Сабыр булуыгызга рәхмәт!
Бүген коронавирус темасы халык теленнән һәм яңалыклардан төшми. Баштарак әлеге чир таралган чит илләрдәге хәлләрне күзәтеп, үзебезне “Безгә килеп җитмәс әле”, — дип тынычландырсак та, тора-бара моның котылгысыз булуын аңладык. Ил күләмендә аңа каршы алып барыла торган чаралар безне дә читләтеп үтмәде. Үзизоляция режимы кертелү һәм редакция хезмәткәрләренең читтән торып эшләүләре сәбәпле, ел саен язын уза торган хәбәрчеләр белән очрашу да булмады, редакция хезмәткәрләре республиканың район-авылларына, шәһәрләренә барып, газета укучы милләттәшләребез белән аралашу мөмкинлеге чикләнү сәбәпле, газетада алар тормышы турында кызыклы язмалар да бирелмәде, “Туган телем – иркә гөлем” һәм үзешчән театрлар фестиваль-конкурсларын да, Сабантуйга бүләк җыюны да уздыра алмадык. Җанлы аралашу кимеде. Ләкин ничек кенә булмасын, без газетаның һәр санын атна саен чыгарып, ул укучылар кулына вакытында барып җитсен өчен барысын да эшләдек.
Үзизоляция режимында яши баш-лавыбызның беренче атнасында ук газетаны ала алмаган бик күп газета укучыларыбызның: “Мин газетасыз яши алмыйм”. “Миңа ул йокы даруын алыштыра. Төннәрен уянып китсәм, кулыма газетаны алам”. “Газета чыкмый башласа, нишләрмен инде?” — дип шалтыратулары, әлбәттә, безгә авыру каршында баш имәскә, үз эшебезне сыйфатлы итеп башкарырга көч бирде. Әйе, бу үзизоляция чоры һәркемгә сынау булды. Халыкның күпчелеге өйдә утыра, туганнарына-дусларына йөрми, күпләр өйдә торып эшли. Хәтта Рамазан аенда ифтарларга җыелудан, Ураза гаетендә җәмәгать белән бергә бәйрәм итүдән дә мәхрүм булдык. Һәркем үзара аралашып яшәүнең, дус-туганнар белән аралашу җылысының кадерен белергә кирәклеген, боларны телефон аша сөйләшү генә алыштыра алмавын аңлагандыр.
“Яңарыш” газетасының бу көннәрдә бигрәк тә ялгыз кешеләргә сердәш булуына сөенәбез. Редакциягә атна саен килеп, газетаны алып китүчеләрнең алдан сөйләшеп куйгандай бер төрле итеп: “65 яшьтән узганнарга урамга чыгып йөрергә кушмасалар да, килдем әле. “Яңарыш”сыз булмый. Һәр санын көтеп торам”, — дип әйтүләре безнең эшебезгә иң югары бәя дип кабул итәбез. Кызганычка каршы, кайбер нокталарыбыз (мәдәният йортлары, мәчетләр, мәктәпләр) ябылды һәм кайбер кешеләр газетаны вакытында ала алмадылар. Әлбәттә, хәләл акчаларына язылып, газетаны вакытында алмаган кешеләрнең ачулары да килгәндер. Редакциягә шалтыратып әйтмәсәләр дә, “Башка язылмыйм”, — дип уйлаучылар да булмый калмагандыр. Булгандыр. Без бит — кызу халык. Шулай да, безне гаепләп, күңелегездә ачу сакламасагыз иде.
Моңа кадәр атна саен газетаны “Спартак” халык иҗаты йортына барып алучы 93 яшьлек бабайның улы газетаны редакциягә килеп ала башлады. Әби-бабайларының газеталарын алырга килүче оныкларны да еш күрәбез бу арада. Гаиләләрдә буыннар бәйләнешенең ныгуына шатланабыз. “Республикада чыга торган бердәнбер татар газетасына язылмасак, “Милләт, тел, мин — татар”, — дип йөрүебездән ни файда?” – дигән иде бер аралашуыбызда Сарапулда яшәүче милләттәшебез Илһам Фәррахов. Хак сүзләр. Без барлык укучыларыбызга һәм, бернигә карамастан, газетаны милләттәшләребезгә вакытында илтеп җиткерүче апа-абыйларыбызга сабырлык-лары, “Яңарыш”ны үз итүләре өчен чиксез рәхмәтлебез. Авыр вакытларда шулай бер-беребезгә кирәк һәм терәк булып яшәвебездә чагыла бит безнең бердәмлегебез, көчебез. Ә кемнәр “Россия почтасы” аша газетага беренче яртыеллык өчен генә язылган, исегезгә төшереп үтәсе килә: 11 июньгә кадәр элемтә бүлекләрендә икенче яртыеллык өчен ташламалы бәяләр белән газетага язылу бара. Үзизоляция – вакытлыча күренеш. Тиздән ул бетәчәк һәм без тулы канлы тормыш белән яши башларбыз. Алга таба да бергә булырбыз дип ышанабыз.
Рәмзия Габбасова.