Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Сарапул татарлары бәйрәмгә әзерләнә
3.12.2015

Сарапул татарлары бәйрәмгә әзерләнә

5 декабрьдә Сарапулда татар иҗтимагый үзәгенә 25 ел тулу уңаеннан бәйрәм тантанасы узачак. Чишмә башында кемнәр торган, бүгенге көндә иҗтимагый үзәк ни хәлдә? Түбәндәге язмалар шушы хакта.

Чишмә башы

Милли басмабыз “Яңа­рыш”та рес­публи­ка­бызның башка шә­һәр-район, авылларында гомер ки­черүче милләттәшләребез, алар­ның тормышы, көнкүреше турында еш языла. Соңгы берничә елда басылып чыккан газета саннарын күзәтеп чыкканнан соң, Можга, Воткинск, Балезино якларында татарларның тик тормавын, төрле чаралар уздырып, гөр­ләп яшәгәннәрен күзалларга була. Сарапулга килгәндә, ниндидер тынлык, сүлпәнлек сизелә. Ә бит кайчандыр Сарапулда татар иҗтимагый үзәге алдынгылардан иде.
Гүзәл Кама буенда урнашкан Сарапул шәһәрендә 100 мең кеше яши. Сан ягыннан татарлар икенче урынны алып торалар. Шәһәр думасында дүрт депутатның татар милләтеннән булуы да сөенечле, әлбәттә. Татарлар тырыш, тәртипле, үзара дус, тату яшәүләре белән үрнәк булып торалар. Халкым элек-электән ныклы гаилә корып, мул тормышта яшәргә омтылган. Ялкау татар булмый, дип тә әйтәләр. Бу — безнең йөзебез.
1989 елда Ижау шәһәрендә Татар иҗтимагый үзәге төзел­гән­нән соң (рәсми рәвештә 1991 елда теркәлә), Сарапул шәһәрендә дә татар иҗтимагый үзәге төзелде. 1991 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр үзәкне түбәндәге милләттәшләребез җи­тәкләде:
— 1991-1997нче еллар — Нәҗип Камал;
— 1997-1998нче еллар — Роберт Йосыф улы Рыбаков;
— 1998-2001нче еллар — Вәҗиһә Хисаметдин кызы Заһидуллина;
— 2001-2002нче еллар — Илгиз Музгир улы Мансуров;
— 2002 елның 29 октябреннән хәзерге көнгә кадәр Фаил Фәсхетдин улы Исламгалиев.
2011 елда Сарапулда Руслан Муллахмәтов җитәкчелегендә “Иман” татар яшьләре берлегенең бүлекчәсе ачылды.
Татар иҗтимагый үзәге төзелүнең беренче елларында ук татар телендә бик күп төрле чаралар уздырылды. Нәҗип Камал һәм Рәфис Галимов җитәкчелегендә уздырылган “Без талантлар эзлибез” дигән зур концерт шәһәребездәге сәләтле яшьләрне барларга ярдәм итте. 1991 елдан татар халкының милли бәйрәме Сабантуй уздырыла. Киләсе елга 25нче юбилей Сабан туе үтәр дип көтелә. Вәҗиһә Заһидуллина “Хәерле иртә” радио­тапшыруларын эфирга чыгарды. Шушы чорда Гөлсинә Садыйкова милли музей оештырды. Бүгенге көндә эшне Зөлфәт Арсланов дәвам итә.
Татар телен саклап калу — татар иҗтимагый үзәгенең төп бурычларының берсе булды. 1995-1996нчы уку елында шәһәребезнең “Гудок” дип аталган микрорайонында урнашкан 21нче мәктәптә татар телен өйрәнү буенча факультативлар оештырылды. Татар милли хәрәкәте активистлары Флария Вәгыйзова, Светлана Борһанова, Әдиф Сәгъдиев, Илгиз Мансуров, Роберт Рыбаков һәм мәктәп директоры Людмила Русинова ярдәме белән 2001-2002нче уку елында татар теле фән буларак укытыла башлады. 2001-2012нче елларда милли сыйныфлар ачылды. 21нче мәктәп тарихында мондый юллар бар: “Балалар туган телне, мәдәниятне һәм башка халыклар мәдәниятен кызыксынып өйрәнәләр. Милли киемнәрне горурланып кияләр, җырлыйлар, бииләр. Беренче укытучы Флария Вәгыйзова балалар янына татар телен өйрәтү теләге белән, һәрвакыт елмаеп ашыкты. Аның эшен Гөлсинә Садыйкова дәвам итте”.

