Сарапул — алтын шәһәр
Сарапул – сәүдәгәрләр шәһәре. Бай кешеләр күп булганга аны еш кына Алтын шәһәр дип атап йөрткәннәр. Сарапулда 1000 сәүдәгәр булган, ни кызганыч, шуларның йөзенең генә фамилияләре билгеле. Сарапул сәүдәгәрләрнең кайберләре Рәсәйдә генә түгел, хәтта чит илләрдә дә танылганнар. Без бу турыда бик аз беләбез, вакыт чылбыры өзелә. Сәүдәгәрләр башлыча крестьян һәм мещаннардан чыкканнар. Аз гына мал-мөлкәттән башлыйлар. Күбесе уку-язуны начар белсә дә, тәвәккәллекләре, табигать биргән акыллары белән уңышка ирешәләр. Кайвакытта бай кәләшкә өйләнү ярдәм иткән. Сәүдәгәрләр намуслы булалар, аларның әйткән сүзләре документ урынына йөргән. Алар юмарт булалар. Җыелып, ярлылар өчен приютлар, шифаханәләр, мәктәпләр төзергә акча биргәннәр. Алар бу эшне чын йөрәкләреннән, Сарапул алга китсен өчен эшлиләр.
Милләттәшебез Сабир Мөхәммәтҗанов Раскольников урамында “Бакалейные товары” кибете тоткан. Бөтен байлыгын тартып алгач, ул извозчик булып эшли башлый. Хәерче кебек начар киенә. Аны белгән кешеләр: “Ул – бик бай кеше. Бөтен гаиләсе алтында утыра”, — диләр. Тикшеренүләр башлангач, ул: “Ипигә дә акчам юк. Атым, гаиләм ач”, — ди. Хатынының Яр Чаллыда яшәгәнен белгәч, Сабирны да үзләре белән алып, шунда барып, тентү үткәрәләр. Бернәрсә дә тапмыйлар. Очраклы рәвештә багана күтәртергә кулларына лом алалар. Лом бик авыр төсле күренә. Яхшылабрак карасалар, лом дигәннәре торба икән, ике башы ябылган. Сабирның йөзе агарына, әче итеп сүгенә башлый. Кисеп карасалар, торбадан алтын тәңкәләр коела… Мескен Сабирның яшергән байлыгын тагын табалар әле.
Сәүдәгәрләр арасында иң колоритлы фигура – Павел Андреевич Башенин (1868-1910) була. Ул — патша йорты иясе (1904 елда Труда урамында төзелә). Һәм аның искитәрлек дачасы була. Ул урман сатып байый, сәяхәт итәргә ярата, үз өстендә эшләп, культуралы, зыялы кешегә әверелә. Күп укый, театр, сәнгать ярата, зирәк акыл иясе була. Йортыннан кунаклар өзелми. Өендә келәмнәр, көзгеләр, кыйммәтле җиһазлар, бәллүр савытлар, картиналар, китаплар күп була. 1907 елдан ул шәһәр башлыгы вазифасын үти. Шәһәрдә электростанция, суүткәргечләр төзетә, баганага фонарьлар куйдыра. Ике ел эчендә шәһәрнең горурлыгына әйләнгән хатын-кызлар гимназиясе төзетә. Башка сәүдәгәрләргә дә сүзе үтә, аңлата, иң беренче зур сумманы үзе бирә торган була. Тимер юл төзелеше өчен рөхсәт кәгазе алырга зур өлеш кертә: берничә тапкыр Петербургка бара.
Бәхетле буламы ул? Хатыны чибәр. Аны халык хөрмәт итә, ярата. Ул балалары булмаганга бик борчыла. 40 яшьтә гомере өзелә. Сарапулның Мактаулы гражданины Павел Башенинның 3 сере була: хатыны, йорты, үлеме. Аны җирләргә халык күп килә. “Хатыны Италиядән кайтарылган. Павел Башенин аны картага откан”, — дип сөйлиләр.
Сарапулда аның ярым җимерелгән йорты озак торды. Әле бер-ике ел элек бик зур ремонт ясалды. Ә менә Башенинның дачасына киләсе елда ремонт планлаштырылган. Бүген ул музей буларак эшли. Яңа өйләнешкән парлар фотога төшәргә бирегә киләләр. Ул 2 гектар җирне биләп тора. 1881 елгы картиналар бар. Павел Башенинның әнисе Александра Лукинична белән 1900 елда Казанда бергә төшкән фотолары эленеп тора. 12 кешелек өстәл, урындык, сервислар, пианино. Гомеремдә беренче тапкыр искиткеч матур самовар күрдем. Менә хәзер Башенин үзе килеп керер төсле тоела. Менә сәнгатьнең көче кайда! Монда күңелләр чистара, вакыт туктый кебек.
Тагын бернәрсәгә сөендем: монда 75 яшьлек милләттәшебез, рәссам Равил Хафиз улы Хөсәеновның зур-зур картиналары бар. Горурландым!
Башмаклар күргәзмәсе
Дачаның өченче катында — чормада “Башмаклар” дигән күргәзмә урнашкан. Нинди генә аяк киемнәре юк монда?! Сарапул Рәсәйдә аяк киемнәре тегү буенча икенче урынны алып торган. Армиянең өчтән бер өлешен аяк киемнәре белән Сарапул тегүчеләре тәэмин иткән. Алар Бөтенроссия һәм Халыкара күргәзмәләрдә медальләр алганнар. Күннән тарттырып эшләнгән итекнең бер генә җөе дә юк, билгә кадәр җитә, хәтта үкчәсе дә күннән эшләнгән. Агач кадаклы сандал, монгол итеге, читек, галош һ.б.
Даль, Ушаковның аңлатмалы сүзлегендә “башмак” сүзе — татар сүзе диеп бирелә. Күргәзмәдә Ижауда яшәүче Татьяна Михайловна тарафыннан тупланган фарфордан эшләнгән күпсанлы сувенир башмаклар урын алган. Тагын музейда бала бишеге, сандык, каба, мичтән ипи ала торган агач көрәк, май изү өчен гөбе, көянтә, агач чүмеч, 4 чиләк сыйдырышлы агач кисмәк, кәрҗин бар.
Биредә тагын бер кызыклы әйберне белдем: “Сарапул” сүзе – стерлядь (сары балык) сүзеннән алынган. Василий Дуров А.С.Пушкинга шул турыда сөйли. Пушкин шуннан соң үзенең данлыклы “Сказка о рыбаке и рыбке” әкиятен яза.
…Элек сәүдәгәрләр атлап йөргән юлдан бүген инде без атлап йөрибез. Башенинны гади халык бай булганы өчен түгел, ә ярдәмчел, йомшак күңелле, юмарт, һәркемне хөрмәт итеп, тыңлый белүе өчен ярата. Ә без тарихта нинди эз калдырырбыз? Киләчәк буын безне ни рәвешле искә алыр?
Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.