Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Сагындырган бәйрәм
13.05.2021

Сагындырган бәйрәм

Удмуртия Республикасы сугышның беренче көннәреннән үк илдәге мөһим тыл базаларының берсенә әйләнә. Биредә сугышлар бармаса да, республика халкының җиңүгә керткән өлеше бик зур була. Сугышка Удмуртиядән 360 мең кеше китә, шуның яртысы кире әйләнеп кайтмый. Республикада фронт өчен корал коела, укчы корал гына да 11 миллион данә җитештерелә. Фронтка корал җибәрү өчен бер ел эчендә Ижау-Балезино юлы төзелә. Быелгы Җиңү бәйрәмендә әнә шуларга басым ясалган иде.

Күз алдыннан тарих үтте

Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган парад агымдагы елда нәрсә белән истә калды соң? Пандемия булу сәбәпле, узган ел бәйрәм булмаганлыктан, Бөек Җиңү бәйрәме сагындырган. Табигать тә, кеше ял итәрлек итеп, матур көн бирде. “Үлемсез полк” акциясе быел онлайн рәвештә үтсә дә, якыннарының портретларын тотып чыккан кешеләр шактый күренде. “Ижау балачагы” исемле интерактив программа төрле мәйданчыкларда эшләде. Дәүләт Советы мәйданчыгында үзеңне партизан итеп хис итәргә мөмкинлек бар иде. Ел саен үткәрелә торган җиңел атлетика “Тынычлык эстафетасы”нда 3 меңнән артык кеше катнашты. Төрле төсле утлар белән эшли торган музыкаль фонтанда хәрби техниканы һәм Ижау заводларында бүгенге көндә җитештерелә торган коралларны күрергә була иде. Парадта 34 Бөек Ватан сугыш ветераны катнашты. Алар арасында концлагерьда тоткында булган һәм Ленинград блокадасын үткән ветераннар да бар. Пушкин урамы буйлап 1800 кеше үтте. Эчке эшләр министрлыгы, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте вәкилләре, кадет класслары, патриотик оешмалар, Әфган, Чечня сугышында катнашкан ветераннар төз, матур итеп атлаган мизгелләрдә илебез өчен горурлану хисләре кичерәсең. Быел беренче тапкыр Әфган сугышы ветераннары ком төсендәге махсус кием белән уздылар. Ижау заводлары үзләре җитештергән хәрби техника тәкъдим иттеләр. Ижау мотозаводы “Аксион-холдинг” техникасы Җиңү парадында үткәндә гүя тарих кире кайткандай булды. Завод сугыш елларында “Катюша” өчен реактив снарядлар җитештерә. Парадта аның төгәл күчермәсе катнашып, бәйрәм зал­пы да бирде. Сугышка кадәр әлеге заводта Россиядә беренче мотоцикллар җитештерелә башлый. 20 мең мотоциклның 3 меңе фронтка җибәрелә. Шулай ук заводта 1941 елда “Максим” пулеметы чыгарыла башлый. Сугыш өчен 82 мең пулемет әзерләнә. 1948 елда Калашников автоматы җитештерелә башлый. Парадта “Купол” электромеханика заводында җитештерелә торган арктик “Тор” техникасы, «Адь­ю­тант” мишень комплексы үтте. Һәрвакыттагыча “Оса” зенит — ракета комплексы бәйрәм салюты атты. Бәйрәм программасы көне буена барды. Сокланырлык, күңел күтәрерлек, шатлыклы мизгелләргә бай булды бәйрәм. Сарапул шәһә­рендә дә парад үзенчәлекле булды. Биредә Илһам Фәррәхов җи­тәк­челегендә хәрби һәм ретро машиналар үтте. Көн озынлыгына олысы-кечесе әлеге машиналар янында кайнашты.

