Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Саранлыкның чиге бармы?
28.04.2022

Саранлыкның чиге бармы?

Гайбәт түгел, гыйбрәт өчен

Уфа-Ижау автобусында оч­рат­кан бер юлдашымның сөй­ләгәннәре миңа бик кызык­лы, шул ук вакытта бик кызганыч та бу­лып тоелды. Әлфирәнең сөйлә­гән­нәрен газета укучыларга да тәкъдим итмәкче булдым.
“Ирем белән без бик очраклы гына диярлек таныштык. Әлеге дә баягы шул Интернет аша. Хәзер социаль челтәрдән кемнең кайда яшәвен, өйләнгәнме, юкмы икәнлеген, хәтта нәрсәләр ашаганына кадәр белеп торасың. Шуңа күрә без озакка сузмыйча, бик тиз өйләнештек. Икебезнең дә яше 30 га җитеп килә иде. Ике арада артык хисләр, мәхәббәт булмады. Яши башлагач, барысы да көйләнер, хисләр дә туар, дип өметләндек. Булачак баламның атасы акыллы, эчми-тартмый торган булдыклы ир булырга тиеш, дип уйлый идем. Ул нәкъ шундый булып тоелды. Аның белән яши башлауның беренче көннәрендә үк аның сирәк, әмма берәгәйле эчә торган кеше булганлыгын аңладым. Эшләгән акчасының күп өлешен аракыга тота. Ә ашарга, кием-салым алырга акчасы юк. Мине гаепләп: “Акчаны тота белмисең, савыт-саба юганда, душта юынганда, суны күп кулланасың. Ваннада юынсаң, пычрак суны түкмә, керне юып куй”, – дип җанга тия башлады. “Без балачакта кишерне балчыгы белән ашый идек. Алма, кыярларны әйтәсе дә юк”, – дип, балаларга юылмаган яшелчә, җиләк-җимеш ашатырга куша. Үтүк тотарга бөтенләй тыя. “Ванна бүлмәсенә элеп куй. Парланып, тигезләнеп кибәр”, – ди. Форточканы да ачтырмый. “Урамны җылытмыйбыз”, – дип кырт кисә. Микроволновка да, заманча телевизорыбыз да юк. “Нигә кирәк ул?» – ди.
Менә шулай бер-беребез белән чит ке­шеләр кебек яшибез. Чөнки бер-беребезне аңламыйбыз, тыңламыйбыз. Бәлки сәбәбе дә бардыр. Ул безнең милләт кешесе түгел. Аның саранлыгы хакында туганнарыма сөйләргә оялам. “Кемдер өлешеңә тигән көмешең, яшә”, – дияр. Әмма болай итеп яшәүнең дә мәгънәсен тапмыйм. Үзара җылы мөнәсәбәт булмагач, гаилә тормышының кызыгы юк. Тормышымны башка милләт кешесе белән бәйләгәнгә, Ходай ризалыгын бирмәгәндер инде. Хәзер җәзасын татыйм. Нишләргә микән миңа?

Дилфәр Хәсәнов, Ижау шәһәре.