Шулай ук милли хәрәкәткә зур өлеш керткән Рафил Гатауллин, Рифкать Шакиров, Азат Насыйров, Эльвира Сәлимҗанованы билгеләп үтәсе килә. Иҗтимагый үзәктә чирек гасыр эчендә матур гаиләләр кавышты. Шуларның берсе — Төхвәтуллиннар: Фирдә­вес абый баянчы, Нәсимә апа җырчы. Кызлары Розалия дә, үсеп җитеп, сәхнәгә менде. Инде хәзер оныклары Лилия дә үкчәләренә басып килә. 4 яшьтә генә булуына карамастан, бик матур итеп шигырьләр сөйли.
Иҗтимагый үзәк тырышлы­гы белән ел саен М.Җәлилгә, Г.Тукайга багышланган кичәләр, Карга боткасы, балалар Сабан туе уздырылып килә. Төрле милләт вәкилләре арасында үткәрелгән спорт ярышларында безнең команда күп еллар беренчелекне бирми. Күптән оешкан “Яшьлек” ансамбле 2012 елда үткәрелгән Бөтенроссия “Түгәрәк уен” фести­валендә дипломант булды, ә Ринат Фәррахов җыр буенча лауреат исемен яулады. Үзешчән сәнгатьтә катнашучы Хәлимә Сәгъдиева, Рәзилә Каһирова, Светлана Борһанова, Хаҗия Нәбиева, Заһирә Рәшитова, Әнисә Ваһапова, Шамил Яхин, Гамилә Нәбиева, Нәсимә Төхвәтуллина, Фәнил Шәйхетдинов бик теләп Ижау, Воткинск, Кама поселогы, Әгерҗе районы авылларында чыгыш ясыйлар. Яшьләребез дә сынатмыйлар: быел гына оешмабызга 9 яшь кыз килде. Төрледән-төрле конкурсларда катнашабыз, республика күләмендә уз­­дырылган шигырь һәм җыр бәй­геләрендә күп тапкыр призлы урыннар яуладык. Милли ашларыбызны әзерләү буенча мастер-класслар үткәрәбез. Мәктәпләргә, балалар бакчаларына барып, татар мәдәнияте белән таныштырабыз.
2009 елда “Электрон” мәдәният йортын “Халык мәдәният йорты” белән берләштереп, Милләт­ләрнең мәдәниятен торгызу һәм үстерү үзәге оештырылды. Татар милләтенә аерым бүлмә бирелде, методист ставкасы өстәлде.
Кызганычка каршы, бүгенге көндә шәһәрдә бер генә мәктәптә дә татар теле өйрәтелми. Балалар белән бер генә мәдәният йортында да эш алып барылмый. Әле ярый ел саен Сабантуй бәйрәмнәре уза. Фаил Исламгалиевның бу юнәлештәге хезмәтен үлчәүгә салып үлчи торган түгел. Кайда ул безнең сәхнә түреннән төшмәгән Рөстәм Вәлиев, Ленар Тимершин, Эльвира Сәлимҗановалар?! Күпләрдән: “Хөкүмәтнең сәясәте шундый. Татар иҗтимагый үзәгенә бернәрсә дә кирәкми”, — дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Бигрәк тә мәктәпләрдә татар теле дәресләрен укытуга кагыла бу. Беренчедән, еламаган балага имезлек каптырмыйлар, икенчедән, татар җәмгыяте ул — без барыбыз да. Алынган эшне башкарып чыгу һәрберебезнең бурычы. Битарафлык — иң куркыныч нәрсә. Бердәм булыйк, бер-беребезне саклыйк. Бер-беребезнең башын ашамыйк. Яшәр өчен, иҗат итәр өчен барыбызга да урын җитәрлек.

Флария Вәгыйзова,
Асия Әхмәдиева,
Сарапул шәһәре.

Уяныр вакыт җитте

Егерменче гасыр азакларында татар милләте уяна башлады. Казанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә татар иҗтимагый үзәкләре оеша башлады. Ижау каласында яшәп ятучы милләтпәрвәр Фәнүс әфәнде Газизуллин бер очрашу вакытында: “Сарапул шәһәрендә иҗтимагый үзәк оештырсагыз, әйбәт булыр иде”, — дигән фикер әйтте. Озакка сузмыйча, без бу эшне тормышка ашырдык һәм дәртләнеп эшли башладык. Оешмабызга быел инде 25 ел тула. Күп эшләр башкарылган төсле. Тик кызганычка каршы, кимчелекләребез дә җитәрлек. 21нче, 2нче мәктәпләрдә оештырылган татар сыйныфларын саклап кала алмадык. Бөтен эшебез Сабантуй уздыруга, елга бер-ике тапкыр концерт оештыруга гына кайтып кала хәзер. Сарапул шәһәрендә ике каналда “СТС” һәм “ТНТ-5ый океан” каналларында рус телендә тапшырулар алып барыла. Нигә безгә дә татар тапшыруларын оештырмаска икән? Якшәмбе татар мәктәбен оештырырга кем комачаулый? Барысы да үзебездән тора шул. 25 ел тула, дип үткәннәрне барлап түгел, ә бүген һәм киләчәк турында уйлап, йокыбыздан уянырга, яңача эшли башларга вакыт җиткәндер.