Ветераннар

Ел саен шәһәрдә “Транспорт ветерана” исемле акция эшләп килә. Быел да ветераннар парадка әлеге транспорт белән килделәр. Подполковник Шәйхенур Мулинны машина йөртүгә 20 ел стажы булган Ольга алып килде. “Әлеге акциядә эшләр өчен зур сынаулар үтәргә туры килде. Әле менә бүген дә каушыйм. Чөнки ветеранны йөртү –зур җаваплылык. Мин сезнең белән горурланам, булганыгыз өчен зур рәхмәт!” — диде ул Шәйхенур агага. Шәйхенур ага ул көнне иртәдән үк парадка әзерләнгән. Олы яшьтә булгач, кан басымы да уйный, сугыш яралары да яңара. Шулай да ул үз-үзенә: “ Җиңүнең 76 нчы язын каршыларга!” — дигән бурыч куя. “Җиңү бәйрәме минем өчен туган көннән дә артыграк. Сугыш башланганда, миңа 17 яшь иде. Иптәшем белән футбол уйнадык, кичтән кызлар янына барырга сөйләштек. Шунда сугыш башланганын ишеттек. 19 яшьтә фронтка алдылар. Пулеметчы булып хезмәт иттем. 1945 елның 9 маенда минем өчен сугыш бетмәде. Мине япон сугышына җибәрделәр. Танкта сугыштым, бик күп яралар алдым. Сугышка киткәндә, әни бер уч туфрак бирде. Әнә шул саклагандыр дип уйлыйм. Мин инде хәзер бүгенге көн белән яшим, киләсе елда тагы каршыларга язсын”, — диде ул. Бу көнне аны Александр Бречалов шәхси котлады.
Әминә апа Фәйзрахманова – Ленинград блокадасының авырлыгын кичергән ветеран. “Михнәтләрне күрдек инде, түздек. Бу көннәрне дә күрергә насыйп булды, Аллага шөкер. Җиңүнең 76 нчы язын каршылыйбыз!” — диде ул. Шулай ук парадны бик күп тыл ветераннары да тамаша кылдылар.

“Геройларга тигезләнәбез”

Мәктәптә укыган елларда “Аҗаган” уены үткәрелеп, без ан­да бик теләп катнаша идек. Быел Җиңү бәйрәмендә “Геройларга ти­гез­ләнәбез” исеме астында үткән бәйгене карап, әнә шул мизгелләрне искә төшердем. Әлеге бәйге Удмуртия Республикасының дәүләт программасына керә. Зур масштаблы чарада мәктәпләрдә, училищеларда белем алучы 12 яшьтән 19 яшькә кадәр 7600 укучы катнашкан. 1200е финалга чыккан. Кадет класс­ларында укучылар, яшь армиячеләр, яшь гвардиячеләр отрядлары, хәр­би-патриот клуб-лар өчен әлеге бәйге — үз-үзеңне сынау. Финалда 26 му­ниципаль берәмлектән 47 команда катнашты. Алар составында 514 яшь армияче, ГТО билгесенә лаек булган 200 яшүсмер, республика, округ ярышларында җиңүчеләр бар. Бәяне запастагы полковник Александр Комлев җитәкчелегендәге һөнәри дәрәҗәдәге жюри бирде. Судьялар катнашучыларның тышкы кыяфәтенә, хәрби атамаларны белүләренә бәя бирделәр. Үзәк мәйданда алар төз атлап, җырлап уздылар. Читтән карап торганда, барысы да күренә. Мин кызлар булган командаларга сокланып карадым. Гомумән, яшьләрнең әлеге мәйданнан үтүләре горурланырлык. Патриотик җырлар башкарып, тамашачыларны куандыр­дылар. Җиңүчеләрне Мәскәү шә­һә­ренең “Патриот” паркына юллама һәм Ка­лашников автоматы макеты белән бүләкләделәр. Финал иртән парад булган Үзәк мәйданда үтте. Катнашучылар өчен бу парадта катнашу белән бер иде. Әлеге бәйге хәрби — патриотик клубларда үтә торган чараларга юл ачты. Алга таба хәрби әзерлек лагерьлары эшли башлаячак. Сентябрь аенда Михаил Калашников кубогы узачак.
Бөек Җиңүнең 76 еллыгы әнә шулай республикабызда гасырларда да шавы югалмас илаһи бер тантана, дулкынландыргыч бәйрәм, кадерле очрашулар төсендә ихлас һәм җылы үтте.

Рәфилә Рәсүлева.