Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Сайлауга барасызмы?
2.09.2016

Сайлауга барасызмы?

2016 елның 18 сентябрендә Россиянең Дәүләт думасына, Удмуртиянең район, авыл советларына депутатлар сайлаячакбыз. Сайлауларга барыргамы, әллә юкмы? Җавап бәхәссез кебек: әгәр син илеңнең гражданины икән, әлбәттә, барырга һәм гражданлык позицияңне күрсәтергә. Ә уйлап карасаң, сорау бик катлаулы икән. Елның-елында сайлауларга бармаучы танышларымнан, дусларымнан: “Ни өчен бармыйсың?” — дип сорагач: “Ә нигә? Минем тавыш бернәрсәне дә хәл итми”, — дип җавап бирәләр. Соңгы вакытта: “Һәр халыкның үзенә лаеклы хөкүмәте бар”, — диләр. Бу сүзләр, булдыксыз җитәкчеләр — илебез гражданнарының аларга начар эшләргә мөмкинлек бирүләре, контроль астында тотмаулары нәтиҗәсе ул, дип ассызыклыйлар. Ләкин һәркемнең гражданлык позициясе булырга тиеш. Ә аны сайлауларда ачык күрсәтеп була. Кухняда, дусларың янында утырып кына хакимияткә “теләкләреңне” җиткереп булмый бит. Совет чорында тәрбияләнгән өлкән буын үз бурычын һәрвакыт үти, сайлауларда катнаша. Ә бүгенге заман яшьләре сайлауларга барамы? Аларның фикерләрен түбәндә бәян итәбез.

Ләйлә Шәймөхәммәтова:
“Мин сайлауларга барам. Бәлки сайлаулар турында минем күзаллавым беркатлыдыр дип уйлыйм. Сайлаулар безнең киләчәкне хәл итә. Бер партия абсолют күпчелек тавыш белән алга чыкмасын. Калганнар да тавыш җыйсыннар. Бу канун кабул иткәндә тәнкыйть аша карау өчен кирәк. Сайлау — ул гражданлык бурычы. Мин кешеләрне сайлау­ларга җитди карарга чакырам. Гади сайлаучыларның әгәр дә депутатлар биргән вәгъдәләрен үтәмәгән очракта аларны кире төшерү мөмкинлеге дә бар. Ләкин бездә гражданлык позициясе бик түбән, без үзебезнең хокукларыбызны яклый белмибез”.

Эльвира Хөсәенова:
“Мин сайлауларга, һичшиксез, барам. Әле балаларымны да ияртәчәкмен, Алла теләсә. Балалар аларның киләчәге сайлау­ларда дөрес тавыш бирүдән дә гыйбарәт икәнлеген белсен. Удмуртиянең, милләтемнең киләчәге безнең кулларда икәнен аңлыйм. Бердәм булсак, ул киләчәк якты, өметле булыр, дип ышанам”.

Рәмис Шәяхмәтов:
“Мин сайлауларга, һичшиксез, барам һәм дусларымны шуңа өндәячәкмен! Безнең киләчәгебез сәяси тормышка катнашуыбызга бәйле. Әгәр дә үзебез сүлпән булабыз икән, хакимияткә, хәл ителмәгән мәсьәләләргә зарланып йөрүдән ни файда?”
Бер танышым үзенең исемен газетаде атарга те­лә­мәде, ләкин үз фикерен барыбер белдерде:
“Мин сайлауның кайчан буласын белмим. Мин, гомумән, сәясәткә «скепсис» белән карыйм. Кызык өчен барырмын инде шунда, бер сызык куярмын. Миңа калса, бу сайлаулар халыкка бик аз файда китерә. Минем танышлар арасында да сайлауларга «скепсис» белән караучылар күбрәк. Безнең тавышлар аз нәрсә хәл итәчәк”.

Күргәнегезчә кешеләр төр­ле булган кебек, фи­кер йөртүләр дә төр­ле. Минем уй­лавымча сайлауларга барырга кирәк.

Рәфилә Рәсүлева.