Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Сабырлык хикмәте
16.03.2017

Сабырлык хикмәте

Коръәндә: “Аллаһы Тәгалә сезне зә­гыйфьлектән яралтты һәм аннан соң куәтне бирде. Куәтне биргәч, сез соңыннан барыбер чәчләрегез агарып, кире зәгыйфьлеккә кайтачаксыз. Чөнки Аллаһы Тәгалә барысын да белүче”, — диелә.

Чыннан да, адәм баласы дөньяга килгәндә зәгыйфь булып туа: үзе ашый да алмый, ялгыз калса, үлеп тә китәчәк. Соңыннан әти-әни тәрбиясе белән үсә-үсә куәт, гакыл-гыйлем җыя, хикмәтле була. Әлеге сыйфатларының иң югары ноктасына җиткәч кеше, Аллаһы Тәгалә гомер бирсә, кире зәгыйфьлеккә кайта башлый. Бу безнең фитрабыз, адәм баласын Раббыбыз шулай яралткан. Кеше зәгыйфьлек белән туа, зәгыйфьлек белән бу дөньядан китә. Шуның арасында көч-куәт була. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Бел, син бүген көчле, куәтле булсаң да, сине шушы дәрәҗәгә әтиең-әниең, әби-бабаң тәрбия кылып җиткерде. Белеп тор: килер шундый көн, син дә картаерсың, зәгыйфьләнерсең, бәлки башкаларның ярдәменә мохтаҗ булырсың. Шул турыда оныт­ма”, — ди.
Дөньяда төрле хәлләр була. Авырлыклар белән дә очрашасың, бәлки балалар да рәнҗетә торгандыр. Гомер буе алар өчен яхшылык эшләп, тәрбияләп торсаң да, бәлки бүгенге көндә алар сиңа рәхмәт әйтү урынына, борылып та карамый торгандыр. Хәлеңне дә белмиләр, син аларга сүз әйтергә дә куркасыңдыр. Чөнки син бер сүз әйтсәң, алар сиңа кирегә 25не әйтәләр. Тик шулай булуга да карамастан, Аллаһы Тәгалә безгә сабыр итәргә кушты. Сабыр итүчеләргә Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын хисапсыз бирермен, диде. Бу бөтен гамәлләрдә дә шулай булырга тиеш. Балалаларга карата да. Әгәр дә инде син аны зәгыйфь чагында тәрбияләгәнсең икән, авырганда, сабыр итеп, төннәр буе йокламагансың икән, хәзер дә шундый сабыр булып калырга һәм балаң өчен тәүфыйк, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен сорарга кирәк.
Әгәр дә без үз балаларыннан төрле яманлыклар күреп, авыр сүзләр ишетеп яшәгән ата-аналарны күрәбез икән, шуны искә төшерергә кирәк: адәм баласы дөньяга сыналыр өчен килде. Балаларны үстергән вакытта: “Мин хәзер яхшылык эшлим дә картлык көнемдә яхшылык миңа кайтыр”, — дип көтәргә кирәкми. Без яхшылыкны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен эшлибез. Ул аны савап итеп язып куйды инде. Әгәр дә бүгенге көндә Аллаһы Тәгалә балаңа тәүфыйк бирмәгән икән, бәлки хата, гөнаһ үзеңдәдер? Бәлки бу синең сынавыңдыр? Бәлки Раббыбыз сине шулай чистартырга телидер? Ничек кенә булмасын, балаларың өчен: “Әй, Раббым, бу бала үзенең нәрсә эшләгәнен аңламый, аңа тәүфыйк, һидаять, гакыл бир. Аны җәннәт әһелләреннән ит”, — дип соравыңны туктатма. Әгәр дә син күңелеңнән булса да: “Син дә шул көннәргә калсаң ярар иде”, — дип теләсәң, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Аллаһы Тәгалә ата-ананың догасын кире какмас”, — диде.
Ярый, шундый хәл булды, син балаңа ачуланып дога кылдың, ди. Балаң авырды, юл һәлакәтенә эләкте, бәхетсез булды, ди. Ләкин аның бәхетсез булуыннан син бәхетлерәк буласыңмы соң? Әлбәттә, юк. Син тагы да ныграк кайгырачаксың. Дөньяда, дөньяда булмаса, кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә сезнең түзгәннәрегез, сабыр иткәннәрегез өчен әҗер-савабын бирәчәк.

Ә балалар ата-аналарына, өл­кән­нәргә карата һәрвакыт ихти­рамлы булырга тиеш. Хәдистә әйтелгәнчә: “Җәннәт — аналарның аяк астында”.

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Удмуртия мөфтие.