Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Салым түләүдә үзгәрешләр көтелә
30.10.2014

Салым түләүдә үзгәрешләр көтелә

2015 елның 1 гыйнварыннан күчемсез милеккә түләнә торган салым күләме объектның кадастр бәясенә карап хисапланачак. Әлеге закон проекты шушы көннәрдә Россия Федерациясе Министлар кабинеты тарафыннан яклау тапты. Белгечләр бу тәртипкә күчү кискен булмаячак, ул этаплап башкарылачак, диләр. Күчү чорына 5 ел вакыт бирелә (2020 елга кадәр). Тик шулай да Удмуртия халкы яңа система буенча салымнарны инде 2015 ел нәтиҗәләре буенча 2016 елда ук түли башлаячак. Күчемсез милеккә карата салымны физик затлар елга бер тапкыр түләячәк һәм бу керем җирле бюджетны тулыландырырга ярдәм итәчәк.
Бу нәрсәне аңлата?

Әлеге яңалык — күчемсез милек салымының күләме сизелерлек дәрәҗәдә артырга мөмкин дигән сүз. Бүгенге көндә әлеге салым күләме объектның инвентарьлаштыру бәясеннән чыгып исәпләнә. Ә күп кенә объектларның кадастр бәясе, инвентарьлаштыру бәясенә караганда, әлбәттә, югарырак. Димәк, фатирың никадәр кыйммәтрәк булса, аның өчен салым да югарырак булачак.
Удмуртия Республикасы Финанслар министры Станислав Евдокимов, үз хезмәткәрләре фатирлары мисалында якынча исәпләүләр уздырганнан соң, бу үзгәрешләр халык кесәсенә сукмаячак дип белдерде. Мәсәлән, якынча исәпләүләр буенча, Ленин районындагы бер бүлмәле фатир хуҗасы бүгенге көндә 653 сум салым түләсә, яңа тәртип буенча ул 655 сум түләячәк икән.

Ташламалар

Салым күләме саналганда федераль ташламалар сакланачак. Күчемсез милеккә түләнә торган салымның күләмен хисаплаганда һәр объект өчен салым түләнми торган минимум бар. Фатир өчен бу минимум 20 квадрат метр булса, шәхси йортлар өчен 50 квадрат метр. Мисал өчен, фатирың 51 квадрат метр икән, син аның 31 кв.метры өчен генә салым түләргә тиеш буласың. 31 кв. метрны 0,1% салым ставкасына тапкырлыйсың. Чөнки күчү чорында халыкны зур суммалар белән куркытмас өчен, салым ставкасы 0,1% итеп билгеләнде. Бу ставка шулай ук бакча һәм дача массивларындагы йортларга, җиткерелеп бетмәгән торак объектларына карата да саклана. Киләчәктә бу ставка әкренләп артачак. Станислав Евдокимов сүзләренчә, авыл җирлегендә яшәүчеләрнең күбесенең йорт­лары 50 квадрат метрга да җитми. Шулай итеп, аларның хуҗалары күчемсез милек салымын бөтенләй түләмәячәк. Бүген исә алар шәһәр фатирлары белән бер күләмдә түлиләр. “Әлеге үзгәрешләр социаль тигезлек урнаштыруга ярдәм итәчәк”, — ди министр. Республика бюджетына авыл объектларыннан килүче салым күләме кимиячәк. Ләкин ул юридик затлар хисабына кайтарылачак.

Юридик затларга да кагыла

Күчемсез милек салымындагы үзгәрешләр юридик затларга да кагыла. Республиканың Милек мөнәсәбәтләре министры Рөстәм Зәйнуллин “Удмуртия Республикасы оешмалары салымнары турында”гы законга да үзгәрешләр кертелгәнен билгеләп үтте. Бу эшләр коммерция милекләре (сәүдә йорт­лары) булган хуҗалар үз милекләрен физик зат исеменә теркәп, салымнан качмасыннар өчен башкарыла.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: 2013 елның 1 гыйнварыннан соң төзелгән объектларның инвентарьлаштыру бәясе юк һәм ул милеккә бүген салым бөтенләй исәпләнми. Яңа закон проекты исә бу өлкәдә дә тәртип урнаштырырга ярдәм итәчәк.

Бер фикер

Күчемсез милек салымы сис­темасындагы бу үзгәрешләр зур фатиры, йорты булмаганнарны бик куркуга салмаса да, башка өлкәдә бәяләр арту булмасмы дип шүрләтә. Әйтик, эшмәкәрләрнең сәүдә йортлары өчен милек салымы арту аренда бәясе артуга, нәтиҗәдә товарларның кыйммәтләнүенә китермәсме? Шулай булган очракта һаман да шул кулланучы зыян күрәчәк. Үз фатирың өчен генә түгел, сәүдә йортлары хуҗалары салымы да безнең кесәдән чыкмагае әле…

Гүзәл Шакирова әзерләде.