытылып торырга мөмкин. Ә бу ир-егетнең әтисе дә, әнисе дә укытучылар бит әле, җитмәсә! Хатыны баласы белән аны ташлап кияүгә чыкты. “Болай безне хурлап йөргәнче, үлгәне яхшырак!” — диделәр туганнары. Тик ул исән. Бәлки, әти-әниләре көчләп дәваланырга җибәрг­ән­нәр­дер?
Ә тагын бер таныш гаиләдә беренче балалары — кыз туды. Алар өзелеп малай көттеләр. Икенче балалары — малай булды! Бик нык иркәләгәнгә, ул бик тәртипсез, хулиган булып үсте. Үзе озын буйлы чибәр иде. Урлашырга өйрәнде. Наркотиклар белән тотылып төрмәдә утырды. Ахыр чиктә, яше кырыкка җитеп, шул наркотиклар кулланудан кул-аяклары череп, гүр иясе булды, ике хатыннан ике баласы калды.
Наркомания — яшьләр чире. Әле күптән түгел бу авыру турында 21 яшьлек кызым белән дә сөйләшеп утырган идек. Ул шәһәребез мәктәпләренең берсендә физкультура укытучысы булып эшли. “Яшьләргә нәрсә җитми соң? Нинди сәбәпләр аркасында наркотиклар белән бәйләнәләр?” кебек сорауларга җавап эзләгәндә, кызым: “Яшьләрнең буш вакытлары күп булу, начар микрорайонда яшәү, начар дуслар булудан нар­котиклар белән мавыгып китәләр. Менә яшь кызларны белеп-күреп торам: әле җәй башында гына тәмәке тарта башлаганнар иде, хәзер алар бөтенләй юкка чыгып беттеләр. Иртән уянгач, бердәнбер уйлары: чираттагы дозаны каян табарга?! Ә бер танышыма хәзер 24 яшь.Ул армиядән кайт­кач, эшкә урнашты, машина алды. Бик үк яхшы саналмаган районда — тимер юл вокзалы янында яши, дуслары тәкъдиме белән тарта торган катнашма татып карый. Менә шуннан башлана инде. Шул тартуы аркасында машинасыз кала. Беркөнне: “Булды җитте, ташлыйм”, — дип карар кылып, бу богаудан котыла. Хәзер шиномонтаж­да эшли, яңадан машина сатып алды. Әби-бабасы яшәгән якындагы бер авылдан йорт сатып алып, шуны төзекләндерә. “Минем белән бергә тарткан егетләрнең кайсысының тешләре коелып бетте, берсен төрмәгә утырттылар, берсе үлде. Әгәр вакытында ташламаган булсам, мин дә шулай булыр идем бит дип уйлауга да, эчем “жу” итеп китә”, — ди ул.
Әле шушы көннәрдә тагын бер наркотик тәмәке тартучысы якты дөнья белән саубуллашты. Ул — безгә якын кибетнең 40 яшьлек хакын-кыз сатучысы. Ире юк, бердәнбер 20 яшьлек улы, әнисенең кыланмышларына түзә алмыйча, хәтта аны кыйнап та караган дип сөйләделәр. Шулай, бу афәтнең тырнагына бер килеп эләксәң, җиңел генә котылырмын димә! Кибеткә дә бурычы калган, сатып алучыларның акчаларын да, җае чыгу белән, шома гына кесәсенә салып куюдан курыкмаган. Бу аңлашыла да, баш әйләндергеч тәмәке юнәтү өчен акчаны каяндыр алырга кирәк бит!
Кайсы юлдан китәргә икәнен без үзебез сайлыйбыз! Катгый рәвештә: “Юк!” дип әйтә белергә кирәк. Бөтен нәрсә үзебезнең кулларда!
Киров өлкәсе һәм Башкортстан республикаларында шушы тарта торган катнашмадан 20ләп кешенең гомере өзелгән, дип ишеттем яңалыклардан. Безнең Удмуртия саннарына күз салсаң да, ах итәрлек шул. 1 октябрьдән шул катнашманы тартып агуланучылар саны 41гә җиткән. Ә Сарапулда бер яшүсмер поезд астына ташланган. Шул агулы үләннәрне тартканнан соң галлюцинация башланып, артларыннан кемдер куа кебек тоела.
Наркодиспансер башлыгы Ольга Закирҗанова сүзләренчә, Сарапул хастаханәләренә спайс белән агуланып 13 кеше эләккән.
Моңа берничек тә ышанасы килмәсә дә, саннар рәхимсез шул!
Ата-аналар да үз балаларына игътибарлы булып күзәтеп торсыннар иде. Үсеп килүче буынны заман афәтләреннән ничек кенә йолып калырга икән?

Асия Әхмәдиева,
Сарапул шәһәре.

Кытайдан Россиягә — яңа агу

“Спайс”, “соли лигал”, “миксы” кебек сүзләрне шәһәр биналарының диварларында еш кына күрсәк тә, моның нәрсә, икәнлеген тәгаен аңлап бетермәүчеләр бардыр. Бу “спайс” дип аталган наркотик, тәртип саклау органнары хәбәр итүенчә, Кытайда җитештерелә һәм аннан Россиягә килеп җитә. Төбәкләрдә аны партияләргә бүлә-бүлә, авырлыгы бер граммга да җитмәгән дозаларга җиткерәләр. Шушы кечкенә конвертларны шәһәрнең төрле урыннарында яшерәләр.

Спайслар турыдан-туры баш миенә тәэсир итәләр. Башта наркоманның аппетиты югала, йоклый алмый башлый. Аннан вакытны бутый югала, өндә төшләр күрә, саташа, ул шизофрения белән авыручыга охшый. Шул ук вакытта аның организмында артык энергия барлыкка килеп, йөрәккә көч килеп, ул туктарга да мөмкин. Күп очракта спайслар кулланучы наркоманнар соңгы көннәрен психиатрик шифаханәләрдә уздыралар. Чөнки баш миенең нерв күзәнәкләре әлеге агудан соң дәваланмый.
Октябрь ае дәвамында Удмуртиядә тарта торган катнашмалар сатучы 18 кеше кулга алынган, 25 җинаять эше кузгатылган, 4,5 килограмм наркотик табылган. Сарапул һәм Можга шәһәрләрендә наркотикларны тарату белән хәрбиләр шөгыльләнгәне ачыклана.

Гүзәл Шакирова.