Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - “Сазлык” кибәчәк
31.08.2017

“Сазлык” кибәчәк

Ижау шәһәренең халык телендә “Сазлык” дип йөртелүче рай­онын су басу белән көрәшү мәсьәләсе турында “Яңарыш” газетасында берничә тапкыр язып чыккан идек инде (“Яңарыш” №4, №13, №28).

Ниһаять, мәсьәләне уңай якка хәл итүгә бер адым ясалды. «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» Федераль проекты кысаларында “Радонеж” подряд оешмасы тарафыннан Партизанская урамында (Магистральная урамыннан алып Железнодорожный тыкрыгына кадәр) юл төзекләндерелде. Бу юлның гарантияле куллану вакыты, килешү буенча, 24 ай. Моннан тыш, Партизанская урамында җирле бюджет хисабына су җибәрү системасы да эшләнде. Бүгенге көндә су җыелу станциясенә явым-төшем, кар суларын агызу өчен 122 м озынлыкта бордюр, 153 м озынлыкта ялгаш ясалды. Сәгатенә 80 куб. егәрлек белән эшләүче ике насос­лы канализация станциясе урнаштырылды. Ул суны Иж елгасына агызып җибәрәчәк.
“Мондый җайланмаларны урнаштырыр алдыннан бик күп төрле вариантлар каралды, биредә яшәүче халык белән уртак фикергә килеп, иң кулае һәм шәһәр бюджеты мөмкинлегеннән килә торганы шушы дип табылды, – ди шәһәр җитәкчесе Юрий Тюрин. – Юл төзекләндерү һәм суны агызып җибәрү җайланмалары 11 миллион сумга төшкән. “Сазлык” районының башка урамнарын мондый су җибәрү җайланмалары белән тәэмин итәргә әлегә мөмкинлек юк. Моның өчен масштаблы проект кирәк: 19 метр тирәнлектәге иске коллекторны эшләп бетерергә, я булмаса, бөтенләй яңа нәрсә уйлап табарга кирәк булачак.
“Карыйбыз инде, ничек булыр? Әлегә бу яңа җайланмаларны сынарлык яңгырлар яумады. Шәхси хуҗалыкларны су басуларга, базларга су кереп җәфа чигүләргә нокта куелгандыр, дип өметләнәбез”, — диделәр биредә яшәүчеләр һәм әлеге катлаулы эшне башкарып чыгучы бригадага, җитәкчеләргә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

Элмира Нигъмәтҗан.