Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Салават күперенә үрелеп…
17.10.2013

Салават күперенә үрелеп…

“Выше радуги” эстрада җыр төркеме 3 ел элек 2нче санлы балалар иҗат мәктәбе каршында мәктәп директоры Геннадий Юсим тарафыннан оештырылган. Төркемдә 6 яшьтән 22 яшькә кадәрге, 50гә якын бала шөгыльләнә. Күптән түгел әлеге музыкаль төркем Европа буенча сәяхәттән кайткан. Төп концертны Эстониянең Кохтоярва шәһәрендә шахтерлар көне уңаеннан куйганнар. “Төп максатыбыз — чит илләрдә яшәүчеләрне Удмуртия мәдәнияте, сәнгате белән таныштыру. Әлеге турнедан зур тәҗрибә дә туплап кайттык. Дөньякүләм танылган Modern Talking төркеме белән бер сәхнәдә чыгыш ясау гына үзе ни тора!” ди музыкаль төркемдә шөгыльләнүчеләр

“Выше радуги” төркеме җитәкчесе Геннадий Юсим белән 2нче иҗат мәктәбендә таныштым. Әңгәмәбез вакытында Геннадий Юсим баланы иҗат аша тәрбияләүнең мөһимлегенә басым ясады. “Сәләт һәр балада да була, минемчә. Моны аңлый, тоя, күрә белергә генә кирәк. Ата-ана кечкенә чагында ук баланың сәләтен һәрьяклап үстерү өстендә эшләргә тиеш. Без үзебез дә ата-аналар белән тыгыз элемтә булдырырга тырышабыз. Европа буенча турнега чыкканда да ата-аналар күпчелек чыгымны үзләре күтәрделәр”.

Төркем популяр эстрада җырлары, вокал буенча юнәлеш алган, шулай ук музыкаль спектакльләр куя. Удмурт җырларын заманча башкаралар. Ел саен төрле бәйгеләрдә катнашалар, җиңүләр яулыйлар. Ә менә Европа буенча музыкаль “сәяхәткә” чыгулары беренче тапкыр булган икән.

“Выше радуги” төркемендә милләттәшләребез дә шөгыльләнә. Геннадий Юсим белән шул турыда да сөйләштек. “ Мин балаларны милләтләре буенча бүлмим. Тик менә татарларның күпкә сәләтлерәк булуын ассызыклап китәргә мөмкин. Төркемебездә татар балалары бар. Алина Мөхәммәтҗанова, Рәүф Мирзаев безнең солистлар”, — диде ул. Һәр бала үз туган телен белергә тиеш, — дип саный Геннадий Юсим. “Бала чит телләрдә җырлар башкара икән, димәк, ул үз телен дә онытмаячак”, — ди ул.

Төркемнең солисты Алина Мөхәммәтҗәнованың үзе белән якыннан танышырга да мөмкинлек туды. Ул төркемгә узган ел килгән. Ижауның 86нчы лицеенда, 11нче сыйныфта белем ала. Рус җырларын үз итә, джаз, соул, фанк жанрында җырлар башкара. “Выше радуги” төркеменә килгәч, күп мөмкинлекләр ачылды. Киләчәктә туган телемдә җырларга уйлыйм. Европа буенча турнега чыгу никадәр яңа хисләр уятты! Без төрле шәһәрләрдә урамнарда чыгышлар ясадык, кешеләргә матурлык, бәхет өләштек. Һәм безгә рәхмәт әйтеп китә иделәр ”, — дип, үз кичерешләре белән уртаклашты ул.

“Выше радуги” төркемендә шөгыльләнүчеләрнең тырышлыгына, аларның сәләтләренә сокланасы гына килә! Биредә шөгыльләнүче татар егет-кызларының үз телебезне, мәдәниятебезне, сәнгатебезне онытмауларын да теләп калыйк!

Эльвира Хуҗина