Сагыну сагышы
Безнең Кичкетаң авылында һәрьяклап үрнәк булып Нуриәхмәт карт белән Фәхерҗиян карчык яшәделәр. Алар 4 малай, 2 кыз тәрбияләп үстерделәр. Малайларның берсе дә аракы эчмәде, тәмәке тартмады. Әти-әниләренә куаныч өстәп, бик тәртипле булдылар.
Касыйм, Салих, Гыйльмулла һәм Шәйхеләхмәт — дүртесе дә Бөек Ватан сугышына киттеләр. Дүртесе дә яу кырында батырларча һәлак булдылар. Нуриәхмәт белән Фәхерҗиян карчык дүрт улларын югалттылар. Дүрт бармакның кайсысын тешләсәң дә, тигез авырта. Дүрт улларын да тилмереп көттеләр алар. Күргән төшләрен дә уллары кайтуына юрадылар. Кече уллары Шәйхеләхмәтнең әбинең төшенә керми калган бер генә дә төне булмагандыр, мөгаен. Күз алдында Шәйхеләхмәт шәүләсе, юлдан килүче һәркем аңа улы булып күренде. Менә капканы киереп ачып керер кебек тоелды анага газиз баласы. Бигрәкләр дә яшь иде шул ул. Һәлак булган хәбәре дә килмәде төпчегенең. Ана, улына охшатып, кайчакта: “Шәйхеләхмәтем, балам”, — дип башкаларга эндәшүдән чак үзен тыеп кала торган иде. Карты Нуриәхмәт кенә көтә алмады. Бу кайгыга йөрәге түзмәде аның, вафат булды.
Яшел сандыгын көнгә бер тапкыр актарып чыкмаса, йоклый алмый Фәхерҗиян карчык. Бу аның гадәтенә әйләнгән иде инде. Шул сандыкны ачса, улының кайтуына өмете арта. Чөнки анда Шәйхеләхмәтенең сугышка киткәндә тешләп алган икмәге саклана. Ата-бабасыннан калган шушы йола улының кайтасына ышаныч уята. Төпчеге кайтырга тиеш! Туган йортта аның башлап куйган ризыгы, әнисе көтә.
Фәхерҗиян әби улларыннан калган һәрнәрсәне кадерләп саклый иде. Менә — төпчегенең сатин күлмәге. Улының төсе генә түгел, исе дә саклана шул күлмәктә. Аңа күпме күз яшьләре сеңгәнен ул үзе генә белә. Төпчегенең чоланда саклана торган чаңгыларын да күрше малаена бирмәде. Улы кайтыр да шуып китәр төсле тоелды аңа. Әнә шулай улының әйберләре белән сөйләшеп, җанына тынычлык тапкандай була иде әби.
Фәхерҗиян карчыкның кайгы-хәсрәтен бөтен авыл уртаклашырга тырышты. Авыл Советы, колхоз идарәсе дә ярдәм итте. Отпускага кайткач, мин дә әбиемнең хәлен белергә киттем. Ул, песие белән сөйләшә-сөйләшә, капкадан чыгып килә иде. “Әйдә әле, Мортый, эскәмиягә чыгып көтик. Әнием урамнан ук каршы алмады дип үпкәләмәсен Шәйхеләхмәтем”, — дигән сүзләрен мин дә ишеттем.
Менә шулай тилмереп көтте әбекәй улларын. Күрешергә генә насыйп булмады. Ни кызганыч, мин икенче кайтканда әбекәй вафат булып, аны бөтен авыл белән зурлап, хөрмәтләп җирләгәннәр иде. Урыны оҗмахта булсын. Әбинең өч оныкчыгы да исән, инде үзләре дә әбиләр. Барысы да Ижауда яшиләр. Алар әби-бабайларының, туганнарының рухына дога кылып торалар.
Бөек Ватан сугышында һәлак булган ирләрен, улларын шушы көнгә кадәр тилмереп көткәннәрнең сабырлыгына гомер буе сокланып яшәдем мин. Фәхерҗиян әби — шундыйларның берсе иде. Ул бәетләр, шигырьләр иҗат итәргә дә яратты. Аның шигырьләрендә миллионнарча солдат аналарының олы кичерешләре, якты өметләре чагыла.
“Балаларым, сугышларга
Батыр булып керегез.
Безнең изге җиребездән
Дошманнарны сөрегез”.
Әби бик сызланып гел бер сүзне кабатлады: “Дүрт улымның берсе кайтып, каберем өстенә туфрак салмас микәнни?!” Кайта алмадылар шул. Дүртесе дә батырларча һәлак булып, чит җирләрдә ятып калдылар.
Сафа Фаррахов, Можга шәһәре.