Сарапул — Мәскәү арасы якынайды
22 сентябрьдә Мәскәү татарлары штабы хәбәрчесе Лилия Гаделшина, тележурналист Фәнзилә Салихова белән Сарапул шәһәренә сәяхәт кылдык. Илһам Фәрраховның ретромашиналары белән таныштык, Татар йортында “Чулман” балалар һәм “Мирас” ансамбленең репетицияләрен тамаша кылдык, Зөлфәт Арслановның “Барс” сәүдә үзәгендә урнашкан музеенда булдык. Лилия Гаделшина — Ижау кызы, “Шатлык” халык ансамбле җитәкчесе Фәния ханым Гаделшинаның кызы. Бүгенге көндә Мәскәү шәһәрендә яши. Мәскәү татарлары штабында психолог һәм хәбәрче булып эшли. Лилия Мәскәү татарларын Удмуртиядә яшәүче татарлар тормышы белән таныштыра. Ул Ижау шәһәренең “Иман” татар яшьләре берлеге, “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбле, Мифтах абый Фәрдиев турында сюжетлар ясаячак. Алга таба Мәскәү шәһәре татарлары белән танышуга, алар белән тәҗрибә уртаклашуга бер адым бу. Сарапул шәһәренә булган сәяхәтебезгә күзәтү ясарга сезне дә чакырабыз.
Фәрраховлар утары
Илһам Фәрраховның урман куенына сыенып утырган йортының ишек алдына килеп керү белән машина-мотоциклларның күплегеннән күзләр камаша. Элек колхозларда булган машина-трактор паркын хәтерләтте миңа әлеге ишек алды (кызганыч, хәзер колхозы да, машина-трактор паркы да юк инде). Илһам әфәнде һәр машинаның тарихын яттан белә. Үз балалары кебек яратып, дәртләнеп сөйли ул алар турында. Җиңел машиналар, йөк машиналары, мотоцикллар, тракторлар, хәрби техника — болар барысы да аның еллар буена җыйган тарихи байлыгы. Әле ул гына да түгел самавырлар, сугыш вакытындагы рацияләр, флаглар да җыя икән.
Илһам әфәнде Менделеевск районы Камай авылында дөньяга килгән. Әлеге авыл — Вафирә Гыйззәтуллинаның да туган авылы. Бер елдан соң алар Әгерҗе районына күчеп килгәннәр. Әнисе гомер буе фельдшер-акушер булып эшләгән. Тирсә, Тоба, Наҗар, Биектау, Иж-Бәйки авылларына хезмәт күрсәткән. Әтисе гомер буе ветеринар булып эшләгән. Абруйлы җитәкче Сарапул механика техникумын, Казан авиация институтын тәмамлаган. Институт каршында хәрби кафедраны тәмамлап, капитан дәрәҗәсе алган. 1984 елдан Сарапул электрогенератор заводында инженер-конструктор булып эшли башлый. 1997 елда “ЭГЗ-Авто” җәмгыятенең башкаручы җитәкчесе итеп билгеләнә. Тормыш иптәше Надежда белән Сарапул механика техникумында укыганда танышалар.
Надежда Сарапул районы Выезд авылыннан. Гаиләләре белән Сарапул электрогенератор заводында хезмәт куялар. Бүгенге көндә инде аларның эшен кызы белән улы дәвам итә. Ел саен “Яңарыш” газетасы яздырып, милләттәшләребезгә бушлай таратучы, милли җанлы шәхеснең гаиләсе дә искиткеч. Әти-әнисе яшәгән Әгерҗе районы Мордывый авылындагы һәйкәл дә аның ярдәме белән куелган. Илһам әфәнденең күңеле да бай. Ә күңеле бай кешенең яшәеше дә, үзен башкалар белән ничек тота белүе дә, тормышы да башкаларда бары тик олы хөрмәт кенә уята.
Татар йорты
Сарапул татарларының үз йортлары булуга ак көнләшү белән көнләшәм мин. Бүгенге көндә әлеге йортның хәле ничек соң? Әлбәттә, пандемия булу сәбәпле, биредә дә эш бераз тукталып тора. Ләкин барыбер “Мирас” ансамбле әгъзалары әледән-әле очрашып торалар. “Бер очрашу — бер гомер бит”, — диләр алар. Мәүлидә Фәйрузова, Илназ Садыйков җитәкчелегендәге “Чулман” балалар бию ансамбле җәйне бушка үткәрмәгәннәр: “Казан сөлгесе” конкурсында онлайн катнашып, 3нче дәрәҗә дипломант булганнар. Тиздән әлеге йортта татар теле дәресләре башланыр дип өмет итәләр. Бирсен, Ходай! Татар йорты тынып тормасын!
Музейга керик әле
Музейга килеп керү белән күз бөтен стенаны биләп алган авыл фонына төшә. Әнә зәңгәр күк астында Зөлфәт әфәнденең туып-үскән йорты, балачакта елгага таба йөгергән кычытканлы сукмак, ерак түгел якыннары яткан мәңгелек йорт. Бераз түбәнрәк — җиккән ат (агачтан ясалган), арбада — әби белән бабай, сандыклар. Янда гына — ялтырап торган агачтан ясалган матур кое. Бераз атласак, татар йортына керәбез. Акшарлаган ап-ак мичтә учак ялкынында чуен чүлмәктә нәрсәдер пешә кебек тоела. Уртадагы түгәрәк өстәлдә кунак көткәндәй җиз самавыр утыра. Бәллүдә бала йокымсырый. Чиккән мендәр тышлары, тәрәзә пәрдәләре, кашагалар – болар барысы да, гүя вакытларны туктатып, авылда узган балачакка, яшьлеккә кайтара. Менә, эш коралларын алып, авыл халкы печәнгә китәр төсле. Туку станогы артында әби утыра, бабай исә китап битләре актара. Сәяхәтне дәвам итәбез. Киштәдә гармун-баяннар, музыка уен кораллары, патефоннар, радиоалгычлар, җиз самавырлар тезелгән. Стенага күз салсак, пионер, комсомол булган чаклар искә төшә. Борынгы сәгатьләрнең күплеге вакытның мәңгелек түгел икәнен искәртә.
Сарапул шәһәре “Барс” сәүдә үзәгендә Сарапул татарлары тарихына багышланган музей ачылуга тиздән бер ел тула. Биредә хәйран гына милләттәшләребез кунак булып киткән. Австралиядә яшәп иҗат итүче, Татарстанның атказанган артисткасы Зөлфия Камалова, язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Ягъсүф Шәфыйков, Чаллы дәүләт драма театры режиссеры Фаил Ибраһимов һәм башка бик күпләр музей турында бәяләмә китабына, оештыручыларга рәхмәт белдереп, матур фикерләрен язып калдырганнар. Музейга куелмаган экспонатлар да шактый икән. Ачылуга ел узгач, музейга килүчеләргә яңа экспонатлар тәкъдим итәчәкләр.
Әнә шундый матур сәяхәттә булып кайттык без. Әлеге сәяхәтне оештырырга ярдәм иткән “Яңарыш” редакциясенә, Илһам Фәрраховка, Мәүлидә Фәйрузовага, Зөлфәт Арслановка зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Рәфилә Рәсүлева.