Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Сарапулда асфальт-бетон заводы төзелде
20.07.2015

Сарапулда асфальт-бетон заводы төзелде

10 июльдә Республика Башлыгы Александр Соловьев Са­рапул юл предприятиесе тер­риториясендә Кытайның «D&G Machinery» компаниясе төзегән яңа асфальт-бетон заводын ачу тантанасында катнашты.

Бу Удмуртия белән Кытай Халык Республикасының беренче уртак проекты. Әлеге предприятие бер сәгатьтә 180 тонна асфальт җитештерәчәк. Заводның бәясе — 84 млн. сум. Бу европадагы шундый ук завод бәясенә караганда 25-30 %ка очсызрак. Моннан тыш, әлеге заводның кайбер өстенлекләре дә бар. Мәсәлән, биредә кыска вакытта күпме кирәк, шул кадәр асфальт җитештерергә, әзер продукцияне турдан-туры автомобильләргә төяргә, иске асфальтны эшкәртергә дә була.
Александр Соловьев: “Республикада юлларны төзекләндерәсе дә төзекләндерәсе әле. Моның өчен заманча технологияләр, җиһазлар кирәк. Әлеге асфальт-бетон заводы — беренче адым. Алга таба Глазовта да шундый завод төзү күздә тотыла. Кытай белән килешү нигезендә Удмуртиядә әлеге заводлар өчен җиһазлар җитеш­терү предприятиесе дә төзеләчәк”, — диде.