Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Самарага барып кайттым әле
11.04.2013

Самарага барып кайттым әле

     Самарага барып кайттым әле

Самарага барып кайттым әле

Аэропорттан Самара шәһәренә 7.50 минутта кузгалырга кирәк иде. Моның өчен, иң элек, бер сәгать алдан регистрация үтеп, махсус тикшерү узарга туры килде. Самолетта беренче очуым, шуңа өстәп һава торышының да начар булуы бераз куркытса да, пилотларның мөлаем сөйләшеп, пассажирларны борчыган барлык сорауларга да җавап бирүе күңелдәге шикләрне таратты.

Без очкан 8 урынлы PC — 12 (Pilatus) самолетлары Швейцариядә заманча технология буенча эшләнгән. Алар сәгатенә 520 чакрым ара үтәргә һәм җирдән 9144 м биеклекктә күтәрелергә мөмкин. Кечкенә булуга карамастан, биредә пассажирлар өчен бөтен мөмкинлекләр дә каралган, куркынычсызлык чаралары да күрелгән. Пассажирларның берсе – Михаил Самара шәһәреннән Ижауда яшәүче дусларына кунакка килгән. Мондый кечкенә самолетта беренче тапкыр очуы икән. “Миңа Мәскәүгә эш буенча еш очарга туры килә. Ижауга исә автобуста 11 сәгать килдем. Удмуртиядә мин яшәгән шәһәргә дә маршрут ачылуын ишеткәч, бик сөендем. Самолетка билет күпкә кыйммәтрәк булса да, юлга сарыф иткән вакыт кадерлерәк”, — диде ул, алга таба да аэропорт хезмәтеннән файдаланачагына басым ясап. Самарадан Ижауга очучы пассажирлар белән аралашканда, алардан да төрле фикерләр ишетергә туры килде. Геннадий исемлесе: “Ижаудан Кировка очачакмын, киләчәктә Самара-Киров маршруты да булсын иде”, — дип, үз фикерен әйтеп үтте. Шулай ук һәркем самолетның уңайлыгын, кирәкле һәрнәрсә белән тәэмин ителгәнлегенә дә басым ясады.

Ике якка очканда да самолет пассажирлар белән тулы иде. Бу исә әлеге проектның үз максатын аклавын күрсәтә дип уйларга нигез тудыра. 1 июньнән әлеге маршрутларга Саратов һәм Оренбург, ә көз көне Түбән Новгород шәһәрләре дә өстәлер дип көтелә.

 

Эльвира Хуҗина