Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Салымыңны түлә дә, тынычлап йокла!
1.11.2017

Салымыңны түлә дә, тынычлап йокла!

Бу көннәрдә 2016 ел өчен салым кәгазьләре килә башлады. Аларны кулга алгач, халыкта салым түләүгә кагылышлы күп кенә сораулар туа башлады.
Аеруча еш очрый торган со­рауларга шәһәр хаки­мия­тен­дә булган пресс-кон­ференциядә Федераль салым инспекциясенең Удмуртия бүлеге идарәсе хезмәт­кәре Марина Еланцева ачыклык кертте.
— Салым түләү турында кәгазь килмәсә, нишләргә?
— Салым түләү турында кәгазь өч очракта гына килмәскә мөмкин: салым түләүдә ташламалар каралганда, салым күләме 100 сумнан ким булганда һәм салым түләүче Интернет аша шәхси кабинеттан файдаланганда. Әгәр башка сәбәпләр буенча салым түләү кәгазе килмәсә, салым түләүчегә яшәү урыны буенча салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. «Салым түләүченең шәхси кабинеты»нда теркәлмәгән физик затларга салым түләү турында кәгазь почта аша киләчәк. Әгәр Интернет аша «Салым түләүченең шәхси кабинеты» хезмәтләреннән файдаланган булсагыз, нинди салымнарыгыз барлыгы, күләме турында мәгълүмат бары тик электрон формада гына булачак. Әгәр киредән кәгазь формага күчеп, квитанцияләрне хат белән аласыгыз килсә, салым инспекциясенә барып гариза язарга кирәк. Әгәр салым түләү квитанциясен 1 ноябрьгә кадәр алмасагыз, салым инспекциясенә мөрәҗәгать итегез. Салымнар вакытында түләнмәгән очракта, аңа пеня кушып исәпләнәчәк, бурычны суд аша алачаклар, милеккә «арест», РФ чикләреннән читкә чыгуны чикләү, шулай ук бурычны хезмәт хакыннан яки пенсиядән тотып калу кебек кискен чаралар күреләчәк. Шуңа күрә 2017 елның 1 декабренә кадәр салымнарны түләргә кирәк.
— 2015 ел белән чагыштырганда, 2016 ел өчен җиргә һәм транспорт­ка салым күләме арткан. Моның сәбәбе нидә?
— Җир салымы күләменең арту сәбәпләре – салым ставкалары арту, инвентаризация бәясеннән кадастр бәясенә күчү, җир участогының кадастр бәясе үзгәрү һ.б. Ә транспорт салымы арту сәбәбе, салым ставкаларының үзгәрүендә һәм өч миллион сумнан кыйммәт булган автомашиналарга югары коэффициент куелуда. Яшәү урынын үзгәрткән гражданнарның транспорт салымы яңадан исәпләнде. Кеше яшәү урынын үзгәртсә дә, транспортны учеттан төшермәгән очракта да, транспорт аның теркәлү урынына карый. Кемнәрнең ташламаларга ия булуы хакында сайттан белергә мөмкин. Ташламаларны куллану өчен салым органына язмача гариза язарга кирәк. Бу очракта ташламага хокукны раслаучы документлар булырга тиеш.
Шәһәр Башлыгының Финанс идарәсе башлыгы Гүзәлия Асаф кызы Нурмөхәммәтова салымнарны вакытында түләмәүнең Ижау шәһәре бюджетына начар йогынты ясавы хакында сөйләде: “Салымнарның республика бюджетына керүе бүгенге көндә муниципаль бюджетны тулыландыруның төп чыганагы. Салымнарны вакытында түләмәү мәктәпкәчә белем бирү, юллардагы карны чыгару, пенсионерлар өчен бушлай транспортта йөрү, балалар өчен өстәмә белем бирү учреждениеләре, мәдәният һәм спорт, чүп-чарны чыгару тармакларына тәэсир итәргә мөмкин. Узган елда Ижауда физик затлардан алынган милеккә салым 133 млн. сумны тәшкил иткән. Агымдагы елның 9 аенда 22 млн. сум гына салым җыелган. Узган ел шәһәр бюджетына җир салымы буенча физик затлардан 62 млн сум акча кергән булса, быелның ноябрь башына — 10 млн. сум җыелган.
Быел салымнар тагын артып килгән диючеләргә җавап итеп: “2015 елдан милеккә салым кадастр бәясе буенча исәпләнә башлады. Әгәр милекнең инвентаризация бәясе кадастр бәясеннән кимрәк булса, салым күләме ел саен 20 % ка арта.
Салымнар буенча мәгълүматны УР Федераль салым хезмәте Идарәсе буенча nalog.ru/rn18 сайтына яки шәһәр буенча территориаль салым инспекциясенә мөрәҗәгать итеп белергә була. Удмуртия башкаласында 1 нче ноябрьгә кадәр салымнар буенча квитанцияләрне Почта аша тарату тулысынча тәмамланган. Салымнарны түләгән очракта КБК, ОКТМО реквизитларына игътибар итүегез, тагын бер кат квитанция буенча тикшереп чыгуыгыз сорала”, — дип аңлаттылар салым хезмәткәрләре.

“Салымнарны түлә дә, тынычлап йокла” дигән сүзләрне истә тотып, 1 декабрьгә кадәр салымыгызны түләргә ашыгыгыз!

Гөлнара Вәлиева.