Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - “Сазлык”та боз кузгалса…
26.01.2017

“Сазлык”та боз кузгалса…

Ижауда халык телендә «Болото» дип аталган районны язын су басу мәсьәләсе матбугат чараларында еш яктыртыла. “Нигә бу мәсьәлә күтәрелә? Югыйсә, бүгенге көндә су басу мәсьәләсе актуаль түгел. Урамда чатнама салкын”, — диярсез. Шулаен шулай да, тиздән яз җитәчәк һәм аның нинди “бүләк” әзерләп торуын беркем дә әйтә алмый. Ә “Болото” районында яшәүчеләр яз җитү турында уйларга да куркалар. Чөнки елның бу вакыты аларга мунча, йорт эчләренә су тулу, машиналарның су эчендә йөзеп йөрүе кебек күңелсезлекләр, матди зыян китерә.
Бу актуаль мәсьәләне күтәреп чыгып, чаң сугучы, җитәкчеләрнең ишекләрен кагучы кеше, үзе дә шушы су астында калучы районда шәхси йортта яшәүче — Илһам Хәмидуллин. “Яңарыш” редакциясенә дә ул үзе килде һәм Ижау шәһәренең Партизанская урамында яшәүчеләрнең аянычлы хәле турында сөйләде. Илһамның кулында рәсми кәгазьләр тутырылган калын папка. Кайда гына булмаган да, кемгә генә рәсми хат белән мөрәҗәгать итмәгән ул. УР Төзелеш, архитектура, торак сәясәте министрлыгына, Ижау шәһәре хакимиятенә, Удмуртия буенча Кулланучылар хокукларын яклау Федераль идарәсенә, УР Хөкүмәтенә дә язган һәм алардан җавап алган.
“Ни өчен борчыласыз, сезнең хатка уңай җавап биргәннәр. Бу мәсьәлә хәл ителәчәк дип вәгъдә иткәннәр”, — димен милләттәшемә әлеге рәсми хатлар белән танышканнан соң.
“Ии, әйттегез сүз, мондый җавапларны мин күп алдым. Инде 5нче ел төрле инстанцияләргә барып, хатлар язып, ялынып йөрим. Әле берсенең дә эш башкарганы юк. Ел саен яз җиткәч, шулай җәфа чигәбез. Менә яз үтү, җирләр кипшерү белән мәсьәләне хәл итәбез, дип вәгъдә бирәләр дә, тагын икенче язны шулай ук каршы алабыз” , — ди уфтанып Илһам.
Эш урыныннан кузгалмагач, Илһам Президент Владимир Путинга һәм “Бердәм Россия”гә дә хат язган. “Ә нәтиҗә күренми”, — ди ул.
“Без, Ижау шәһәренең Степан Разин һәм Партизанская урамында яшәүчеләр җитәкчеләрнең игътибарын безне борчыган мәсьәләгә җәлеп итәргә тырышабыз: һәр язда каралты-кураларыбыз су астында кала бит. Мәсьәлә хәл ителмәгәч, гаделлекне табып булмауга инанабыз, җитәкчеләребезгә һәм депутатларга булган өметебезне өзә барабыз.
Балаларыбыз дымлы һавадан әледән-әле авырый, пенсионерлар иза чигә. Минем әнием Бөек Ватан сугышы елларында туган, ике тапкыр ачлыктан күбенеп, үлем белән көрәшкән, михнәтләргә каршы тора алган, ә хәзер урамда XXI гасыр, әни салкыннан туңа, чөнки су газ колонкаларына кереп, март-апрель азакларында җылысыз калабыз. Владимир Путин үзенең соңгы бер чыгышында: “Без бердәм халык, чиновниклар, слесарьлар, сатучылар юк, без — рәсәйлеләр”, — дигән иде. Безгә, яшь буынга, әниләребез алдында, аларга лаеклы картлык бирә алмаганыбыз өчен, оят булырга тиеш. Бу — безнең, бурычыбыз”, — ди әңгәмәдәшем.
Декабрь аенда Илһам УР Дәүләт Советында булган, Шәһәр Думасы депутатлары белән очрашкан. “Аларның бу мәсьәлә буенча эш төркеме булдырып, тиз арада мәсьәләне хәл итү юлларын эзләргә тотынуы мине бераз канатландырып җибәрде. Өмет уянды», — ди ул.
29 декабрьдә әлеге сорау буен­ча “Известия УР” газетасы ре­дакциясендә түгәрәк өстәл узды. Биредә турыдан-туры бу мәсьә­ләгә җавап бирә алучы белгечләр, журналистлар катнашты.
Хезмәт һәм миграцион сәясәт министрлыгының укыту-методик үзәге җитәкчесе Виталий Губкин:
