Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Сайладык
14.09.2017

Сайладык

10 сентябрь — Бердәм тавыш бирү көне артта калды. Быел республика халкы алдында Удмуртия Башлыгын һәм Удмуртия Дәүләт Советына депутатлар сайлау бурычы тора иде.

Удмуртия Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Виктор Кушко хәбәр итүенчә, Александр Бречалов 78,16% тавыш җыеп, Республика Башлыгы булу хокукын яулады. Инаугурация 18 сентябрьдә булыр дип көтелә. Сайлауларда “Бердәм Россия” партиясе 63,16% тавыш җыйган. Икенче урында -“КПРФ”(14,86%), өченче урында – “ЛДПР” (8,95%), дүртенче – “Гадел Россия” (6,57%). Дәүләт Советының алтынчы чакырылышында партия исемлеге буенча сайланган-30, бер мандатлы округлар буенча сайланган 30 депутат урын алачак. Бу — “Бердәм Россия” дән — 47, “КПРФ”тан – 5, “ЛДПР”дан – 2, “Гадел Россия”дән – 2, сайлауларга үз исемнәреннән баручы 4 кешегә депутат мандаты тапшырылачак дигән сүз. Шул исәптән Дәүләт Советы депутаты мандатларына милләттәшләребез: Фәрит Губаев, Наил Мухамедзянов, Ленар Сафин, Рәшид Абашев, Софья Широбокова, Фәрит Юнысов, Тимур Ягъфаровлар да ия булачак. Без сезне әлеге җаваплы эшкә алынуыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз.

Сайлаулар төгәлләнгәннән соң Росссия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе, “Бердәм Россия” париясе җитәкчесе Дмитрий Медведев партиянең регионнардагы бүлекләре сайлау штаблары белән селектор киңшмәсе уздырды. Анда Удмуртия Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречалов: “Республиканың Үзәк Сайлау комиссиясе җитди тәртип бозуларны теркәмәде. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: республика сайлау участокларында теркәләгән партияләр һәм кандидатларның күзәтчеләре генә түгел, халыкара кунаклар да бар иде. Халыкара күзәтче вәкаләтләре бирелмәсә дә, Үзәк сайлау комиссиясе аларга сайлау участокларына керергә рөхсәт итте. Алар сайлауларның узуын яхшы бәяләделәр”, — диде. Әлеге киңәшмәдән соң журналистлар белән очрашуда ул: “ Мин үз эшемне сайлауга кадәр һәм сайлаудан соң дип бүлмим. Без апрель аенда ук аеруча кискен торучы проблемаларны билгеләдек. Аларның кайберләрен ашыгыч хәл итәргә кирәк иде. Шул ук вакытта без республика белән таныштык. Начар эшләдек дип әйтә алмыйм. Әлбәттә, тизлекне арттырырга кирәк. Шулай да кайсыбер нәтиҗәләрдән без канәгать. Хәзер республика җитәкчеләре алдында икътисади хәлне яхшырту, киләсе елга бюджетны кабул итү бурычы тора. Регион федераль максатчан һәм адреслы программаларда катнашсын өчен тырышырга, район башлыкларына, эшмәкәрләргә яңа проеклар өстендә эшләргә, яңа предприятиеләр ачарга кирәк. Сайлауларда теләге булган һәркем катнашты. Аларның барысына да рәхмәт”, — диде.