Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Сан алдык та… шаккаттык!
11.05.2012

Сан алдык та… шаккаттык!

Узган атнада Удмуртия Республикасы буенча дәүләт статистикасы федераль хезмәте җитәкчесе Евгений Данилов журналистлар белән пресс-конференция үткәрде. Ул 2010 елның 14-25 октябрь көннәрендә уздырылган җанисәпнең, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын исәпкә алуның беренче нәтиҗәләре белән таныштырды.

Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, Удмуртия Республикасы халык саны буенча Россия регионнары (алар 83) арасында 27нче урында, ә Идел буе федераль округындагы 14 регион арасында 8нче урында тора. Удмуртиядә барлыгы 1 миллион 521 мең 420 кеше яши икән. Бу — 2002 елгы сан алу белән чагыштырганда 48 мең 896 (3%) кеше кимегән дигән сүз.

Удмуртиядә шәһәрдә яшәүче кешеләр саны – 1 052 153 кеше, авыл җирендә – 469 267. Хатын-кызлар ирләргә караганда 123 мең кешегә күбрәк, ягъни 9 ир-атка 11 хатын-кыз туры килә дигән сүз. Хезмәт яшендәге кешеләр саны 2002 елгы сан алгандагыга караганда 34 300 кешегә кимегән.

Саннар, шатланырлык түгел, җәмәгать. Халык саны кимүнең төп сәбәпләре – туучылар саны аз булу, бала үстерүгә киткән чыгымнарның күп булуы. «Ана капиталы» кертү дә әллә ни үзгәрешләр бирмәде. 387 мең белән хәзер күп эш майтарып булмый шул. Бездә ике, өченче баласын табарга ният кылган кешегә: «Акылдан шашкан икән бу хатын», — дип карыйлар. Бәлки «Эхо Москвы» радиосыннан Украинада 65 яшьтә бала тапкан бер хатын турындагы тапшыруны тыңлагансыздыр. Бәрәңге сатып алырга да акчасы булмаган бу хатынны ясалма юл белән көмәнгә узганы өчен «Ник ул хәерче үрчетә», — дип сүктеләр шалтыратучылар. Студиядәге бер ханым: «Мин сезнең белән килешә алмыйм, бу апа җәмгыятькә яңа кеше бүләк итте. Моңа шатланырга гына кирәк. Ә инде аның хәерче яшәвендә кем гаепле соң? Пенсионерның тормышын шул көнгә җиткергән, «бала» дип хыялланып йөргән вакытында коры бәрәңгегә утырткан хөкүмәт түгелме?» — диде. Бик дөрес сүзләр бит…

Халык санын алгандагы билгеле булган кайбер милли мәсьәләләргә килгәндә хәл бу ки: Россия буенча 552 мең 299 кеше милләтен «удмурт» дип яздырган. Шуларның 410 мең 5 84е Удмуртиядә яши. 38 процент удмурт үзенең туган телен «рус» дип яздырган (татарларда бу — 28 процент). Узган сан алудан соң удмуртлар саны Удмуртия Республикасында 50 мең кешегә, Россиядә 84 мең 600 кешегә кимегән. Удмуртиядә бүгенгә көндә 98 мең 800 мең татар, 8 мең 300 украин, 8 мең 100 мари, 3 мең 400 башкорт, 2 мең 100 бисермән яши икән.

Бу халык санын алу вакытында беренче тапкыр кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының эшләренә статистик күзәтү үткәрелгән. Евгений Александрович әйтүенчә, 17 мең 700 кече предприятие һәм 34 мең 200 шәхси эшмәкәрдән хисап алынган. Бу тармакта барлыгы 212 мең 600 кеше эшли икән. 1275 кече предприятие һәм 5298 шәхси эшмәкәр халыкка 9,8 миллиард күләмдә түләүле хезмәт күрсәткән.

Әлбәттә, әлеге мәгълүматларның ни дәрәҗәдә чынбарлыкка туры килүе турында бәхәсләшергә мөмкин. Кемгәдер халык санын алучылар барып җитмәгәннәр, кемнәрдер ишек ачмаган. Әлеге саннар күпмедер чынбарлыкны тасвирлый кебек. Республикада халык санын алуның соңгы нәтиҗәләре 2012 елның июнь аенда билгеле булачак һәм массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртылачак.

 

Ринат Батталов