Сакчыл булу вакчыллык түгел
Казан мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, чүпләрне аерып салу өчен төрле төскә буялган контейнерлар кайтара башлаганнар. Аларны төсенә карап, махсус машиналар билгеләнгән вакытта алып китәргә тиешләр. Бик яхшы эш бу. Шул чүп-чар турында сөйләшеп алыйк әле.
Әйе, тормышта чүп-чарсыз яшәп булмый. Күптөрле алар, буа буарлык. Бөтенесен дә бер контейнерга ташлап, чүп полигонына алып китеп өеп куялар. Менә күпме әзер чимал әрәм була бит? Алга киткән Европа илләрендә аларны аерым җыялар, эшкәртәләр. Болай итү халыкның канына ук сеңгән, шуңа күрә чүпләр дә теләсә-кайда таралып ятмый, беркем дә чүп савытларында казынмый да. Ә бездә?
Хәтеремдә, 80нче елларда бу эшне оештырып маташканнар иде, әмма барып чыкмады, тәрбиябез җитмәде. Подъезд төпләренә куелган 5 чиләкнең гомере кыска булды: урладылар, ватылдылар, авып яттылар, вакытында җыеп алмау сәбәпле, сасы исләр чыгарып, чебеннәрнең ашханәсенә әверелделәр алар.
Көнкүреш калдыкларын йорт башына куелган төсле савытларга аерым чыгарып салу кыенмы? Бу калдыклар өчен фатирыңда аерым савытлар яисә пакетлар тотарга яисә төсле контейнерлар янында, чиләгеңдә актарынып, чүп аерырга кирәк булачак. Өлкән яшьтәге кеше бишәр төргәк чүп чыгара алырмы? Яшьләр ул чүпләрне бер савытка гына салмасмы? Чүп бушату торбалары булган йортлар бу мәсьәләне ничек хәл итәр? Шәхси йортта яшәүчеләргә нишләргә? Сораулар бик күп…
Шулай да тормыш калдыкларын аерым җыю эше – кирәк нәрсә. Әйтик, 10 кг газета кәгазе җитештерү өчен йөзләгән агачны харап итәләр. Элек макулатура тапшырган шикелле һәр төр чүпне аерым җыеп эшкәртсәк, табигый байлыкларга сакчыл булырбыз. Чүп-чар турында нинди фикерләрегез бар? Газетабыз аша аңлашыйк әле.
Рабига Мөхәммәтҗанова, Ижау шәһәре