Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - “Сазлык”ны киптерү юлында
12.07.2017

“Сазлык”ны киптерү юлында

Халык “Сазлык”, яки урысчалап әйткәндә “Болото” дип әйтергә күнеккән Ижау шәһәренең микрорайонында яшәүчеләрнең су басудан җәфа чигүләре турында инде беренче генә язуыбыз түгел. Шушы районда яшәүче милләттәшебез Илһам Хәмидуллин әлеге сазлыкны киптермичә, тынычланмаска үзенә сүз биргән. Җитәкчеләрнең ишекләрен кат-кат кага, югары урыннарда утыручыларга бер-бер артлы хатлар яза ул. Александр Бречаловка әлеге сорау белән мөрәҗәгать итә. Тамчы тамып таш яра, дип юкка гына әйтмиләр бит. Илһам да түрәләрнең игътибарын бу кискен мәсьәләгә җәлеп итүгә ирешә.
Әле берничә ай элек кенә шәһәр хакимияте белгечләре бу мәсьәләне хәл итү өчен миллионлаган суммалар түгәргә кирәклеге, андый суммаларның юклыгы турында сөйләгәндә, гомумән, боз кузгалмас, шулай сүздә, акча юклыкка сылтап, зарда гына калыр төсле иде. Әмма болай булып чыкмады. Күзләр курка, ә куллар эшли, дигәндәй, әкренләп мәсьәлә хәл ителә тора. Башта шәһәр хакимияте бу районда урнашкан тоннельнең торышын тикшерергә карар кыла. Әлеге эшне “ИжДайф” клубы аквалангистлары башкара. Тикшерү эшләренә 3 млн сум акча тотыла.
4 июнь көнне бу урамда гомер итүчеләр төзелеш нечкәлекләре турында фикер алышу өчен шәһәр җитәкчеләре белән очраштылар. Аларга суны кудыручы нинди җиһазлар урнаштырачаклары турында тәфсилләп аңлаттылар. Ижау шәһәре башлыгы Юрий Тюрин: “Әлегә вакытлыча су кудыру корылмалары белән чикләнергә туры килә. Даими су кудыру схемасын булдыру өчен тиешле акчалар юк. Аның өчен бик күп суммалар тотарга кирәк. Вакытлыча су кудыру корылмаларын урнаштыру да 5 млн сумга төшә”, — дип сөйләгән иде.
Удмуртия Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаруче Александр Бречалов бу турыда: “Партизанская урамында гына түгел, параллель урамнарда да явым-төшем суларын агызу проблемасын кичекмәстән хәл итәргә кирәк. Бу район “Сазлык” дип йөртелә. Нәрсә инде бу?! Әлбәттә, дистәләгән миллионнар кирәк булачак. Әмма бит монда кешеләр яши”, — диде. Ул бу мәсьәләне хәл итүгә ныклап алынырга кирәклеген әйтте.
Партизанская урамын тәртипкә китерүнең икенче этабы — урамнан явым-төшем сулары агу өчен каналлар урнаштыру, тимерьюл аркылы чыгу урынында, шәһәр яңгыр канализациясенә суны кудыру өчен, ике насослы су җыелу урыны ясау булды. Боларны гамәлгә ашыру өчен 4 млн 600 мең сум акча шәһәрнең резерв фондыннан бүленгән. Бу эшләрнең башкарылуы өчен район халкы Илдар Бикбулатовка рәхмәтле.
Инде Партизанская урамында су җибәрү каналларын салу эше төгәлләнде һәм яңгырлы көндә аларның ничек эшләве тикшерелгән. Бер айдан Партизанская урамында төзекләндерү эшләре дә тәмамланачак. Яңа асфальтны кыска гына вакыт эчендә салачаклар. 10нчы июльдән инде яңа асфальт түшәү эше башланган. Иң элек өч кат иске асфальт кырдырып алынган. Эшне шәһәр юл төзү хезмәткәрләре 15нче августта төгәлләргә планлаштыра. Юлның нигезенә вак таш салып, өстән ике кат асфальт белән каплаячаклар. Әлеге эшнең чыгымнары 10 млн. сумнан артып китәчәк. Ул “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” федераль программасы кысаларында гамәлгә ашырылачак.
“Бу мәсьәләне хәл итүдә яр­дәм иткән барлык җитәкчеләргә: Удмуртия Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречаловка, РФ Дәүләт Думасы депутаты Валерий Бузиловка, Шәһәр думасы депутатлары Андрей Батовка һәм Дмитрий Никоновка, “Теплострой” җәмгыяте директоры Андрей Никитинга зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә”, — ди Илһам Хәмидуллин.
Ел саен яз-җәй айларында базларына кергән суны чиләкләп түгүчеләр: “Мондый җәфа чигүләр тәмамланыр, безгә дә цивилизация килеп җитәр”, — дип өметләнә.

Элмира Нигъмәтҗан.