Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Сагынасыңмы, дип сорыйлар…
8.08.2019

Сагынасыңмы, дип сорыйлар…

Һәркемнең, бер генә булса да, хастаханәдә дәваланып ятканы бардыр… Моңа кадәр эш-мәшәкатьләргә күмелеп, чабып йөргәндә сизелми дә үткән вакыт бермәлне туктап калган кебек була. Дәваланып хастаханә койкасында ятканда үзеңнең тормышыңа икенче күзлектән карап, анализлый, уйлана башлыйсың. Төрле кешеләр, аларның тормышлары белән танышу яшәеш, бәхет турындагы уйларны тагын да куерта сыман. “Без үз язмышыбызны үзебез төзибез, барсы да үзебезнең кулда”, — дибез. Алай гына микән?
Хастаханәдә миңа бөтенләй дә гадәти булмаган сынаулар кичерергә насыйп булган ханым белән танышырга туры килде. Аның сөйләгәннәре тетрәндерде мине.
“Тыныч, үз җаена матур гына тәгәрәп баручы тормыш. Бәхетле балачак, туганнар, дуслар, уку, эш, гаилә кору. Шулай бер-бер арт­лы көннәр уза, ә киләчәктә сине нәрсә көткәнен белмисең. Без дә бәхетсезлек килгәнен сизми дә калдык. Донецк шәһәрендә яшәдек без. 2014 елның җәе тормышны ике өлешкә бүлде… — дип сүз башлады бүлмәдәшем Кристина. — Ул җәйдә миңа 28 яшь иде… Без тату яшәдек, һәр көнгә шатландык, улыбыз туу кечкенә гаиләбез өчен зур бүләк булды. Көндәге мәшәкатьләр, дус­лар белән очрашулар, туганнар белән йөрешү — бәхет өчен тагын нәрсә кирәк?! Әмма кемнәрдер: “Бу кешеләр кирәгеннән артык тыныч һәм матур яши, бу дөрес түгел!” — диде бугай. Сугыш башланыр, үз илебез үз халкына каршы чыгар дип беркем дә, беркайчан да уйламаган иде. Бер ай эчендә шәһәр бушап калды. Снарядлар шартлавын ишетмәс, үз гаиләләрен үлемнән саклап калу өчен, кем кая күченеп китте. Бу минем гаиләмә дә кагылды. Баштарак безгә каршы ут яудырганда, подвалларга, базларга төшеп яшеренә идек. Улыбыз куркып, саташып уяна башлагач, «Болай яшәп булмый, уңга-сулга карамыйча моннан китәргә, качарга кирәк!” – дигән фикергә килдек. Туган йортны ташлап китү авыр булса да, китәргә туры килде. Китәргә!
Әйберләрне җыйганда, йортыбыз ишеген япканда, йөрәктән әйтерсең кан саркыды. Бездән бик еш: “Нишләп сез Киев яки Харьковка китмәдегез?” — дип сорыйлар. Әмма Украина җитәкчеләренә рәнҗү, үпкә хисе зур иде. Ни өчен ул үз халкын шундый язмышка дучар итте, нигә кан-яшь түктерде?!” Әңгәмәдәшем үзе сөйли, үзенең күзләре яшьләнә, тамагына төер утыра да, сөйләвеннән туктап тора, бераз тынычлангач, тагын дәвам итә. Күпләр Россиягә китү юлын сайлады. Кайберәүләрнең монда туганнары бар иде. Ә булмаганнар Россиядә эшкә урнашу мөмкинлеге булган шәһәрләрне сайлады. Без барысын да яңабаштан башларга мөмкинлек булган җиргә — Удмуртиягә килдек.
— Күченүләр, урнашу бик җиңелдән булмагандыр, — дип кызыксынам Кристинадан.
— Өйне, әйберләрне, дусларны, туганнарын ташларга, 2000 км ераклыктагы билгесез урынга барырга кирәк дигән уйга үземне күндерү бик авыр иде. Әмма бала өчен, аның киләчәге өчен алга барырга кирәк иде. Кулда – өч сумка, 3 яшьлек бала… Автобуста, поездда ике тәүлеклек юл… һәм без Ижауга килеп җиттек. Ижауда фатирга кердек, ай дәвамында эшкә урнаштым, балама шунда ук балалар бакчасыннан урын тәкъдим иттеләр. Шәһәр безне бик яхшы кабул итте.
Ижауда яшәвебезгә быел 5 ел булачак. Бу биш ел эчендә бик күп вакыйгалар булды. Күпләр: «Ни өчен Ижауга килергә уйладыгыз, биредә туганнарыгыз бармы?” — дип сорыйлар. Юк, беркемебез дә юк иде. Биредә ирем белән миңа безнең белгечлек буенча эш бар, диделәр. Монда үсәргә һәм балаларыбызның тотрыклы киләчәгенә өметләнергә мөмкин иде. Ижауда язмыш мине бик күп игелекле кешеләр белән таныштырды. Алар белән бүген дә аралашабыз. Хәзер без инде Россия Федерациясе гражданнары. Тормышыбыз тыныч һәм тотрыклы. Аллага шөкер, улым сугышның нәрсә икәнен хәтерләми. Хәзер укырга керде. Озакламый икенче балабыз туа. Ул инде төп Ижау кешесе булып туачак. Безгә сагынып кайтыр өчен элекке Украина юк инде…
— Шулай да сагындырамы?
— Туган йортымны, туганнарны, бөтен дөнья буйлап таралган дусларны сагынам. Өйгә кайтсам да, анда хәзер тормыш кору өчен мөмкинлекләр юк икәнен аңлыйм, әмма анда узган гомеремне искә төшермәгән бер генә көн дә юк.
Тиздән болар барысы да тәмамланыр, җитәкчеләрнең карашы үзгәрер дип өметләнәм. Без бер-беребезгә кунакка йөрешербез, Россия белән Украина арасында элеккеге кебек җылы мөнәсәбәтләр урнашыр дип бик ышанасы килә. Безнең балалар һәм аларның балалары беркайчан да гражданнар сугышының нәрсә икәнен белмәсеннәр иде”, — дип сөйләде үз башыннан кичергәннәрне Кристина.

Элмира Нигъмәтҗан.