Нәҗип Камалов,
Сарапул шәһәре.

Милләтем өчен хезмәтемне кызганмыйм

Мин татар милли хә­рә­кәтенә 1994 ел­ның язында ку­шыл­­дым һәм Нәҗип Камалов җитәкчелегендә эшли башладым. Иң беренче үткәргән чарабыз милли бәйрәмебез — Сабан туе булды. Аны әзерләгәндә җирле шәһәр радиосыннан еш кына чыгышлар ясадым. Шул язда җирле радиода тапшырулар әзерли башладым. 15 ел буе Сарапулда яшәүче татарлар белән таныштырып, аларның тормышын яктыртып килдем. Милли хәрәкәт эшенә ул дәвердә шәһәр башлыгының ярдәмчесе Рафил Салихҗан улы Гатауллин ярдәм итте.
Татар концертлары өчен сценарийлар яздым, алып баручы булдым. Фатыйма әбиемнең истәлегенә дип, дин дәресләре оештыра башладым. “Мин укыту урыны һәм укучыларны табам, ә сез, Нәҗип әфәнде, миңа укытучы табыгыз”, — дип мөрәҗәгать иттем. Ниятебез тормышка ашты, көзен дини дәресләр башланды. Бер елдан шәһәребездә беренче мәчетебез ачылды, мин үзем дә анда укыта башладым. Белемемне арттырырга Ижауга Мәрхәбә абыстай Мөхәмәтшинага укырга йөрдем. Соңрак Казанда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тә­мамладым.
1999 елның язында Татар иҗтимагый үзәге рәисе булып сайландым. Иң башта, яңадан теркәлү үттек. Татар ансамбленең җитәкчесе юк иде. Мин сәнгать мәктәпләреннән җитәкче булырлык белгеч эзли башладым. Эльвира Сәлимҗанова кандидатурасында тукталдым. Татарча берни белмәгән Эльвира ризалаш­ты һәм татар телен, мәдәниятен өйрәнә башлады. Мин Эльвираны сайлап ялгышмавыма бик сөендем. Шул елның июнендә шәһәребездә беренче Республика Сабан туе узды. Аны уңышлы үткәрүгә идарә әгъзалары, бигрәк тә Илһам Фаррахов зур көч куйды. Иҗтимагый үзәк каршында да дин сабаклары өйрәнүне оештырдым. Мөнәҗәтләр өйрәндек, дини кичәләр үткәрдек, бәйрәмнәрдә сәнгать осталары чыгыш ясадылар, тирә — як күршеләргә чыгышлар белән бардык, төрле милли оешмалар белән тәҗрибә уртаклаштык, Сарапулда һәм Ижауда узган чараларда актив катнаштык, фестивальләр, шигърият бәйрәмнәре үткәрдек, һ.б. Җирле шагыйрьләр “Илһам чишмәсе” исемле әдәби бер­ләшмә каршында каләмнәрен тибрәттеләр. Аны Марс Әхтәм җитәкләде. “Үз-үзеңә ярдәм ит” исемле сәламәтлек саклау факультетын врач-лаборант Рушания Гыймазова алып барды. Татар телен балаларга Флария Вәгыйзова өйрәтте.
Мин “Яңарыш” газетасы бе­лән 1994 елдан бирле тыгыз элемтәдә. Радио аша мил­ләт­­тәшләребезне газетада чык­­­кан материаллар белән таныштырдым, очрашуларда газетага язылу турында сөйләдем, газетага җирле хәбәрләр яздым, иҗат җимешләремне юлладым. 2000 елда депутатлар, шәһәребездәге заводлар җи­тәк­челәре ярдәмендә газетага яздыру нокталарын оеш­тырдык. Сарапулдан күчеп китсәм дә, милләтем өчен көчемне кызганмыйм, һаман да эшемне дәвам итәм.
Сарапул татар иҗтимагый үзәге әгъзаларын юбилей белән кайнар котлыйм. Милләт өчен тырышкан изге хезмәтегездә зур уңышлар телим.

Вәҗиһә Заһидуллина,
Ижау шәһәре.