Сакланганны Ходай саклар
Агымдагы елның 17 июнендә 4 яшьлек малай дүртенче каттан егылып төшкән. Әти-әнисе кунаклар белән булганда, күрше бүлмәдәге тәрәзәнең москит рәшәткәсенә тотынган. Рәшәткә малайның авырлыгын күтәрә алмаган. Шул ук көнне кичке тугызда ике яшьлек бала әти-әнисеннән башка гына икенче бүлмәдә уйнап утырган. Уйнаганда, тәрәзәнең москит рәшәткәсенә тотынган. Ул да икенче каттан егылып төшкән. Бүгенге көндә ике бала да хастаханәдә дәвалана.
Тикшерү идарәсе тарафыннан балаларның әти-әниләреннән сораштырулар, суд-медицина экспертизасы уздырылган. Күп кенә очракта ачык тәрәзәләр, москит рәшәткәләре фаҗигаларга сәбәпче булып торалар. 2015-2016нче елларда балаларның егылып төшү очраклары күбрәк пластик тәрәзәләр куелган йортларда булган. Тәрәзәләр дөрес урнаштырылган, тик пластик тәрәзәләр тавышсыз, бик җайлы гына ачыла, баланың тәрәзә ачканы да ишетелми. Балаларны саклау максатыннан, тикшерү идарәсе пластик тәрәзәләргә “бэйби локеры” дигән бикләү җайланмасы урнаштырырга чакыра. Бу ачкыч белән тәрәзәне микроҗилләтү режимында да калдырырга була икән. Әгәр әти-әниләр балаларын саклау өчен бернинди дә чаралар күрмиләр икән, аларга карата җинаять эше кузгалтылырга мөмкин.
Рилия Закирова әзерләде.