Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Сайлауларга йөрүче яшьләр саны артырга мөмкин
16.03.2017

Сайлауларга йөрүче яшьләр саны артырга мөмкин

Удмуртиядә узган ел ахырында Яшьләр парламенты каршында “Яшьләрнең сайлау комиссия”се оешты. Аның рәисе милләттәшебез Рәмис Шәяхмәтов, урынбасары Ләйлә Гасыймова. Алар белән очрашып, комиссиянең эше турында сөйләштек.

Илебездә “Яшьләрнең сайлау комиссия”се Үзәк сайлау ко­миссиясенең хокукый һәм сәяси мәдәнияте эшчәнлеген арттыру, сайлау комиссияләренең кадрлар резервын формалаштыру максаты белән булдырыла. “Яшьләрнең сайлау комиссия”се үз эшчәнле­ген җәмәгать башлангычында гамәлгә ашыра. Аның эшчәнлеген Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары күзәтеп тота.
Комиссия составында 14 кеше. Аларның күбесе — милләттәшләребез. Араларында Яшьләр парламенты, иҗтимагый оешма вәкилләре бар. “Максатыбыз — яшьләр белән элемтә булдыру. Кызганыч, әлегә яшьләр сайлауларның әһәмиятен аңлап бетермиләр. Югыйсә, бу — илебезнең, безнең киләчәк дигән сүз. Сәяси партияләр дә яшьләр белән күбрәк эшләсәләр, нәтиҗәлерәк булыр иде. Сәясәт, сайлауларның әһәмияте турында мәктәп яшеннән башлап аңлату мөһим роль уйный дип саныйм. Депутатлар, сәяси партияләр арасында яшьләрнең идеалы булмау да аларның сайлауларга аз йөрүенең бер сәбәбе”, — диде Рәмис Шәяхмәтов.
“Яшьләрнең сайлау комиссия”сенең беренче составы 2 елга сайланды. Бүгенге көндә мәктәп укучылары, студент­лар һәм эшли торган яшьләр өчен махсус программалар язу белән шөгыльләнәләр. “Мәктәп укучылары арасында башта сораштыру үткәрәчәкбез. Бу анкета тутыру юлы белән эшләнәчәк. Шулай ук балалар өчен уен рәвешендә бара торган программалар язабыз. Студентлар һәм эшли торган яшьләр өчен махсус укыту программасы өстендә эшлим”, — диде “Яшьләрнең сайлау комиссия”се вәкиле Марат Хәмидуллин.
Әлеге өлкәдә тәҗрибә булмаса да, яшьләр уңышка ирешәчәкләренә ышаналар. Яшьләрнең сайлау комиссиясе эшләгән шәһәрләрдә һәм илебезнең башка субъектларында (алар арасында Коми, Мари Иле, Чувашия республикалары, Ульяновск, Самара өлкәләре, Пермь крае бар) 30 яшькә кадәрге гражданнарның сайлауларга күбрәк килүе исбатланган.

Эльвира Хуҗина.