“Мин үземне шулай ук бу сазлыктан зыян күрүче дип саныйм. Безнең үзәкнең 1957 елда төзелгән тулай торагы калкурак урында, бу баткаклык утравыннан ерактарак кебек. 2010 елда бинаны төзекләндерү эшен башладык. Моның өчен канализация һәм су каналына яңадан ялганырга кирәк иде. Торбалар өчен траншея казу эшләрен башлагач, 1 метр тирәнлектә су барлыкка килде. Мин үзем — элекке МЧС хезмәткәре, бу суның кайдан барлыкка килгәнен аңлыйм. 80нче еллар азагы — 90нчы еллар башында Степан Разин урамында күп этажлы йортлар төзелә башлагач, күтәрелде су. Ул вакытта төзелеш нормаларын исәптә тоту юк иде. Нәтиҗәдә, Позимь елгасына суны җибәрүче дренажның каплануы шушы күңелсез хәлләргә китерде. Бу урында бөтенләй төзелеш алып барырга кирәк түгел иде. Гомумән, СанПиН нормалары буенча ул урында яшәргә ярамый. Әмма биредә йортларны күптән төзегәннәр һәм бүгенге көндә кая барасың? Бигрәк тә монда гомер итүчеләргә авыр. Алар сазлык эчендә торып калдылар. Бигрәк тә яз көне су киткән вакытта хәлләр мөшкелләнә. Язның ничек килерен беркем дә әйтә алмый. Быел бигрәк тә кар күп яуды.
Бу урында дренажны тәртипкә китерергә кирәк. Партизанская урамын өстәмә коллекторлар һәм гап-гади канау да коткара ала.
Ижау хакимиятенең төзек­ләндерү һәм транспорт идарәсе җитәкчесе Сергей Кабанов бу тәкъдимгә башкача карый: “Удмуртгипроводхоз” бу турыда яхшырак белә, ул мондый юлны тәкъдим итми”, — ди.
Бу сүзгә “Болото”да яшәүче Партизанская урамы комитеты рәисе Сәрия ханым Закирова да кушылды: “Канау казу белән чикләнсәң, су һичшиксез безнең бакчаларга, йортларга керәчәк, без моның аша үттек инде. Бу хакта депутатлар катнашлыгында үз җыелышыбызда фикер алышырбыз әле”.
УР буенча Роспотребнадзор идарәсе эпидемиология бүлеге җитәкчесе Вера Данилова: “Икенче ел инде бу район А гепатиты вирусы һәм башка авырулар иң күп таралган район булып тора. Гепатит белән авыру очраклары Ижау шәһәрендә 3 тапкырга артты. 80% үсешне Первомай районы, шул исәптән Партизанская һәм Степан Разин урамнары бирде. Бу ситуацияне күз уңында тотарга тырышабыз, иммунизация үткәрәбез, балаларга прививкалар куярга тырышабыз. Әмма бар шәхси йортларда яшәүче халыкны да җәлеп итә алмыйбыз. Язгы ташу вакытында хәл аеруча кискенләшә», — ди.
Әйтеп үтелгән урамнарда яшәүчеләр арасында ротовирус, норовирус очраклары да күп була. Бу авыруларга каршы прививкалар да юк”, — ди.
Әйе, бу зур микрорайонга караган мәсьәләне ничек тә хәл итәргә кирәк. УР буенча Роспотребнадзорның санитар күзәтү бүлеге җитәкчесе Владимир Дмитриев:
“Эшне бүгенге көндә кичек­мәстән эшли торганына һәм әкренләп мөмкинлектән чыгып башкара торганга бүлеп хәл итәргә кирәк. Әйтик, кичекмәстән эшли торганы — язгы ташу вакытында суны агызып җибәрергә әзерләнү, ә соңыннан инде агызып җибәрү канализациясен төзекләндерү. Соңгысы безнең компетенциягә карамый. СанПиНда шәһәр канализациясе нинди булырга тиешлеге җентекләп тасвирланмаган, анда бары гомуми тәртипләр генә каралган”, — дип җавап бирде.
Бу әңгәмәгә тагын да Сергей Кабанов кушылды. Ул: “Ел саен бу районны язгы ташудан коткару өчен ни генә эшләмибез. Нәтиҗәдә, явым-төшем суларын агызу коллекторыннан башка булдыра алмабыз, дигән нәтиҗәгә килдек. Бүгенге көндә торглар уздырып, эш башкаручы оешманы билгеләдек. Ул суны агызып җибәрү буенча проект әзерләде. Әлеге проект 100 миллионлап сумга төшәчәк. Ә коллектор бу акчага керми, моның өчен кайчандыр элегрәк төзелгән коллекторны кулланачаклар. Инде ничә еллар шәһәр һәм республика бюджетыннан бу проектка акча бүленүен сорыйбыз. 2017 ел бюджетына явым-төшем суларын агызу коллекторын тикшерү өчен 3 миллион бүленәчәк. Әмма аны тикшерү җәйсез башланмаячак. Чөнки башта техбиремне торгка кую өчен әзерләргә кирәк. Шунсыз булмый. Аннан соң торг­лар уздырыла. Якынча апрель урталарында коллекторларны тикшерүче оешма белән килешү төзеләчәк.
Проект бар, әмма аны чынга ашыру бик кыйммәт. Әле 20 еллап кулланышта булмаган коллектор эшкә яраклы буламы, бил­гесез. Яраклы булган очракта да, проектны чынга ашыруга күп суммалар таләп ителәчәк. Андый акчалар шәһәрдә генә түгел, рес­публика бюджетында да әлегә юк”, — диде.
Владимир Дмитриев: “Әлеге мәсьәләне хәл итүгә депутатларны җәлеп итәргә кирәк”, — ди. Шунсыз булмый. Бәлки депутатлар әлеге микрорайонда яшәүче халыкның ышанычын аклар. Ә әлегә Партизанская һәм Степан Разин урамнарында яшәүчеләр бу мәсьәлә буенча бераз боз кузгала башлауга да шат.

Элмира Нигъмәтҗан.